Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Качелинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кәче төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422013,Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район,с.Качелино, ул. Сайдашева, д. 99а/Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы Арча районы, Кәче авылы, Сәйдәш урамы, 99а йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-23-90 |
| E-Mail: | Skac.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Качелинская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметова Гузель Зуфаровна |
| Год основания учреждения: | 1920 |
| У нас учатся: | 63/Бездә укыйлар: 63 |
| У нас учат: | 15/Бездә укыталар 15 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Качелинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кәче төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 231 232 233 234 ( 235 ) 236 237 238 239 240 >>
-
Лагерьның унынчы көне.... 10.06.2017

Бүген бадминтон буенча лагерь беренчелегенә ярышлар узды. Укучылар ярышта бик теләп катнаштылар. Күп көч куйганнан соң беренчелекне Гәләветдинова Гүзәл яулады. Аны җиңүе белән котлыйбыз , алдыгы ярышларда уңышлар телибез.
-
Лагерьның тугызынчы көне.... 09.06.2017

Арча районы мәдәният һәм сәнгать музее 1995-нче елның 26 апрелендә ачыла.
Күп кенә күренекле татар язучылары һәм сәнгать эшлеклеләре Арча җирлегендә дөньяга килгән.
Музей экспозициясе Арча ягы белән бәйле 40 язучы-шагыйрь һәм 20 сәнгать эшлеклесе турында мәгълүматны үз эченә ала. Экспонатлар арасында XVIII — XIX гасырларга караган — галимнәр Г.Курсави, Ш.Мәрҗани, Ш.Күлтәси, драматург Г.Камал, шагыйрь Г.Тукайның документлары һәм шәхси әйберләре (Ш.Күлтәсинең таянып йөргән таягы, Ш.Мәрҗәнинең язу әсватлары, Коръән китаплары һ.б.) бар.
Гражданнар сугышы һәм Бөек Ватан сугышы еллары тарихы музейда халык язучысы Г.Бәширов, язучылар А.Галиев, Г.Бакиров, М.Галяу кебек шәхесләр тарихында чагылыш тапкан.
Аерым залда кул эшләнмәләре, сәнгать әсәрләре, актер һәм артистларның портретлары һәм шәхси әйберләре күргәзмәсе эшли. Моннан тыш биредә Арча районының XV гасырдан соңгы тарихы тасфирланган.
Беренче залда районыбызның тарихчылары, фән эшлеклеләре, фәлсәфәчеләренә кагылышлы фотодокументлар, китаплар һәм шәхси әйберләр урын алган.
Ике залда халык язучылары һәм Габдулла Тукай премиясе лауреатлары турында күргәзмә-экспозиция эшли.
Музейдагы 1700 экспонатның өч йөзе генә төп нөсхә күчермәсе, калганнары — төп нөсхә.Бүген укучыларыбыз әлеге музейга сәяхәт кылдылар. Гарипов Шәфигулла Зәйнуллович укучыларга музейдагы экспонатлар турында бик күп мәгълүмат бирде.
-
Лагерьның сигезенче көне.... 08.06.2017

Бүген "Тамчыкай" лагеренда Гиннесның рекордлар китабына кертергә мөмкин булган фактлар каралды. Әлеге фактлар "иң, иң,иң........." дип башлана, "иң озын чәчле", "иң окечкенә буйлы", һ.б.
-
Лагерьның җиденче көне.... 07.06.2017

Бүген музейлар көне..... Укучыларыбыз мәктәп музна сәяхәт ясадылар. Музей җитәкчесе -тарих фәне укытучысы Нуриев М.Б. укучыларны музейдагы экспонатлар белән таныштырды, алар турында тулы һәм кызыклы мәгълүмат җиткерде.
-
Лагерьның алтынчы көне.... 06.06.2017

Бүген лагерьның алтынчы көне. 6 нчы июнь - А.С.Пушкинның туган көне һәм Россиядә рус теле көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан балалар А.С.Пушкин әсәрләре белән таныштылар, аның китапларыннан күргәзмә оештырдылар, А.С.Пушкин шигырьләрен сәнгатьле укуга конкурс үтте. Конкурста 4 нче класс укучысы Мамаева Алинә җиңүче дип табылды.
"Без-урман дуслары". Укучыларыбыз урман темасына хикәя яздылар һәм рәсем ясадылар.
-
Лагерьның бишенче көне.... 05.06.2017

Бүген укучыларыбыз асфальтта рәсем ясадылар. Алар чынбарлыктан табигатьне рәсемгә төшерделәр. Рәсемнәр шулкадәр матур килеп чыкты, аларны хәтта чынбарлыктан аерып алуы да кыен иде.
-
Лагерьның дүртенче көне.... 04.06.2017

Лагерьның әйдаманы Магсумова Гөлнара Фирдинант кызы балалар алдында төрле авыруларга каршы көрәш чаралары турында чыгыш ясады. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар, үзләре белгән халык медицинасы чаралары турында сөйләделәр.
-
Лагерьны тантаналы төстә ачу 03.06.2017

Бүген лагерьның өченче көне, бүген без лагерьны тантаналы төстә ачып җибәрдек. Укучыларыбыз концерт номерлары әзерләделәр. Лагерь флагын мәктәптә һәм районда күп спорт ярышларында катнашып җиңүләр яулаган 4 нче класс укучысы Гәләветдинова Гүзәл күтәрде.Укучыларыбыз җырладылар, биеделәр. Шулай ук лагерьда әйдаман булып эшләүче физик тәрбия укытучыбыз- Зәйнуллин Хәйдәр Хәйруллович укучыларыбыз алдында халкыбызның борынгы җырларын яңгыратты.
-
Лагерьның икенче көне.... 02.06.2017

Лагерьга өйрүче укучыларыбыз бүген отрядларга бүленеп эшләрен дәвам иттеләр. Отрядларыбыз "Йолдызлар" һәм "Пузырики" исемнәрен алдылар, үзләренә девиз һәм җыр сайлардылар.
-
1 июнь -балаларны яклау көне 01.06.2017

Бүген 1 нче июнь - балаларны яклау көне, бүген безнең мәктәбебездә лагерь эшли башлады. Лагерьга башлангыч сыйныфларда укучы 15 бала йөри. Беренче көннән үк балалар бик теләп йөри башладылар. Физик тәрбия укытучысы Зәйнуллин Хәйдәр Хәйруллович укучыларга өр-яңа петанк дип аталган уен өйрәтте. Лагерыбызның һәр көне кызыклы һәм файдалы булыр дип ышанып калабыз.










