Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Казанбашская основная общеобразовательная школа имени Гарифа Ахунова» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе
Визитная карточка
Адрес: | 422023, с. Казанбаш, ул. Школьная, д. 94\422023, Татарстан Республикасы, Арча районы, Казанбаш авылы, Мәктәп урамы, 94 нче йорт |
Телефон: | +7(843)-665-42-54 |
E-Mail: | Skaz.Аrs@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Казанбашская ООШ" |
Руководитель: | Камалов Ришат Ренатович |
Год основания учреждения: | 1928 |
У нас учатся: | 61 обучающихся (иностранных граждан нет)/Бездә укыйлар: 61 укучы (чит ил гражданнары юк) |
У нас учат: | 13 учителей/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Казанбашская основная общеобразовательная школа имени Гарифа Ахунова» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе - новости
Страницы: << 11 ( 12 ) 13 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
8 март - Халыкара Хатын - кызлар көне белән! 08.03.2025 Кадерле хатын-кызлар - әниләр, әбиләр, апалар, сеңелләр! Сезне чын күңелдән 8 Март бәйрәме белән котлыйбыз. Сезгә иң изге теләкләр телибез, якыннарыгызның игелеген күреп яшәргә насыйп итсен сезгә Ходай. Салкын, озын кышлардан соң килгән бу беренче Яз бәйрәме, иң гүзәл бәйрәмнәрнең берсе. Бу бәйрәм сезгә тормыш яме, яшәү көче өстәсен. Бәхет нурында коенып, назга күмелеп, сөеп-сөелеп яшәгез. Шушы гаҗәеп гүзәл бәйрәм көнендәге елмаеп баккан кояштай һәрвакыт балкып яшәгез. Күңелегездән шатлык, тәнегездән саулык-сәламәтлек, йортыгыздан иминлек-бәракәт китмәсен! Котлы булсын бәйрәмегез!
-
07.03.2025 Бүген мәктәбебездә язның беренче бәйрәме, 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан бәйрәм оештырылды. Укучылар, үзләренең дөньяда иң газиз кешеләре - әниләрен, матур чыгышлары, моңлы җырлары, дәртле биюләре белән котладылар. Бәйрәмгә уллары солдат хезмәтен үтәп кайткан һәм хәзерге вакытта уллары армия сафларында булучы әниләрне, балалар бакчасында тәрбияләнүче балаларны да кунак итеп чакырдык.
-
03.03.2025 Всероссийский открытый урок по предмету ОБЗР
-
01.03.2025 Хәрби-патриотик айлыкка йомгак ясалды. Ярышларда җиңүче укучылар мактау кәгазьләре белән бүләкләнделәр.
-
28.02.2025 Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты "Ашыт" дәүләт табигать тыюлыгы белгечләре Әхмәтҗанов Рәшит Зиннур улы һәм Абдрахманова Гөлнара Ильяс кызы белән очрашу булды. Безнең якларда кышлаучы кошлар турында экологик дәрес үткәрелде. Җимлекләр ясау буенча конкурска нәтиҗәләр ясалды. Үткәрде биология укытучысы Латипова Р.Г.
-
27.02.2025 Хәрби-патриотик айлыгы дәвам итә. Егетләр автомат сүтеп-җыю ярышында катнаштылар: 1 урын - Хабибуллин Р. 9 класс, 2 урын- Тахавиев Р. 8 класс, 3 урын- Марданов Р. 8 класс
-
Районный слёт волонтёров Движения Первых! 27.02.2025 Сегодня состоялась незабываемая и яркая встреча волонтеров Движения Первых в Ново-Кырлайской школе им.Г.Тукая. В рамках слета прошли мастер-классы и обсуждения, на которых волонтеры делились своим опытом и лучшими практиками. #ДвижениеПервых #ДвижениеПервыхТатарстан #ДвижениеПервыхАрск
-
БПЛА: важное напоминание! 26.02.2025
Как неоднократно предупреждали, в случае атаки БПЛА крайне важно не размещать в публичном доступе видео полёта беспилотников, на которых можно различить местность по любым ориентирам. И ни в коем случае не публиковать видео срабатывания ПВО. Это раскрывает места их размещения, помогает корректировать полеты и угрожает безопасности граждан Республики Татарстан. Если же вы заметили подозрительный объект в небе – сообщить о нем можно по телефону 112 или в приложение «Радар.НФ». В таком случае информация поступит в экстренные службы. Ссылка для перехода на сайт «Радар.НФ»: https://onf.ru/radar?ysclid=m64ljs4ned938745118 Напоминаем, что памятка о том, как вести себя при угрозе атаки БПЛА размещена на сайте аппарата антитеррористической комиссии в Республике Татарстан в разделе «Рекомендации гражданам»: https://antiterror.tatarstan.ru/rekomendatsii-grazhdanam.htm
БПЛА һөҗүме очрагында пилотсыз очкычлар очышының видеоларын халыкка җиткерергә ярамый. Бу турыда кисәтүләр булып тора. Һәм һава һөҗүменә каршы оборона эшләү видеосын интернет киңлекләренә урнаштырмау мөһим. Бу аларның урнашу урыннарын ача һәм Татарстан Республикасы гражданнарының иминлегенә куркыныч тудыра. Әгәр дә сез күктә шикле объектны күрсәгез - аның турында 112 телефоны яки “Радар.НФ” кушымтасы аша хәбәр итәргә мөмкин. Шулай эшләгәндә, мәгълүмат ашыгыч хезмәтләргә керәчәк. “Радар.НФ” сайтына күчү өчен сылтама: https://onf.ru/radar?ysclid=m64ljs4ned938745118 Исегезгә төшерәбез, БПЛА һөҗүме куркынычы булганда үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында белешмәлек Татарстан Республикасы Террорчылыкка каршы комиссия аппараты сайтында “Гражданнарга тәкъдимнәр” бүлегендә урнаштырылган: https://antiterror.tatarstan.ru/rekomendatsii-grazhdanam.htm
-
26.02.2025
Бүген безнең мәктәбебездә кунакта Гәүһәр Хәсәнова (Мөхәммәт Мәһдиев кызы), Наилә Ахунова (Гариф Ахунов кызы) булды. Укучылар белән түгәрәк өстәл артында бик кызыклы, үзенчәлекле очрашу үткәрелде.
-
24.02.2025 Туган тел атналыгы кысаларында, мәктәбебездә төрле чаралар булып узды. Бүген башлангыч сыйныф укучылары өчен "Халык уеннары-тәрбия чарасы" исеме астында күңелле тәнәфес оештырылды. Укучылар күңелле итеп, җырлы-биюле татар халык уеннары уйнадылар.