Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Качелинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кәче төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422013,Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район,с.Качелино, ул. Сайдашева, д. 99а/Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы Арча районы, Кәче авылы, Сәйдәш урамы, 99а йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-23-90 |
| E-Mail: | Skac.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Качелинская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметова Гузель Зуфаровна |
| Год основания учреждения: | 1920 |
| У нас учатся: | 63/Бездә укыйлар: 63 |
| У нас учат: | 15/Бездә укыталар 15 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Качелинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кәче төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 231 232 233 234 235 236 237 238 ( 239 ) 240 >>
-
05.04.2017

Китапханәче Нигмәтҗанова Альина Рәис кызы экологик күргәзмә әзерләде. Укучылар зур кызыксыну белән күргәзмә белән танышалар.
-
Күңелле стартлар 04.04.2017

Озынайтылган көн төркеменә йөрүче укучылар арасында "Күңелле стартлар" узды. Укучылар үзләренең нинди җитез, өлгер булуларын күрсәттеләр.
-
03.04.2017

31 нче март көнне Арча, Биектау, Балтач районнары укучылары катнашында "Северное сияние" беренчелегенә шашка буенча ярышлар узды. Әлеге ярышта безнең мәктәп укучылары да катнашты. Галаветдинова А. 3 нче урын, Мортазин И. 1 нче урын, Гильметдинова З. 1 нче урын алдылар. Мәктәбебезнең җыелма командасы төп мәктәпләр арасында 1 нче урынны алды. Тренерлары: Зәйнуллин Х.Х.
-
01.04.2017

Бүген мәктәбебезнең 5 нче класс әти-әниләр комитеты членнары районда узган бәйгедә бик матур чыгыш ясадылар. Аларга уңышлар телибез. Молодцы!
-
Өмә 31.03.2017

Мәктәптә 31 нче март көнне өмә үткәрелде. Барлык мәктәп тирәсендәге кар таратылды. Өмәдә барлык укучылар да, укытучылар даактив катнашты.
-
Конкурска әзерлек 29.03.2017

9 март көнне мәктәптә әти-әниләр комитетлары арасында конкурс булып узган иде. Әлеге конкурста җиңеп чыккан комитет әти-әниләре 1 нче апрель көнне районда узачак конкурска әзерлек эшләре алып баралар. Аларга әлеге бәйгедә зур уңышлар телибез.
-
Педагогик киңәшмә 22.03.2017

Бүген 3 нче чирек йомгаклары буенча педагогик киңәшмә булды. Киңәшмәдә һәр класс җитәкчесенең чыгышы тыңланды. Белем күтәрү курсларында булып кайткан башлангыч класслар укытучысы Мөхәмәтшина Эльмира Госман кызы "Инклюзив белем: һәр балага аерым якын килү" темасы буенча доклад белән чыгыш ясады. Укыту эшләре буенча директор урынбасары Садыйкова Әлфия Вәгыйзь кызы 9 нчы классларның алдагы имтиханнары турында мәгълүмат бирде. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Әхмәтҗанова Энҗе Госман кызы әти-әниләр комитеты конкурсына әзерләнү буенча үзенең киңәшләрен бирде.
-
Китап бәйрәме 21.03.2017

Бүген Арчаның 5 нче номерлы гимназиясендә "Китап бәйрәме" үтте. Анда китапханәчеләр һәм татар теле укытучылары катнашты. Язучы Әхәт Гаффар, әлифба китаплары авторы Рәдинә Ягафарова, Татарстан китап нәшриятенең балалар бүлеге мөдире Айсылу Галиева белән очрашу булды.
-
Хәрәкәттә-бәрәкәт 20.03.2017

Авылыбызда "Хәрәкәттә-бәрәкәт" темасы астында спорт уеннары үтте. Бу уеннарда укучылар, укытучылар, авыл яшьләре бик теләп катнашты. Уеннарны мәктәбебезнең физик тәрбия укытучысы Зәйнуллин Хәйдәр Хәйруллович оештырды.
-
Каникуллар... 18.03.2017

Укучыларыбыз бүген язгы каникулларга таралды. Каникулларга таралу алдыннан укучылар белән инструктаж үткәрелде, шулай ук ГАИ хезмәткәрләре укучыларны юл йөрү кагыйдәләре белән таныштырдылар.










