Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Качелинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кәче төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422013,Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район,с.Качелино, ул. Сайдашева, д. 99а/Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы Арча районы, Кәче авылы, Сәйдәш урамы, 99а йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-23-90 |
| E-Mail: | Skac.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Качелинская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметова Гузель Зуфаровна |
| Год основания учреждения: | 1920 |
| У нас учатся: | 63/Бездә укыйлар: 63 |
| У нас учат: | 15/Бездә укыталар 15 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Качелинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кәче төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 251 252 253 254 ( 255 ) 256 257 258 259 260 >>
-
Макулатура тапшыру. 30.11.2015

Мәктәптә макулатура җыюда барлык укучылар да катнашты. Иң күп тапшырган класс һәм иң күп тапшырган укучы билгеләнде.
-
Әниләр көне 26.11.2015

Бүген Кәче авылы мәдәният йортында укучылар һәм укытучылар катнашында Әниләр көненә багышланган концерт булды. Укучылар әниләргә багышланган җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Аларның чыгышлары әниләрнең күңеленә хуш килде.
-
Волейбол ярышы. 25.11.2015

Мәктәптә спорт ярышлары гел үткәрелеп килә. Бүген мәктәптә 5-7 нче класс кызлары арасында волейбол ярышлары үтте. 5 нче класс кызлары җиңү яулады.
-
Рәсем конкурсы 24.11.2015

Мәктәптә Әниләр көненә багышланган рәсем конкурсы башланып китте. Рәсемнәргә нәтиҗә 30 нчы ноябрьдә чыгарылачак.
-
Күңелле стартлар 23.11.2015

Бүген башлангыч сыйныф укучылары арасында Күңелле стартлар үтте. Анда укучылар бик теләп катнаштылар.
-
Зона ярышлары. 20.11.2015

Сикертән төп гомумбелем мәктәбендә өстәл теннисы һәм бадминтон буенча зона ярышлары булды. Анда безнең мәктәптән дә укытучылар катнашты. Бадминтон буенча Зәйнуллин Хәйдәр III урынны, Мөхәмәтшина Эльмира III урынны, өстәл теннисы буенча Закирова Алсу II урынны, Нуриев Мәгъсүм II урынны яуладылар. Аларны уңышлары белән котлыйбыз!
-
Әти-әниләр җыелышы 19.11.2015

Мәктәптә "Балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү" темасына әти-әниләр җыелышы булды. Анда районның балигъ булмаган балалар белән эшләү инспекторы Йолдыз Руслановна һәм участок инспекторы Зубаеров Ильнар Ильфатович чыгыш ясадылар, әти-әниләргә кирәкле мәгълүматлар бирделәр.
-
Класс сәгате 18.11.2015

Мәктәптә профориентация эше дәвам итә. Классларда күмәк хуҗалыктан килгән эшче профессия вәкилләре белән класс сәгатьләре үткәрелде. Сыер савучы Губаева Фидания үзенең эше турында сөйләде, укучыларга киңәшләрен бирде.
-
Түгәрәк өстәл 17.11.2015

Бүген мәктәптә хокук бозуларга каршы профилактика буенча түгәрәк өстәл үткәрелде. Анда Арча район шифаханәсеннән Рөстәм Әхмәтҗанов Һәм КДН нан Лилия Завялова да катнашты. Алар укучылар белән бик файдалы әңгәмә үткәрделәр.
-
Антитеррор буенча укулар 16.11.2015

Мәктәптә антитеррор буенча укулар үтте. Укытучыларга, әти- әниләргә. укучыларга инструктаж үткәрелде, лекцияләр укылды.










