Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422007, РТ, Арский район, с.Хасаншаих, ул.Комсомольская, 64 |
| Телефон: | +7(843)-669-46-72 |
| E-Mail: | Shas.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Хасаншаихская ООШ». |
| Руководитель: | Саляхов Шамиль Вилович |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 54 учащихся |
| У нас учат: | 12 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 127 ( 128 ) 129 130 >>
-
"Дөрес туклану турында сөйләшү" темасына класс сәгатьләре узды. 07.02.2019

-
Батырлык дәресләре. 06.02.2019

Бүген Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбендә батырлык дәресләре үтте.Авылыбыздан Әфган һәм Чечня сугышларында катнашкан егетләребез искә алынды,аларга карата горурлану, соклану хисләре туды.Батыр - тәвәккәл,кыю,үз-үзенә ышанучан,авырлыкларга бирешмәүче,туган илен,халкын яратучы патриот ул, дигән матур фикерләр тыңланды.
-
КОТЛЫЙБЫЗ! 05.02.2019

Бүген "ФОРПОСТ” отрядлары зона спартакиадасы булды. Ярыш төрле номинацияларга бай иде һәм безнең укучыларыбыз сынатмадылар. Нәтиҗәдә, I урынга лаек булдылар. Җитәкчеләре Зиннатуллин Р.Ш.
-
Иң яхшы вожатый 05.02.2019

8 нче сыйныф укучысы Хабибуллин Н. "Иң яхшы вожатый" Республика конкурсының муниципаль этабында катнашып, "Иң заманча отряд вожатые" номинациясендә җиңү яулады.Педагог-организатор Нуриева Т.Г. ны һәм Надирны зур җиңүләре белән котлыйбыз,иҗади уңышлар телибез.
-
Чаңгы ярышы. 04.02.2019

2 нче февраль көнне Иске Кырлай мәктәбендә Фәнил Гарафиев истәлегенә 8 нче тапкыр традицион чаңгы ярышлары уздырылды. Ярышларда барлыгы 15 мәктәптән һәм Арча педагогия көллиятеннән 111 укучы катнашты. Ярышта 3 нче урынны безнең мәктәп командасы яулады! Җиңүчеләребезне чын күңелдән котлыйбыз! Нык сәламәтлек, киләчәктә дә зур уңышлар телибез!
-
Каратэ ярышында безнекеләр тагын җиңүче!Котлыйбыз! 04.02.2019

-
Сталинград сугышы. 02.02.2019

Тарих укытучысы Бадгиев Р.М. 7-8 нче сыйныфларда "Сталинград сугышына" на багышланган батырлык дәресе үткәрде. Бу дәреснең максаты: үсеп килүче буынның үз иленең тарихын һәм әби-бабайларыбызның батырлыгын оныттырмау.Видеофильм һәм презентацияләр аша сугышның аяусыз, рәхимсез булуын һәм халкыбыз хәтерендә мәңге җуелмаслык хатирә булып калуына төшенделәр.
-
КОТЛЫЙБЫЗ! 01.02.2019

Казан шәһәрендә татар мәктәпләрендә укучы балаларның татар теленнән Республика олимпиадасы узды.Безнең мәктәптән 4 сыйныф укчысы Хамидуллина К. бу олимпиадада катнашып ,призёр булды.Без Камиләне һәм укытучысы Таҗиева Г.С. ны зур җиңүләре белән котлыйбыз.Аларга сәламәтлек,эшләрендә һәм укуларында яңадан - яңа уңышларга ирешүләрен теләп калабыз.
-
1 февраль көнне Хәсәншәех авыл китапханәсендә «Китап төзелеше» дигән дәрес-практикум узды. 01.02.2019

-
Татар телендә балалар телеканалы "Шаян ТВ" Детский телеканал на татарском языке "Шаян ТВ" https://cloud.mail.ru/stock/W8BpvBPAYP3ZSu2Gj6uMJo3A 31.01.2019











