Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Качелинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кәче төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422013,Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район,с.Качелино, ул. Сайдашева, д. 99а/Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы Арча районы, Кәче авылы, Сәйдәш урамы, 99а йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-23-90 |
| E-Mail: | Skac.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Качелинская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметова Гузель Зуфаровна |
| Год основания учреждения: | 1920 |
| У нас учатся: | 63/Бездә укыйлар: 63 |
| У нас учат: | 15/Бездә укыталар 15 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Качелинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кәче төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 121 122 123 ( 124 ) 125 126 127 128 129 130 >>
-
19 май - Пионер оешмасының 100 еллыгы 19.05.2022

Бүген - үткәннәрнең якты хатирәсе булып күңелдә калган пионер оешмасы төзелүгә 95 ел. Тарихка күз салсак, 1922 елда Мәскәү урамнарында тигез сафларга тезелгән кызыл галстуклы балалар күренә башлый. Болар беренче пионер отрядлары була. Шушы елның 19 маенда комсомолның икенче Бөтенроссия съезды пионер оешмалары төзү турында карар кабул итә. Аның нигезендә барлык шәһәрләрдә, авылларда пионер оешмалары төзелә башлый.
19 май - Пионер оешмасының 100 еллыгы. Шул уңайдан Арча мәдәният йортында тантаналы бәйрәм узды.
-
19.05.2022

Без мәктәптә тимурчылык эше белән күптәннән шөгыльләнәбез.Бу эштә һәр укучы бик теләп катнаша. Тимурчылык эшенә 5-8 сыйныф укучыларының барысы да йөриләр, ә югары сыйныфларда тимурчылык отрядлары төзелде. Ватаныбыз тарихының истәлекле даталарына багышланган акцияләрдә катнашабыз, ярдәмгә мохтаҗ кешеләрне ачыклап, исемлек булдырдык, сугыш һәм тыл ветераннарына шефлык оештырабыз. Сугыш һәм хезмәт батырларын барлап, сугыш чорындагы кичерешле хатирәләрне язып алып, фотоальбомнар эшлибез. Без беръяктан, ветераннарга игътибарлылык күрсәтсәк, икенче яктан, мәктәп музеена материал туплыйбыз. Һәр сыйныфка шефлык итү өчен ветераннар билгеләнде. Без ветераннарның өйләренә барып, көчебездән килгәнчә ярдәм итәбез: кышын өй тирәләрен кардан чистартабыз, ә яз-көз көннәрендә бакча эшләрендә булышабыз. Бакчаларны, өй тирәләрен чүп-чардан арындырабыз. Шулай ук тимурчылык эше вакытында без зур тормыш тәҗрибәсе туплаган кешеләр белән аралашабыз.
Ә бүген тимурчыларыбыз мәчетнең тирә-ягын чистарттылар.
-
Всероссийская хоровая акция "Вечный огонь"... 06.05.2022

-
Бәйрәм белән! 01.05.2022

1 Май – илебез байлыгын булдыруда хезмәт иткән бөтен кешеләр бәйрәме. Көн саен үзенең хезмәте белән Ватанын һәм гаиләсен чәчәк аттыручы бөтен халык бәйрәме. Өлкән буын өчен 1 Май элеккечә пролетар бердәмлекне гәүдәләндерә, ә яшьләр өчен –табигать һәм кешелек көчен тудырган язгы чәчәк ату чоры. 1 Май бәйрәме беренче тапкыр 1890 елда Варшавада, ә 1891 елда Санкт-Петербургта бәйрәм ителә. ... Барыгызны да яшел чирәмнәре шытып чыккан, каеннары яфрак ярган яз бәйрәме белән котлыйбыз. Яз сулышы күңелегезгә нур өстәсен. Бәхет кояшы көннән-көн яктыра барсын, йөрәгегез хискә тулсын, һәрвакыт яшь булсын. Гомерегез дә яз көне кебек якты, кояшлы, аяз күкле, нурлы булсын.
-
"Юные герои Победы" 30.04.2022

Югары класс укучылары "Бөек Җиңүнең яшь геройлары" дип исемләнгән театральләштерелгән тамаша күрсәттеләр.
Школьный этап конкурса театрализованных постановок "Юные герои Великой Победы". -
"Марш парков - 2022" 30.04.2022

30 апреля - Единый день посадки леса. Акция "Сад памяти", в рамках международной акции "Марш парков - 2022".
В Республике Татарстан объявляется старт Международной акции «Марш парков-2022». В этом году мероприятие проходит под девизом «Природным экосистемам – сохранение и восстановление!». В рамках акции Госкомитет РТ по биоресурсам организует конкурсы детского художественного творчества «Мир заповедной природы» и экологических десантов «Мы чистим мир».
-
Котлыйбыз... 29.04.2022

"Арча балалар сәнгать мәктәбенең" рәсем сәнгате бүлегендә шөгыльләнүче мәктәбебезнең 9 класс укучыбыз Азамова Ралина "Тукай әкиятләре дөньясында" дип исемләнгән конкурста катнашканы өчен диплом белән бүләкләнде. Котлыйбыз"
-
#Весенняянеделядобра 29.04.2022

-
Проект "Арский бал" 29.04.2022

Районный молодежный танцевально-творческий проект "Арский бал", посвященный 77-й годовщине Дня Победы.
-
Шахмат буенча зона ярышлары... 28.04.2022

Мәктәбебездә “Белем” милли проект кысаларында республика шахмат ярышларының зона район ярышлары уздырылды. Ярышлар балаларның яшь аермаларын исәпкә алып, 4 төркемгә бүленеп үткәрелде. Үз төркемнәрендә 1 нче урынны алган шахматчылар финал ярышларына юллама алдылар. Шәхси беренчелектә призлы урын алган укучылар:
1 нче төркем. 2013-2015 нче елда туган кызлар:
1 нче урын. Зәлинә Әхмәтова (Иске Чүриле мәктәбе,тренеры Гәүхәр Сәйфуллина)
2 нче урын. Әминә Гыйлметдинова ( Кәче мәктәбе, тренеры Хәйдәр Зәйнуллин)
3 нче урын. Камилә Кадыйрова (Түбән Аты мәктәбе, тренеры Алия Закирова)
1 нче төркем. 2013-2015 нче елда туган малайлар:
1 нче урын. Даниил Сафин (Иске Чүриле мәктәбе, тренеры Гәүхәр Сәйфуллина)
2 нче урын. Фәнзил Сабиров ( Кушлавыч мәктәбе, тренеры Алмаз Мингазов)
3 нче урын тигез нәтиҗәләр күрсәткән 2 укучыга бирелде.
Илназ Рәхимов (Түбән Аты мәктәбе, тренеры Алия Закирова)
Татьяна Рәхимова (Кәче мәктәбе, тренеры Хәйдәр Зәйнуллин)
2 нче төркем. 2010-2012 нче елда туган кызлар:
1 нче урын. Ралина Гарифуллина (Иске Чүриле мәктәбе, тренеры Гәүхәр Сәйфуллина)
2 нче урын. Азалия Нуруллина (Кәче мәктәбе, тренеры Хәйдәр Зәйнуллин)
3 нче урын. Алинә Хәсәнова (Түбән Аты мәктәбе, тренеры Алия Закирова)
2 нче төркем. 2010-2012 нче елда туган малайлар:
1 нче урын. Артур Меграбян (Иске Чүриле мәктәбе, тренеры Гәүхәр Сәйфуллина)
2 нче урын. Азат Шәмсетдинов (Түбән Аты мәктәбе, тренеры Алия Закирова)
3 нче урын. Данияр Вәлиуллин (Утар-Аты мәктәбе, тренеры Илнар Сабиров)
3 нче төркем. 2007-2009 нчы елда туган кызлар:
1 нче урын. Алсу Ибатуллина (Иске Чүриле мәктәбе, тренеры Гәүхәр Сәйфуллина)
2 нче урын. Айгөл Хәсәнова (Түбән Аты мәктәбе, тренеры Алия Закирова)
3 нче урын. Диләрә Миннебаева (Кәче мәктәбе, тренеры Хәйдәр Зәйнуллин)
3 нче төркем. 2007-2009 нчы елда туган егетләр:
1 нче урын. Әмир Мингазов (Иске Чүриле мәктәбе, тренеры Гәүхәр Сәйфуллина)
2 нче урын. Фаил Мөхәммәтҗанов (Кәче мәктәбе, тренеры Хәйдәр Зәйнуллин)
3 нче урын. Ильяр Хәсәнов (Наласа мәктәбе, тренеры Илфат Төхвәтуллин)
4 нче төркем. 2004-2006 нчы елда туган кызлар:
1 нче урын. Әминә Фәйзрахманова (Иске Чүриле мәктәбе, тренеры Гәүхәр Сәйфуллина)
2 нче урын. Гөлүсә Галиәхмәтова (Утар-Аты мәктәбе, тренеры Илнар Сабиров)
3 нче урын. Лилия Вахитова (Наласа мәктәбе, тренеры Илфат Төхвәтуллин)
4 нче төркем. 2004-2006 нчы елда туган егетләр:
1 нче урын. Раил Ибатуллин (Иске Чүриле мәктәбе, тренеры Гәүхәр Сәйфуллина)
2 нче урын. Наил Гайфуллин (Түбән Аты мәктәбе, тренеры Алия Закирова)
3 нче урын тигез нәтиҗәләр күрсәткән 2 укучыга бирелде.
Раил Мусин (Утар-Аты мәктәбе, тренеры Илнар Сабиров)
Алмаз Гөбәев (Кәче мәктәбе, тренеры Хәйдәр Зәйнуллин)
Команда беренчелегендә призлы урыннар:
Гомуми белем мәктәпләре арасында:
1 нче урында Кәче мәктәбе (тренеры Хәйдәр Зәйнуллин)
2 нче урында Түбән Аты мәктәбе( тренеры Алия Закирова)
3 нче урыннарда Утар – Аты һәм Кушлавыч мәктәпләре (тренерлары Илнар Сабиров һәм Алмаз Мингазов)
Урта мәктәпләр арасында:
1 нче урында Иске Чүриле мәктәбе (тренеры Гәүхәр Сәйфуллина)
2 нче урында Наласа мәктәбе ( тренеры Илфат Төхвәтуллин)
Призлы урыннарны алган укучыларга , мәктәпләргә Арча районы мәгариф идарәсе исеменнән дипломнар тапшырылды.










