Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Казанбашская основная общеобразовательная школа имени Гарифа Ахунова» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе
Визитная карточка
Адрес: | 422023, с. Казанбаш, ул. Школьная, д. 94\422023, Татарстан Республикасы, Арча районы, Казанбаш авылы, Мәктәп урамы, 94 нче йорт |
Телефон: | +7(843)-665-42-54 |
E-Mail: | Skaz.Аrs@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Казанбашская ООШ" |
Руководитель: | Камалов Ришат Ренатович |
Год основания учреждения: | 1928 |
У нас учатся: | 61 обучающихся (иностранных граждан нет)/Бездә укыйлар: 61 укучы (чит ил гражданнары юк) |
У нас учат: | 13 учителей/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Казанбашская основная общеобразовательная школа имени Гарифа Ахунова» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 ( 17 ) 18 19 20 >>
-
Кышкы каникуллар 04.01.2025 Мәктәбебез кышкы каникул чорында да гөрләп тора. Волейбол физик яктан ныгыта, тизлекне, җитезлекне һәм игътибарлыкны үстерә. Укучыларыбыз спорт уеннарын бик яраталар һәм теләп катнашалар.
-
Кышкы каникуллар 03.01.2025 Каникуллар дәвам итә. Укучылар кышкы уеннар уйнап каникулны рәхәтләнеп уздыралар.
-
Күңелле кышкы каникуллар 02.01.2025
Кышкы каникулларның иң кызган, рәхәт, күңелле чагы! Чана-чаңгы шуып каласы, рәхәтләнеп урамда саф һава сулап йөрисе, дуслар белән тауда шуып өлгерәсе килә.
-
Год семьи 31.12.2024 «Семья — это не просто основа государства и общества, это духовное явление, основа нравственности» /В.В.Путин/
-
Яңа ел белән! 31.12.2024
Яңа ел белән күңеллергә яңа өметләр, ышанычлар килә. Ышанычыгыз, йөрәгегезнең серле бер почмагында сакланган өметегез тормышка ашсын, бәхетегез мөлдерәмә тулып торсын. Гомерегез шатлыклы, куанычлы, мул ризыклы булсын, сәламәтлектә узсын. Шатлыклы хәбәрләр, бәхетле көннәр узган елдагын да кубрәк булсын, күңелсезлекләр иске елда калсын. Декабрь бураннары алып килгән Яңа ел белән котлыйбыз! Бәйрәмегез мөбарәк, ризык тулы өстәлегез түгәрәк, күңелле, куанычлы булсын. Эшләрегез уң булсын, күңелегездәге мәрхәмәтлелек нуры йөзегезне тагын да бизәсен. Бусагаларыгыздан караңгылык, салкынлык, хәвеф-хәтәр атлап кермәсен, бәла-каза йөрмәсен. Бәхетле мизгелләр, матур вакыйгалар, яхшы хәбәрләр, саулык-сәламәтлек алып килсен Яңа 2025 нче ел. Гаилә бәхетегез учагы гел балкып торсын.
-
30.12.2024
30 декабрь көнне мәктәбебездә башлангыч профсоюз оешмалары арасында 8 команда катнашында шашка һәм шахмат уеннарының зона ярышы узды.
-
Туган телем сагында 27.12.2024 "Туган телем сагында" акциясе дәвам итә. 27 декабрь көнне мәктәбебездә "Чыршы бәйрәме" гөрләп узды. Укучылар саф татар телендә шигырьләр, җырлар башкардылар. Концерт номерлары биюләр белән үрелеп барды.Татар Кыш бабае белән Карчәчәк бәйрәмнең көтеп алган кунаклары булдылар. Убырлы да бәйрәмнең түрендә булды. Бәйрәм ахырында үткәрелгән лоторея уенын укучылар аеруча көтеп алдылар.Якынлашып килүче яңа 2025ел илебезгә тынычлык, гаиләләребезгә иминлек, укучыларның укуларында зур уңышлар, сәламәтлек алып килсен!
-
Чыршы бәйрәме 27.12.2024
Мәктәбебездә балалар да, өлкәннәр дә яратып көтеп алган бәйрәмне – Яңа елны каршы алырга әзерлекнең соңгы этаплары бара. Укучылар стена газеталары чыгардылар. Мәктәбебезне балаларның хезмәт җимешләре - Яңа ел рухындагы кул эшләре дә бизәп тора. Бәрәкәтең белән кил, Яңа 2025 нче ел!
-
Район башлыгы Чыршы бәйрәме 26.12.2024 Матур традиция буенча район башлыгының Чыршы бәйрәме быел да иң актив, акыллы, сәләтле, уку алдынгылары булган укучыларны җыйды. Шундый актив укучыларыбыз Исмагилова С.Р., Рамазанова З.М. кунелле тамаша карап кайттылар.
-
24.12.2024 Мәктәбебезнең 2 нче класс укучысы Галимов Ислам янгын куркынычсызлыгы буенча «Неопалимая купина» Бөтенроссия балалар-яшүсмерләр иҗаты конкурсы финалисты булды. Укытучысы Галимова Роза Абдикаримовна. Котлыйбыз! Алда яңа уңышлар теләп калабыз.