Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Качелинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кәче төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422013,Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район,с.Качелино, ул. Сайдашева, д. 99а/Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы Арча районы, Кәче авылы, Сәйдәш урамы, 99а йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-23-90 |
| E-Mail: | Skac.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Качелинская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметова Гузель Зуфаровна |
| Год основания учреждения: | 1920 |
| У нас учатся: | 63/Бездә укыйлар: 63 |
| У нас учат: | 15/Бездә укыталар 15 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Качелинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кәче төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 251 252 253 254 255 ( 256 ) 257 258 259 260 >>
-
06.01.2017

6 нчы гыйнвар көнне укытучыларыбыз ОГЭ бирделәр.
-
05.01.2017

Мәктәбебез укытучысы Зәйнуллин Хәйдәр Хәйруллович профсоюз членнары арасында үткәлергән шашка ярышында беренче урын алды. Аны әлеге җиңүе белән котлыйбыз һәм алдагы эшендә дә уңышлар телибез.
-
05.01.2017

"Барыбыз да чаңгыга!" исеме астында барлык укытучылар һәм укучылар чаңгыга басты.
-
02.01.2017

Шашка ярышлары.
2нче январь көнне Арча станциясендәге күпфункцияле мәдәни-спорт үзә-гендә мәктәп укучылары арасында шашка буенча шәһси һәм команда бе-ренчелегенә район ярышлары уздырылды. Ярышлар балаларның яшь аермаларын исәпкә алып, 4 төркемгә бүленеп үткәрелде: 1-2 нче сыйныфлар, 3-4 нче сыйныфлар, 5-7 нче сыйныфлар һәм 8-11 нче сыйныф укучылары ара-сында.
1-2 нче сыйныф кызлары арасында район чемпионы-Пөшәңгәр башлан-гыч мәктәбеннән Алинә Низамова. Икенче урында Иске Чүриле мәктәбеннән Аида Ганиева, 3 нче урынны Кәче мәктәбеннән Альмира Җәләева белән Яңа Кырлай мәктәбеннән Ландыш Гәлимуллиналар бүлеште.
Малайлар арасында 1 нче урынны Пөшәңгәр мәктәбеннән Руслан Котду-сов яулады. Икенче призлы урында Яңа Кырлай мәктәбеннән Булат Шаки-ров. Иске Чүриле мәктәбеннән килгән Инсаф Галиевка 3 нче урын бирелде.
3-4 нче сыйныф кызлары арасында иң көчлесе- Пөшәңгәр мәктәбеннән Алинә Гәләветдинова. 2 нче, 3 нче урыннарда Кәче мәктәбеннән Гүзәл Гәләветдинова һәм Яңа Кырлай мәктәбеннән Алсу Шакировалар.
Малайлар арасында Яңа Кырлай мәктәбеннән Илназ Закировка тиңнәр булмады. Кәче мәктәбеннән Ильяр Мортазин икенче урында.
5-7 нче сыйныф кызлары арасында район чемпионы-Кәче мәктәбеннән Тәнзилә Нуриева. Яңа Кырлай мәктәбеннән Зәринә Фәхриева һәм Арчаның 3 нче мәктәбеннән Ләйлә Моратовалар 2 нче, 3 нче призерлар булдылар.
Егетләр арасында Арчаның 3 нче мәктәбеннән Динияр Моратов җиңеп чыкты. Кәче мәктәбеннән Руслан Вәлиәхмәтов 2 нче, Түбән –Аты мәктәбен-нән Илмир Ихсанов 3 нче урында.
8-11 нче сыйныф кызлары арасында беренче баскычка Арчаның 2 нче мәктәбеннән Чәчкә Зәйнуллина күтәрелде. Яңа Кырлай мәктәбеннән Фирүзә Минҗанова 2 нче урынны яулады. Кәче мәктәбеннән килгән Зилә Хафизова 3 нче урында.
Егетләр арасында район чемпионы исеменә Кәче мәктәбеннән Алмаз Мифтахов лаек булды. 2 нче, 3нче призерлар-Түбән –Аты мәктәбеннән Дәниф Хәмидуллин һәм Яңа Кырлай мәктәбеннән Солтан Шигаповлар.
Команда беренчелеге башлангыч, төп гомуми белем бирү мәктәпләре һәм урта мәктәпләр арасында аерым чыгарылды.
Башлангыч мәктәпләр арасында 1 нче урында Пөшәңгәр башлангыч мәктәбе. Икенче урын Арчаның 3 нче мәктәбендә.
Төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында Кәче мәктәбе 1 нче, Түбән-Аты мәктәбе 2 нче, Носы мәктәбе 3 нче урыннарда.
-
31.12.2016

Хөрмәтле коллегалар! Сезне чын күңелдән Яңа ел белән котлыйбыз. Эшегездә зур уңышлар, нык сәламәтлек, гаилә бәхете телибез.
-
30.12.2016

Укучыларыбыз каникул көннәрен дә бушка уздырмый, мәктәп янындагы катокта рәхәтләнеп тимераякта шуалар.
-
27.12.2016

Бүген 2 нче чирек йомгаклары буенча педагогик киңәшмә булды. Киңәшмәдә 2 нче чирек нәтиҗәләре тыңланды, белем күтәрү курсларында булып кайткан укытучыла: Рамазанов Ф.Ф. һәм Дусекеева В.А. доклад белән чыгыш ясадылар.
-
26.12.2016

Мәктәптә бүген "Чыршы" бәйрәме үтте. Бәйрәм укытучылар һәм укучылар белән берлектә әзерләнде. Бәйрәмгә укучыларыбыз төрле әкият геройлары булып киенеп килгән иде. Укучылар рәхәтләнеп җырладылар, биеделәр, төрле-төрле уеннар уйнадылар. Бәйрәм бик күңелле узды.
-
23.12.2016

Бүген "Яхшылык дәресе үткәрү" күрсәтмәсе нигезендә 3 нче класс җитәкчесе Мөхәмәтшина Э.Г. "Без бергә, без төрле" темасы буенча мастер-класс үткәрде.
-
22.12.2016

Бүген барлык укучылар да тәрбияви максатка юнәлдерелгән кинофильм карадылар.









