Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Качелинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кәче төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422013,Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район,с.Качелино, ул. Сайдашева, д. 99а/Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы Арча районы, Кәче авылы, Сәйдәш урамы, 99а йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-23-90 |
| E-Mail: | Skac.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Качелинская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметова Гузель Зуфаровна |
| Год основания учреждения: | 1920 |
| У нас учатся: | 63/Бездә укыйлар: 63 |
| У нас учат: | 15/Бездә укыталар 15 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Качелинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кәче төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 251 252 ( 253 ) 254 255 256 257 258 259 260 >>
-
Китапханәдә кунакта... 20.02.2017

Туган тел атналыгы кысаларында 3 нче һәм 4 нче класс укучылары авыл китапханәсендә булдылар. Алар анда герой шагыйрь Муса Җәлилнең балалар өчен язылган әсәрләре белән таныштылар.
-
Всероссийская встреча с родителями по вопросам ГИА 9 и ЕГЭ 15.02.2017 15.02.2017

Всероссийская встреча с родителями по вопросам ГИА 9 и ЕГЭ 15.02.2017
- организации и проведения в 2017 году ЕГЭ и ГИА-9;
- содержания контрольных измерительных материалов ГИА-11 и ГИА-9;
- по электронной почте ege@obrnadzor.gov.ru;
-
Технология укытучылары семинары 15.02.2017

Бүген мәктәбебездә район мәктәпләренең технология укытучылары семинары булып узды. Семинар кысаларында 1 нче категорияле технология укытучысы Копылова Гүзәлия Гарифулла кызы укучылар белән "Крючок белән бәйләү. Төп бәйләү алымнары" темасына ачык дәрес үткәрде, семинарда катнашучы технология укытучылары катнашында "Декоратив-гамәли сәнгать" темасына мастер класс уздырды. Ахырдан мәгариф бүлеге методисты Феоктистова Гөлфирә Кәнәфиевна җитәкчелегендә түгәрәк өстәл артында фикер алышу булды.
-
"Ватанпәрвәрлек" 15.02.2017

Җәмгыять белеме укытучысы Нуриев М.Б. 7 нче класслар белән "Ватанпәрвәрлек" темасына дәресне, М.Җәлил иҗаты белән бәйләп авыл китапханәсендә үткәрде, укучылар шагыйрь иҗаты белән кызыксынулларын күрсәттеләр.
-
14.02.2017

"Оста куллар" түгәрәгенә йөрүче укучыларыбызның иҗат җимешләре....
-
Җиңүчеләр билгеле... 13.02.2017

Бүген мәктәп кубогына хоккей буенча финал ярышлары узды. Финалда укытучылар һәм 5 нче класс укучылары кушма командасы 7 нче класс укучылары белән көч сынашты. 10 : 6 исәбе белән укытучылар һәм 5 нче класс укучлары кушма командасы кубокка ия булды.
-
Нәниләр бездә кунакта... 10.02.2017

"Кояшкай" балалар бакчасына йөрүче, быел 1 нче сыйныфка укырга киләсе нәниләребез мәктәбебез китапханәсе белән таныштылар. Аланы китапханәче Альбина Рәисовна китаплар белән таныштырды, китапларны саклап тоту буенча киңәшләр бирде.
-
"Аҗаган уеннары"... 09.02.2017

Бүген Курса Почмак мәктәбендә "Аҗаган уеннары"ның зона һәм район ярышлары булып узды. Безнең мәктәп укучылары да әлеге уеннарда бик теләп катнаштылар.
-
Рус теленнән имтиханнар..
08.02.2017
9 нчы сыйныф укучылары рус теленнән сынап карау бердәм дәүләт имтиханнары тапшыралар. Аларга уңышлар телибез.
-
Хәрби-партиотик айлык 07.02.2017

Мәктәбебездә 1 нче февральдән 28 февральгә кадәр "Хәрби-патриотик айлык" игълан ителде. Бу айлыкта әлеге темага китап күргәзмәсе, бердәм класс сәгатьәре, иншалар конкурсы, спорт ярышлары, хәрби җыр конкурсы, тыл хезмәтчәннәре һәм ветераннар белән очрашулар, физкультура атналыгы, хәрби-патриотик темага фильмнар карау эш планына кертелгән.









