Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422007, РТ, Арский район, с.Хасаншаих, ул.Комсомольская, 64 |
| Телефон: | +7(843)-669-46-72 |
| E-Mail: | Shas.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Хасаншаихская ООШ». |
| Руководитель: | Саляхов Шамиль Вилович |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 54 учащихся |
| У нас учат: | 12 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 121 122 ( 123 ) 124 125 126 127 128 129 130 >>
-
Фән һәм без 18.04.2019

Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятендә үткәрелгән фәнни - практик конференциядә катнашып, чит телләр юнәлешендә 8 нче сыйныф укучысы Гарипова Р. I дәрәҗә дипломга ия булды. Математика юнәлешендә 7 нче сыйныф укучысы Гарифуллина И. үз проект эшен яклап уңышлы чыгыш ясады, эше диплом белән бәяләнде. Укучыларыбызны һәм аларның җитәкчеләрен зур җиңүләре белән котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар телибез!
-
КОТЛЫЙБЫЗ! 18.04.2019

Бүген Арча Мәдәният йортында укучылар арасында "Арча балы" үткәрелде. Укучыларыбыз Гарипова З. һәм Хабибуллин Н.гран - прига лаек булдылар. Без сезнең белән горурланабыз, киләчәктә дә зур уңышлар юлдаш булсын сезгә!
-
Батарея тапшыр - керпенең гомерен саклап кал 16.04.2019

Мәктәптә файдаланылган батарейкаларны җыю эше дәвам итә. Кулланылган кече ток химик чыганакларын иң күп тапшыручылар Галиев И. һәм Фәхретдинова Р. Игелекле эшегез өчен барыгызга да зур рәхмәт белдерәбез!
-
"12 апрель - Космонавтика көне" 12.04.2019

1961 елның 12 апрелендә, дөньяда тәүге тапкыр, кеше утырган “Восток” космик корабы галәмгә очты. Бу кеше — космонавт Юрий Алексеевич Гагарин иде. Әлеге дата кешелек тарихына мәңгелеккә кереп калды.
Юрий Гагарин галәмгә юл салганнан соң, космик очышлар дәвам итә. 1961 елның августында космоска “Восток-2” корабында Герман Титов, 1962 елның августында “Восток-2” корабында Андриан Николаев оча. 1963 елның 16 июлендә космоска дөньяда беренче мәртәбә хатын-кыз очучы-космонавт Валентина Терешкова юл ала. Бүген "Космонавтика көне"нә багышлап һәрбер сыйныфта тәрбия сәгатьләре , 7-8 нче сыйныф укучылары арасында җыр конкурсы узды. -
Бүген 1-4 нче сыйныф укучылары "Космос һәм без" темасына викторина эшләделәр. 11.04.2019

-
WorldSkills 2019 10.04.2019

Рус теле укытучысы Хәйретдинова Р.Т. 2019 нчы елның 22 - 27 нче августында Казан шәһәрендә узачак "Ворлдскиллс" һөнәри осталык дөнья чемпионаты турында мәгълүмәт белән таныштырды. Укучылар шул сайттагы яңалыклар белән таныштылар, анкета сорауларына җавап бирделәр.
-
Космос - ул без
09.04.2019
9 нчы апрель көнне 1 - 9 нчы класс укучылары өчен видеоролик күрсәтелде. Укучылар космонавтларның очыш вакытында яздырылган тавышларын тыңладылар, алар турында кызыклы мәгълүмат белән таныштылар.
-
Галәм офыклары 08.04.2019

Космонавтика көненә багышлап, укучылар арасында галәм темасына рәсем конкурсы уздырылды. Укучыларыбыз бу конкурска бик теләп кушылдылар. Алар үз хыялларын, үз галәмнәрен һәм галәм офыкларын рәсемнәрендә чагылдырдылар.
-
Без Тукайны укыйбыз
06.04.2019
3 нче сыйныф укучылары әдәби марофонга кушылды.
-
Без - нәни артистлар 04.04.2019

Башлангыч сыйныф укучылары " Сәхнә нигезләре" түгәрәгендә әдәби образлы элементларны өйрәнәләр, сәхнәдә үз - үзләрен тоту күнекмәләрен үстерәләр. Түгәрәккә йөрүче укучылар, башлангыч сыйныф укучылары өчен А.Алишның "Сертотмас үрдәк" әкиятен тәкъдим иттеләр.










