Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422007, РТ, Арский район, с.Хасаншаих, ул.Комсомольская, 64 |
| Телефон: | +7(843)-669-46-72 |
| E-Mail: | Shas.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Хасаншаихская ООШ». |
| Руководитель: | Саляхов Шамиль Вилович |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 54 учащихся |
| У нас учат: | 12 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 166 ( 167 ) 168 169 170 >>
-
Международная олимпиада по русскому языку 07.06.2016

Международная олимпиада по русскому языку для учащихся с родным нерусским языком обучения проходила в Казани с 3 по 6 июня 2016 года.
Участникам олимпиады были предложены интересные задания, требующие от них демонстрации языкового чутья, исследовательских качеств, знаний русской культуры. Ученица 8 класса Гафетдинова Гулия стала призером международной олимпиады. Поздравляем Гулию и желаем дальнейших успехов!
-
Татар теленнән имтихан 07.06.2016

Бүген 9 класс укучылары татар теленнән сайлап алу имтиханнарында катнашты. Имтиханнар Арча шәһәренең 5 нче гимназиясендә үтте. Укучыларга алдагы имтиханнарында уңышлар телибез.
-
Арча Сабантуе 05.06.2016

Бүген безнең мәктәпнең 5 нче сыйныф укучысы Хабибуллин Надир Арча Сабантуенда үзенең шигыре һәм матур биюе белән чыгыш ясады.
-
Сабантуй-2016 05.06.2016

Бүген Арчада үткән Сабантуйда безнең мәктәпнең 8 нче сыйныф укучысы Гатин Альмир Г.Тукайның "Мужик йокысы" шигыре белән чыгыш ясады.
-
Авылларда Сабантуйлар гөрли! 04.06.2016

Апаз авыл җирлеге Сабантуен безнең мәктәп укучылары үзләренең матур биюләре белән ачып җибәрделәр.
-
Төп дәүләт имтиханнары 03.06.2016

Июнь - төп һәм урта мәктәпләр чыгарылышлары өчен киеренке вакыт. 31 майда 9 класс укучылары математикадан мәҗбүри имтихан тапшырсалар, бүген чиратта - рус теле. Катгыйлык бердәм дәүләт имтиханнарындагы кебек –ППЭ урыны видеокүзәтү системасы һәм металл эзләгечләр белән җиһазландырылган. Имтихан вакытында укучыларга бер-берсе белән сөйләшү-аралашу, аудитория һәм имтихан үткәрү пункты буйлап рөхсәтсез йөрү тыела. Шулай ук кесә телефоннары, электрон-исәпләү техникасы, фото-аудио-видео аппаратура, белешмә материаллар, язмалар һәм мәгълүмат саклаучы һәм йөртүче башка чаралар алып керергә ярамый. Болары – күптәнге һәм барлык имтиханнарга да кагылучы кагыйдәләр. Рус теле буенча кулланырга яраклы әсбаплар исемлеген тәкъдим ителгән орфографик сүзлек тәшкил итә.
-
"Россия без табака" 30.05.2016

Бүген "Самостоятельные дети" проекты кысаларында һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан "Россия без табака" акциясе булып үтте. Укучылар авыл урамына чыгып тәмәке тартуның зарары турында сөйләделәр.
-
Экскурсияләр 28.05.2016

Бүген укучылар табигать кочагында булып кайттылар.
-
Имтиханнар башланды 26.05.2016

26 нчы май көнне 9 нчы сыйныф укучылары химия һәм җәмгыять белеме фәннәреннән имтихан тоттылар
.
-
Соңгы кыңгырау 25.05.2016

Бүген бөтен мәктәпләрдә дә соңгы кыңгырау бәйрәмен уздыралар.Безнең мәктәпнең 8 9 нчы класс укучысы өчен соңгы кыңгырау яңгырады.Укучылар беренче укытучыларына, фән укытучыларына, әти-әниләренә үзләренең рәхмәтләрен җиткерделәр.Чыгарылыш класс укучыларын алда имтиханнар көтә.Аларга уңышлар телибез һәм теләкләренең,уй-хыялларының тормышка ашуын теләп калабыз.










