Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Казанбашская основная общеобразовательная школа имени Гарифа Ахунова» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе
Визитная карточка
Адрес: | 422023, с. Казанбаш, ул. Школьная, д. 94\422023, Татарстан Республикасы, Арча районы, Казанбаш авылы, Мәктәп урамы, 94 нче йорт |
Телефон: | +7(843)-665-42-54 |
E-Mail: | Skaz.Аrs@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Казанбашская ООШ" |
Руководитель: | Камалов Ришат Ренатович |
Год основания учреждения: | 1928 |
У нас учатся: | 61 обучающихся (иностранных граждан нет)/Бездә укыйлар: 61 укучы (чит ил гражданнары юк) |
У нас учат: | 13 учителей/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Казанбашская основная общеобразовательная школа имени Гарифа Ахунова» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 18 19 ( 20 ) >>
-
29 ноябрь-Татарстан Республикасының Дәүләт флагы көне 29.11.2024
Татарстан Республикасының Дәүләт флагы Татарстан Совет Социалистик Республикасы Югары Советы тарафыннан 1991 елнын 29 ноябрендә кабул ителде. Ул — яшел, ак, кызыл төстәге тасмалардан торган тукыма. Яшел тасма — өстә, кызылы — аста, алар арасында — флаг иңенең 1/15 тәшкил иткән киңлектәге ак тасма. Бертигез яшел һәм кызыл тасмалар һәрберсе флаг иңенең 1/7 тәшкил итәләр. Флагның иңенә буе — 1:2. Татарстан Республикасы Дәүләт флагының төсләре түбәндәгеләрне аңлата: яшел — яз, яңарыш; ак — сафлык төсе; кызыл — җитлеккәнлек, энергия, көч, тормыш. Бергәлектә бу төсләр Татарстанны якты ниятле, үзенең киләчәген бөтен яктан тәэмин итә алучы, яңарыштагы республика итеп гәүдәләндерәләр. Татарстан Республикасы Дәүләт флагының авторы — рәссам Тавил Хаҗиәхмәтов.
-
29.11.2024 Татарстанның халык язучысы Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, әдәби тәнкыйтьче, әдәбият галиме Мөхәммәт Мәһдиевнең 95 еллыгына багышланган IX Районара Мәһдиев укуларында безнең мәктәпнең 9 нчы сыйныф укучысы Исмагилова Сөембикә Гариф Ахунов хезмәтенә нигезләнгән фәнни эш белән катнашып 2 нче урын алды. Әфәрин! Тагын да зурырак уңышлар юлдаш булсын!
-
29.11.2024 Мәктәбебездә төгәл фәннәр атналыгы дәвам итә. Атналык кысаларында 29 нчы ноябрь көнне 5 класста музыка фәненнән “Музыкаль картина” темасы буенча ачык дәрес үткәрелде. Укытучы Рахимова Рүзилә Зөфәр кызы.
-
"Юлда йөрсәң бул өлгер - юл кагыйдәсен нык бел!" 29.11.2024 Бүген 2 нче сыйныф укучылары һәм әти-әниләре катнашында юл кагыйдәләрен өйрәнүгә карата "Юлда йөрсәң бул өлгер - юл кагыйдәсен нык бел" дигән темага КВН үткәрелде. Чарада Арча районы буенча булек начальнигы Энже Газизовна катнашты.
-
28.11.2024 Мәктәбебездә төгәл фәннәр атналыгы дәвам итә. Атналык кысаларында 28 ноябрь көнне 5 класста технология фәненнән “Чисталык. Туклану физиологиясе” темасы буенча ачык дәрес үткәрелде. Укытучы Фазлиева Резеда Ринат кызы кызы.
-
27.11.2024
27 ноябрь көнне “Химик тәҗрибәләр иленә сөяхәт” темасы астында балалар иртәсе булды. Укучылар өчен кызыклы саналган тәҗрибәләр күрсәтелде.
-
27.11.2024
27 ноябрь көнне 7 класста физик культурадан ачык дәрес үткәрелде. Укытучы Марданов Рафаэль баскетбол тубын йөртү серләренә өйрәтте, баскетбол уйнауның кагыйдәләрен аңлатты.
-
27.11.2024
Озын тәнәфесләрне файдалы итеп үткәрү максатыннан укучылар өчен экспром-театр оештырылды. Бу чараны оештыруның төп максаты- табигатькә сакчыл караш тәрбияләү. Тәнәфес “Без табигать балалары, бергәләп саклыйк аны” дигән девиз белән тәмамланды.
-
“Туган телем – минем байлыгым” проект эше грантта җиңүгә иреште 27.11.2024 Без, Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп мәктәбе коллективы, туган телебезне өйрәнү, саклау һәм аны киләчәк буыннарга җиткерү өстендә нәтиҗәле эш алып барабыз. Укытучыларның тырыш хезмәте укучыларның нәтиҗәләрендә чагыла: һәр елны татар теле һәм әдәбияты фәненнән район, халыкара олимпиадаларда, конкурс - конференцияләрдә призлы урыннарны яулыйлар. Укучыларыбызда туган телгә карата тагын да кызыксыну уяту, эшне нәтиҗәлерәк итү максатыннан телне үстерү, татар халкының гореф-гадәтләрен, мәдәниятен саклауга юнәлтелгән конкурста “Туган телем – минем байлыгым” проект эше белән катнашып, мәктәбебез 500000 сум күләмендәге грантка ия булды. Бай тарихлы туган телебез киләчәктә тагын да зуррак унышларга ирешер, хөрмәткә ия зур телгә әверелер!
-
26.11.2024
Укучылар озын тәнәфестә балалар музыкага кушылып үзләре яратып башкара торган балалар җырларын башкардылар