Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Казанбашская основная общеобразовательная школа имени Гарифа Ахунова» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе
Визитная карточка
Адрес: | 422023, с. Казанбаш, ул. Школьная, д. 94\422023, Татарстан Республикасы, Арча районы, Казанбаш авылы, Мәктәп урамы, 94 нче йорт |
Телефон: | +7(843)-665-42-54 |
E-Mail: | Skaz.Аrs@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Казанбашская ООШ" |
Руководитель: | Камалов Ришат Ренатович |
Год основания учреждения: | 1928 |
У нас учатся: | 61 обучающихся (иностранных граждан нет)/Бездә укыйлар: 61 укучы (чит ил гражданнары юк) |
У нас учат: | 13 учителей/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Казанбашская основная общеобразовательная школа имени Гарифа Ахунова» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе - новости
Страницы: << 11 12 13 14 ( 15 ) 16 17 18 19 20 >>
-
"Россия чаңгы юллары" акциясе 08.02.2025 2025 елның 8 нче февралендә шәһәр стадионында ел саен үткәрелә торган "Россия чаңгы юллары"акциясе узды. "Россия чаңгы юллары" дистә еллар дәвамында иң популяр һәм массакүләм спорт төрләренең берсе. Бу якты, масштаблы кышкы бәйрәмнең данлы тарихы бар. "Россия чаңгы юллары" акциясе елдан-ел мөһим вакыйгага әверелә бара.
-
07.02.2025 Хәрби-патриотик айлыгы дәвам итә. Укучылар волейбол ярышларын көтеп алалар.
-
07.02.2025 Татарстанның халык язучысы, фольклорчы Гөмәр Бәшировка багышланган III Районара Бәширов укуларының "Табигать" темасына хикәя язу юнәлешендә I урын алган 6 нчы класс укучысы Фазлиев Илзат Диплом белән бүләкләнде. Аңа иҗади уңышлар телибез.
-
07.02.2025 7 февраль - Татарстан Республикасының Дәүләт гербы көне
-
06.02.2025 Хәрби-патриотик айлыгы. Пневматик винтовкадан ату ярышы.
-
Бөтендөнья кычкырып уку көне 06.02.2025
Башлангыч класс укучылары Ватанны саклаучылар елына һәм Бөтендөнья кычкырып уку көненә багышланган "Безнең горурланыр нәрсәбез бар" республика акциясенә кушылды. Акциянең оештыручысы - "Роберт Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсе".
-
"Туган телем сагында" акциясе 06.02.2025 "Туган телем сагында" акциясе кысаларында Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп мәктәбендә V һәм VI класс укучылары арасында "Җырдай моңлы татар теле" исемле ярыш үткәрелде.
-
"Туган телем - иркә гөлем" 05.02.2025
Бүген Халыкара туган телләр көненә багышланган айлык кысаларында башлангыч класс укучылары белән "Туган телем - иркә гөлем" дигән бәйге уздырылды. Укучылар төрле конкурсларда үзләренең көчләрен сынадылар. Бәйге укучыларга ошады.
-
04.02.2025
"Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге V Районара укулары"ның "Шиһабетдин Мәрҗәнинең хезмәтләре һәм киң колачлы эшчәнлеге" юнәлештендә безнең мәктәп укучысы Исмәгыйлева Сөембикә III урынны яулады. Аңа алга таба да уңышлар теләп калабыз!
-
03.02.2025
Бүген мәктәбебездә зур тантаналы линейка булды. Мәктәбебезнең Логотибы төшкән значокларны укучыларга тапшырдык. Отличникларыбызны хөрмәтле ветеран укытучыбыз, 30 ел буе директор булып эшләгән Даниал Нәфикъ улы тапшырып, котлап китте. Логотибыбызны эшләүдә мәктәбебезне укып чыккан укучыбыз Загриева Диләрә ярдәм итте.