Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Качелинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кәче төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422013,Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район,с.Качелино, ул. Сайдашева, д. 99а/Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы Арча районы, Кәче авылы, Сәйдәш урамы, 99а йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-23-90 |
| E-Mail: | Skac.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Качелинская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметова Гузель Зуфаровна |
| Год основания учреждения: | 1920 |
| У нас учатся: | 63/Бездә укыйлар: 63 |
| У нас учат: | 15/Бездә укыталар 15 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Качелинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кәче төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 231 232 233 234 235 236 237 238 239 ( 240 ) >>
-
17.03.2017

Беренче сыйныф укучылары мөстәкыйль биремнәр үтәргә бик яраталар. Дәресләрдә бик теләп катнашалар.
-
Әти-әниләр җыелышы 16.03.2017

-
Әти-әниләр җыелышы 16.03.2017

Мәктәптә әти-әниләр җыелышы үтте. Җыелышта Арча район мәгариф бүлеге методисты Гатауллина Лилия Махмудовна алда булачак ГИА һәм ЕГЭ турында бик җентекләп аңлатты. Укытучы Копылова Гүзәлия Гарифулла кызы "Телефон һәм компьютер: аларның файдасы һәм зарары" темасына доклад белән чыкты. Укыту эшләре буенча директор урынбасары Садыйкова Әлфия Вәгыйзь кызы укудагы уңышлар һәм кимчелекләр, апрель аенда 4 нче һәм 5 нче класс укучылары үтәргә тиешле ВПР эшләре турында мәгълүмат бирде. Соңыннан 9 нчы март көнне үткән әти-әниләр комитетлары арасында булган конкурска нәтиҗә ясалды, истәлекле бүләкләр тапшырылды.
-
Әти-әниләр җыелышы 16.03.2017 Әти-әниләр җыелышында инспектор ПДН ОМВД России по Арскому району , капитан полиции -Энҗе Саляховна Усминова катнашты.Ул телефоннар, интернетта утырулар, кич йөрүләр, әти-әниләрнең балалар янында спиртлы эчемлекләр куллануы, интернет аша үлемгә китерүче төрле куркыныч уеннар турында сөйләде, балаларны һәрвакытта күз уңында тотарга чакырды.

-
Музыкаль ринг 13.03.2017 Музыка атналыгы кысаларында музыка укытучысы Нигмәтҗанова Альбина Рәисовна "Музыкаль ринг" уздырды. Рингта 5,6,7 нче класс укучылары катнашты. 7 нче класс укучылары җиңеп чыкты.

-
Музыкаль ералаш 11.03.2017

Музыка фәне атналыгы кысаларында укытучы Нигмәтҗанова Альбина Рәис кызы башлангыч класс укучылары белән музыкаль ералаш уздырды. Укучылар үзләре өчен бик күп файдалы мәгълүмат алдылар.
-
Бездә психологлар 10.03.2017

Бүген мәктәбебез укучылары психологлар белән очрашты.
-
Конкурс 09.03.2017

Мәктәбебездә әти-әниләр комитетлары арасында конкурс үтте. Һәр класс комитеты бар көчен куеп әзерләнгән. Конкурста визит карточкасы, газета, фотоальбомнар күрсәтелде. Конкурска нәтиҗә 16 нчы мартта үтәчәк әти-әниләр җыелышында ясалачак.
-
07.03.2017

-
06.03.2017

Укучыларыбыз шашка һәм шахмат уеннарын яратып уйныйлар.










