• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422007, РТ, Арский район, с.Хасаншаих, ул.Комсомольская, 64
Телефон: +7(843)-669-46-72
E-Mail: Shas.Atn@tatar.ru,sch527@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «Хасаншаихская ООШ».
Руководитель: Саляхов Шамиль Вилович
Год основания учреждения: 2001
У нас учатся: 54 учащихся
У нас учат: 12 учителей

Новости МБОУ "Хасаншаихская ООШ"

День солидарности в борьбе с терроризмом/Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне

Опубликовано: 03.09.2020

Ел саен 3 нче сентябрь көнне Россиядә терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне билгеләп үтелә. Россиянең бу истәлекле датасы 2005 нче елда «Россиянең Хәрби дан көннәре турында» гы Федераль закон нигезендә билгеләнгән һәм Бесландагы (Төньяк Осетия, 2004 нче елның 1-3 сентябрендә) булган фаҗигале вакыйгалар белән бәйле. Ул чакта, 2004 нче елның 1 нче сентябрендә, яңа уку елына сөенүче балалар ата-аналары белән кайгы- хәсрәт килүен сизмичә Белем көненә мәктәпкә җыелганнар иде. Җинаятьчеләр 1 нче мәктәпкә үтеп кереп укучыларны, аларның әти-әниләрен һәм укытучыларны әсирлеккә алалар һәм мәктәп бинасында өч көн буе 1181 кешене бикләп асрыйлар. Әлеге террористик актның нәтиҗәсе бик аяныч - 350-дән артык кешенең үлеме, бу исә шәһәр халкының 1% - ын тәшкил итә. Һәлак булучылар арасында тоткыннар гына түгел, тыныч яшәүче халык, хәрби хезмәткәрләр дә бар иде. Бу терактның аеруча фаҗигасе шунда ки, нигездә, балалар һәм хатын-кызлар һәлак булган. Үлүчеләрнең яртысы балигъ булмаган затлар, 500дән артык кеше яраланган.



К списку новостей