Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Качелинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кәче төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422013,Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район,с.Качелино, ул. Сайдашева, д. 99а/Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы Арча районы, Кәче авылы, Сәйдәш урамы, 99а йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-23-90 |
| E-Mail: | Skac.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Качелинская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметова Гузель Зуфаровна |
| Год основания учреждения: | 1920 |
| У нас учатся: | 63/Бездә укыйлар: 63 |
| У нас учат: | 15/Бездә укыталар 15 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Качелинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кәче төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 ( 127 ) 128 129 130 >>
-
07.04.2022

Всероссийский онлайн-урок "Детская и подростковая литература", посвящённный 140-летию К.И.Чуковского, Дню деиской книги.
-
Җырлы-биюле уеннар... 01.04.2022

Балалар күңелле, хәрәкәтле, җырлы – биюле уеннар яраталар. Уенны текстның эчтәлегенә, уен кагыйдәләренең һәм хәрәкәтләрнең катлаулыгына карап, “гадидән катлаулыга” дигән принцип буенча оештырам һәм, балаларның психологик үзенчәлекләрен, яшь аермалыкларын истә тотып башкарам. Музыка ритмына төгәл хәрәкәтләр ясау, уенның сүзләрен сәнгатьле итеп әйтү, төрле образлар башкару – болар барысы да балаларда канәгатьләнү хисе уята, сөйләм телен үстерергә, матурлыкны аңларга ярдәм итә. Алай гына да түгел, алар нәниләрдә дуслык, иптәшлек, гаделлек кебек сыйфатлар тәрбияли. Уен вакытында балаларның ишетү мөмкинлекләре ачыла, мөстәкыйльлекләре арта, оештыру сәләтләре үсә. Кулга – кул тотышып, берәр көйгә күмәк җырлап, түгәрәк тирәли әйләнеп йөрү балаларларда эстетик ләззәт уята, ритмик хәрәкәт буларак күңелле ял бирә. Җырлы – биюле уеннарның максаты – балаларда җыр эчтәлегенә һәм музыканың характерына туры китереп, хәрәкәт итү күнекмәләрен формалаштыру; җыр һәм биюләрне мөстәкыйль рәвештә башкарырга омтылыш булдыру; халык авыз иҗаты әсәрләре белән таныштыру һәм аларга карата мәхәббәт тәрбияләү. Уен вакытында балалар көй ритмына хәрәкәтләнәләр, дәртләнеп җырлыйлар, бииләр. Уеннар музыкаль авазларны тоемларга ярдәм итә, бала күңелендә нәфислек, матурлык тойгысы уята. Иң әһәмиятлесе: уеннар аңлаешлы һәм мавыктыргыч. Җырлы-биюле уеннарны кыз балалар бигрәк тә яратып уйныйлар. Музыка тавышына балалар хәрәкәтләрне тизрәк үзләштерә. Шуңа күрә дә, балаларның уңай эмоциональ халәтен саклап, шат күңел белән уйнауларына ирешү, аларны тыныч һәм мөстәкыйль уйнарга күнектерү, хәрәкәтләрне матур, нәфис итеп башкарырга өйрәтү өлкәннәрнең бурычы булып тора. Каникул көннәрендә укучыларыбыз өчен авыл мәдәният йорты мөдире Шәйдуллина Г.М. белән берлектә җырлы-биюле күңел ачу чарасы үтте.
-
01.04.2022

Татар халкының аяк киемнәре күп төрле. Бигрәк тә моны күн аяк киеменә карата әйтергә була. Озын кунычлы күн аяк киеменең иң таралган төре — читек. «Читек» сүзе «чигелгән итек» мәгънәсеннән алынган икән. Рус шагыйрьләре читекләрне Казан итекләре дип тә йөргәннәр. Халкыбызның бизәкләп чигелгән читекләре дөнья базарларында дан тоткан. Читекләрнең исеме мода башкаласы Парижга кадәр барып җиткән. Германия музеенда да читекләр татар символы булып тора.Электән үк Арча яклары үзенең читекләре белән данлыклы. XIII гасырда ук бу як хатын – кызлары башта аларны үзләренә бирнәгә чиккәннәр. Соңрак чиккән читекләргә сорау зур булгач, аларны күпләп җитештерә башлаганнар. Арча читекләрен Башкортстан,Себер, Урта Азия, Идел буе шәһәрләренең иң гүзәл туташ һәм ханымнары бик яратып кигәннәр.Чиккән читекләрнең даны Көнбатыш Европа илләренә кадәр барып җиткән.Ә хәзер Арча читекләре бөтен дөньяны гизә... Берләшмә 1972 елда оештырыла. Артельләрдә тегелгән аяк киемнәре чит илләргә чыгарылган. Ул чакта читекләр алтын белән бәһәләнгән. Халкыбызның бизәкләп чигелгән сафьян читекләре башмаклары үткән гасырда ук дөнья базарында дан тоткан. Ә хәзер Арча читекләре бөтен дөньяны гизә...
Укучыларыбыз өчен мәдәният йорты мөдире Шәйдуллина Г.М. бик кызыклы һәм файдалы мәгълүмат бирде, Арча милли аяк киемнәре фабрикасына багышланган күргәзмә белән таныштырды.
-
Якташ язучыларыбыз... 31.03.2022

Районыбыз талантлы язучыларга бай. Алар арасында инде шактый гына багажлысы да, һәм яңарак кына каләм тибрәтүчеләр дә бар. Республика, район газета-журналлары, язучыларның чыгарган китаплары аша без аларның ижатлары белән даими танышып торабыз, әсәрләре, шигырьләре аша үзебезгә рухи көч алабыз. Авылыбыз китапханәчесе Закирова А.Ф. укучыларыбызны якташ язучыларыбыз, аларның иҗаты белән таныштырды, якташларыбызның балалар өчен язылган әсәрләрен укыды.
-
Цифрлаштыру елы... 29.03.2022

2022 нче ел Татарстан Республикасында Цифрлаштыру елы дип игълан ителде. Шул уңайдан башлангыч сыйныф укучылары авыл китапханәсендә булдылар. Хәзерге заманда Интернет кеше тормышында аерым билгеле бер урынны алып тора. Интернетсыз дөньяны без хәтта күз алдына да китерә алмыйбыз шикелле. Китапханәчебез Закирова Айсылу Финуровна укучыларны бу темага багышланган эчтәлекле китап һәм журналлар күргәзмәсе белән таныштырды, QR-кодлар ярдәмендә ничек итеп китаплар укып булуын аңлатты Интернет темасы бүгенге көндә бик актуаль. Әлеге очрашу балалар өчен бик кызыклы һәм файдалы үтте.
-
Каникуллар күңелле үтә... 28.03.2022

Балаларның язгы каникуллары башланып китте. Аларның ялларын күңелле һәм мавыктыргыч үткәрү өчен төрле чаралар оештырыла.
-
26.03.2022

Каникуллар башланыр алдыннан балаларга юл-транспорт хәрәкәте куркынычсызлыгы турында әңгәмәләр үткәрелде, тормыш куркынычсызлыгы, кичке якта җәмәгать урыннарында үзеңне тоту кагыйдәләре, елга буйларында сулыкларга якын урыннарда яз көне үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында күрсәтмәләр бирелде. Алдан ук каникул көннәрендә балалар белән эшләү планы төзелде.
-
Нәүрүз бәйрәме... 21.03.2022

Нәүрүз – төрки һәм фарсы телле халыкларның бик борынгыдан килгән бәйрәме. Ул 21 мартта көн белән төн тигезләшкән көнгә туры килә.
Бу көнне авыл хуҗалыгы белән көн күрүче халыкларның Яңа елы башлана. Фарсы теленнән ул “яңа көн” дип тәрҗемә ителә.
2009 елның сентябрендә Нәүруз ЮНЕСКОның кешелекнең матди булмаган мәдәни мирасының репрезентатив исемлегенә кертелә. 2010 елда БМО Генераль Ассамблеясенең 64 сессиясе 21 мартны “Халыкара Нәүрүз” көне дип игълан итте.
Нәүрүз бәйрәме дөньядагы иң борынгы бәйрәм санала. Аны Ахеменидлар һәм Сасанидлар дәүләтләрендә дә бәйрәм иткәннәр (б. э. к. III–VII г.). Борынгы грек тарихчысы Страбон болай дип язган: «Мәвәрәэннәһердә (Сырдәрья белән Амудәрья елгалары арасында) яшәүче халык бу көнне Ут гыйбадәтханәсенә җыела. Бу көнне сәүдә итүчеләр кибетләрен яба, һөнәрчеләр эшләми, барысы да күңел ача, бер-берсен изге ут кагылган ризыклар белән сыйлый».
Бәйрәм борынгы фарсыларда барлыкка килгән дип санала. Кояш культы һәм легендар пәйгамбәр Заратуштра белән бәйле. «Авеста»да Нәүрүз турында мәгълүматлар бар.
Нәүрүзне бәйрәм итү кояш календаре барлыкка килү белән бәйле. Ул исламга кадәр җиде гасыр элек барлыкка килгән. Нәүрүз мөселманнарның яңа елыннан аерыла. Мөселманнар ай календаре буенча яши. Кояш календаре буенча бер елда 365 (366) көн. Айныкында – 354 (355). Мөселманнарның ай календарена нигезләнгән елы Мөхәррәм аеннан башлана, һәм ул ел фасылларына бәйләнмәгән. Борынгыда Нәүрүз килгәнне астрологлар билгеләгән. Хәзер астрономнар санап чыгара. Кояш күк экваторы аша көньяк ярымшардан төньяк ярымшарга чыгуга Нәүрүз башлана.
-
Кырымның Россия белән кушылуы... 18.03.2022

18 мартта Россия Федерациясендә Кырымның Россия белән кушылу көне билгеләп үтелә. Кырым Республикасы территориясендә бу көн 2015 елның 3 мартында кабул ителгән республика законы нигезендә бәйрәм һәм ял көне булып санала. Нәкъ менә шул көнне 2014 елда Кырым рәсми рәвештә Россия Федерациясе составына керде. Бу территорияләрнең Россия составына керүе 2014 елның 18 мартында Мәскәүдә Зур Кремль сараеның Георгий залында Россия һәм Кырым республикасы башлыклары тарафыннан имзаланган дәүләтара килешү нигезендә теркәлгән.
Сыйныф сәгатьләрендә әңгәмәләр үткәрелде, башлангыч сыйныфларда рәсем конкурсы үтте.
-
Бәйрәм белән хөрмәтле ветераннарыбыз! 08.03.2022











