Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Качелинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кәче төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422013,Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район,с.Качелино, ул. Сайдашева, д. 99а/Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы Арча районы, Кәче авылы, Сәйдәш урамы, 99а йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-23-90 |
| E-Mail: | Skac.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Качелинская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметова Гузель Зуфаровна |
| Год основания учреждения: | 1920 |
| У нас учатся: | 63/Бездә укыйлар: 63 |
| У нас учат: | 15/Бездә укыталар 15 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Качелинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кәче төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 127 ( 128 ) 129 130 >>
-
Итекле хоккей 07.03.2022

Бүген мәктәбебезнең спорт мәйданчыгында Кәче авыл җирлеге башлыгы Гараев Р.Р. оештырган "Итекле хоккей" уены булды. Уенда "Кәче егетләре", "Арча егетләре" һәм "Артистлар" (Казан) командалары катнашты. 1 нче урынга "Арча егетләре" командасы лаек булды. Килгән кунакларны тәмле коймак һәм кайнар чәй белән сыйладылар. Дәртле җырлар, биюләр белән күңелле ял иттек.
-
06.03.2022

Озынайтылган көн төркеменә йөрүче укучыларыбыз әниләренә бик матур бүләкләр ясадылар. Тәрбиячеләре Копылова Г.Г.
-
Көрәш буенча Татарстан Республикасы беренчелеге... 05.03.2022

"Ялкын" журналы призына 2006-2007 нче елгы яшүсмерләр арасында көрәш буенча Татарстан Республикасы беренчелегендә мәктәбебез укучылары Губаев Алмаз һәм Валиахметов Дияз 3 нче урынга лаек булдылар. Зур җиңүләре белән котлыйбыз. Моодөы!
-
Чаңгы ярышлары... 05.03.2022

Арча шәһәре стадионында "АрчаМеталл" оешмасы призына, Ф.К.Гәрәфиев истәлегенә багышланган чаңгы ярышлары булып узды. Әлеге ярышларда мәктәбебезнең башлангыч сыйныфлар укытучысы Мөхәмәтшина Э.Г. 2 нчеурынга лаек булды. Котлыйбыз!
-
Масленица - Май чабу бәйрәме... 04.03.2022

Кешеләр элек-электән язны яңа тормыш башлану буларак кабул иткәннәр. Юкка гына ХV гасырга кадәр Русьта нәкъ менә 1 мартта Яңа елны бәйрәм итмәгәннәрдер. Ә соңрак шаян һәм күңелле итеп кышны озату һәм табигатькә җанлану һәм кояш җылысы алып килүче Язны каршылау бәйрәме - Май чабу барлыкка килә.
Бүген башлангыч класс укучылары өчен Май чабу- Масленица бәйрәме булды. Саф һавада бергәләп биеделәр, уеннар уйнадылар. Күңелле бәйрәм белән кышны озаттылар.
-
"Ягез әле, кызлар!" бәйгесе... 04.03.2022

8 Март - Халыкара хатын-кызлар бәйрәме уңаеннан "Ягез әле, кызлар!" бәйгесе булды. Ике команданың да кызлары үзләренең уңганлыкларын, осталыкларын, җитезлекләрен күрсәттеләр. Бәйрәм матур җырлар, биюләр белән үрелеп барды.
-
04.03.2022

Урок Мира на тему "Взрослый разговор о Мире"...
-
"Мәктәп дәреслеген саклыйк" акциясе 02.03.2022

1 нче һәм 2 нче март көннәрендә мәктәптә "Мәктәп дәреслеген саклыйк" акциясе узды. Китапханәче һәм дежур сыйныф укучылары дәреслекләрнең сакланышын тикшерде. Дәреслекләр расписание буенча яхшылап тышланган, укучының исеме, фамилиясе язылган булырга тиеш иде. Шулай ук дәреслекләрнең тышкы кыяфәте дә тикшерелде.
-
01.03.2022

Бүген линейкада уку һәм тәрбия эшләре буенча нәтиҗәләр ясалды. Конкурс һәм ярышларда катнашкан укучыларга грамоталар тапшырылды.
-
28.02.2022

Бүген 6 нчы класс укучылары белән "Цифрлы сәнгать һәм IT " темасы буенча "Саннар дәресе" үтте.










