Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Качелинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кәче төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422013,Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район,с.Качелино, ул. Сайдашева, д. 99а/Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы Арча районы, Кәче авылы, Сәйдәш урамы, 99а йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-23-90 |
| E-Mail: | Skac.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Качелинская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметова Гузель Зуфаровна |
| Год основания учреждения: | 1920 |
| У нас учатся: | 63/Бездә укыйлар: 63 |
| У нас учат: | 15/Бездә укыталар 15 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Качелинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кәче төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 ( 126 ) 127 128 129 130 >>
-
22.03.2023

1 нче класс укучыларының "Әлифба бәйрәме" булды. Чарага укучыларның әниләре,әбиләре килгән иде. Бәйрәмдә укучылар шигырьләр сөйләделәр, җырладылар,биеделәр, төрле яктан белемнәрен күрсәттеләр.
-
Хуш киләсең,Нәүрүз! 20.03.2023

Нәүрүз – татар халкының иң матур йола бәйрәмнәреннән берсе, ул 21 мартта көн белән төн тигезләшкән көнгә туры килә. Бу бәйрәм безнең төбәкләрдә, язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме булып санала. Ул – дуслык, киң күңеллелек, кунакчыллыкны үз эченә ала. Нәүрүз – фарсыча “яңа көн” дигәнне аңлата, икенче төрле язгы Яңа ел, дип тә әйтәләр. Бу көнне кешеләр кунак чакыралар, бер-берсенә булган үпкә-ачуларын оныталар, җырлыйлар һәм бииләр, рәхәтләнеп күңел ачалар, уеннар уйныйлар. Бәйрәм хуҗасы – Нәүрүзбикә.
Бүген мәктәбебездә "Нәүрүз бәйрәмен" күңелле итеп билгеләп уздык. Кыш бабай белән Нәүрүзбикә “көч сынаштылар”. Балалар аркан тартыштылар, табышмаклар әйттеләр, биеделәр, җырладылар,кашыкка йомырка салып йөгерделәр.Фольклор бәйрәмнәрен уздыру укучыларда телебезгә карата мәхәббәт хисләре, әхлак тәрбисе уятырга ярдәм итә, борынгы гореф-гадәтләрне онытмаска өйрәтә. -
18.03.2023

18 марта 2023 года в РФ отмечается девятая годовщина воссоединения Крыма и Севастополя с Россией. В этот день ровно девять лет назад была восстановлена историческая справедливость. И самое важное, что данное событие стало выражением воли жителей полуострова, высказавшихся на референдуме за вхождение Крыма в состав РФ.
С целью формирования у учащихся патриотических чувств, уважения к истории своей страны в школе был проведен исторический час "Крым - часть великой России" для обучающихся 5-7 классов. -
"Яшәү дәвам итә" 17.03.2023

Бүген Арча төбәгеннән чыккан бер төркем язучылар Рөстәм Галиуллин, Наил Касыймов, Сания Әхмәтҗанова, Вакыйф Нуриев якташыбыз, талантлы шагыйрь Рәфыйк ага Юнысның каберенә зиярат кылдылар һәм мәктәпкә укучылар белән очрашуга килделәр. "Яшәү дәвам итә" дип исемләнгән очрашуда кунакларыбыз Рәфыйк Юныс турындагы истәлекләр белән уртаклаштылар, укучылар шигырьләрен сөйләделәр. Кичә җыр,бию белән үрелеп барды.
-
14.03.2023

2023 нче ел Россиядә "Педагог һәм остаз елы" уңаеннан, Татарстан Республикасында "Хатын-кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман" исемле проект кысаларында бүген мәктәбебездә 43 ел педагогик стажы булган әйдәп баручы укытучы, хезмәт ветераны, РСФСРның халык мәгарифе отличныгы, Арча районының мактаулы гражданины Фатхуллина Рая Ахуновна белән очрашу кичәсе үткәрелде.
-
13.03.2023

13 март көнне мәктәп дирекциясе һәм профсоюз комитеты арасында төзелгән коллектив килешүнең үтәлешен тикшерү һәм коллектив килешүгә үзгәрешләр кертү буенча җыелыш үткәрелде. Җыелышта Арча районы мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Алия Габделфартовна катнашты.
-
13.03.2023

11 нче март көнне мәктәпнең спорт залында волейбол уеннары булып узды. Бу ярышта кызлар,егетләр,әниләр,әтиләр һәм мәктәпне тәмамлап чыгып киткән студент кызлар командалары катнашты. Уенны тренер Гатауллин Н.Ш. оештырды. Уен бик күңелле һәм мавыктыргыч барды.
-
11.03.2023

Укучыбыз Валиахметов Дияз көрәш ярышларында Россия чемпионы исеменә лаеклы булды. Зур җиңүе белән чын күңелдән котлыйбыз. Молодец!
-
10.03.2023

2023 нче елның 6 нчы мартында Яшь инспекторлар хәрәкәте отрядлары оешуга 50 ел тулды. Укучылар белән яшь инспекторлар отрядларының тарихы, килеп чыгышы белән таныштык. Юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрне ныгыттык, уен-ярыш үткәрдек.
-
10.03.2023

10 нчы март көнне Арча стадионында Гарафиев Фәнил Канафи улы истәлегенә чаңгы ярышы булып узды. Әлеге ярышта мәктәбебез укучылары һәм укытучылары актив катнашты.









