Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Арский детский сад №5" Арского муниципального района Республики Татарстан-Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Арча 5 нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, г. Арск, ул. Вагизовых, д. 16 |
| Телефон: | +7(843)-663-10-31 |
| E-Mail: | ds5.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Арский детский сад №5 " Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Ситдикова Зульфия Ильсуровна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 106 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Арский детский сад №5" Арского муниципального района Республики Татарстан-Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Арча 5 нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 ( 7 ) 8 9 10 >>
-
4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне 04.11.2025

4 ноябрьдә илебезнең барлык халкы бәйрәмне билгеләп үтә
"Халыклар Бердәмлеге Көне"
Бу көн милли бердәмлеккә, тарихи хәтергә һәм Ватанга мәхәббәткә багышланган!
Урта төркемдә тәрбияләнүчеләр «Халык бердәмлеге көне белән»коллектив композициясен әзерләделәр -
Көз - елның тылсымлы вакыты! 31.10.2025

Көз-елның искиткеч, серле вакыты ! Яфраклары җирне төрле төстәге ачык келәм белән каплый.
Бу матурлыкка мөмкин кадәр озаграк сокланасы килә.
Көзге көннәрнең берсендә мәктәпкә әзерлек төркеме балалары тәрбиячеләре белән бергәләп, көзге чорда агачларның төрлелеген һәм матурлыгын күзәтеп, мавыктыргыч сәяхәт ясадылар. Күзәтүләр вакытында агачларның кеше, хайваннар, кошлар, бөҗәкләр өчен нинди әһәмияте барлыгын ачыкладылар. Агачларга карап, яфракларның төрлелегенә аерым игътибар бирделәр. Күзәтүләр вакытында балалар табигатьтәге көзге үзгәрешләрне ачык күрделәр, чөнки табигать белән аралашу бик якты күзаллаулар бирә. Табигать барыбызны да үзе барлыкка китергән барсын яратырга һәм сакларга өйрәтә. -
"Агачны сындыру-бер секунд, ә үстерү-еллар» 30.10.2025

Бүген балалар бакчасында «Табигатькә бергәләп, бергәләп кенә ярдәм итәргә кирәк! " дигән девиз астында көзге өмә узды.». Балалар бакчасы территориясендә каен, миләш , шулай ук хыслы агачлар утыртылды.
-
"Мин һәм Кызыл китап." 28.10.2025

Безнең балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр арасында " Мин һәм Кызыл китап "конкурсы узды. Конкурс Татарстан Республикасында сирәк һәм юкка чыгу куркынычы яный торган хайваннар, үсемлекләр һәм гөмбәләр төрләрен саклау мәсьәләләренә яшь буынның экологик культурасын һәм актив тормыш позициясен формалаштыру максатында үткәрелә. Безнең балалар конкурста актив катнаштылар.
-
АКЦИЯ "Мягкие письмо - 2025" 20.10.2025

АКЦИЯ "Мягкие письмо - 2025" для бойцов СВО. Наши воспитанники с большим энтузиазмом и любовью готовили письма на подушке для солдат. Мы уверены, что такие маленькие, но искренние послания способны поднять боевой дух и подарить улыбку нашим защитникам! Поддержим наших героев - словом на подушке!
-
Тәм бәйрәме! 20.10.2025

Кадерле поварлар!
Сезне профессиональ бәйрәмегез – Поварлар көне белән ихлас күңелдән котлыйбыз! Сезнең осталыгыгыз, иҗатыгыз һәм хезмәт сөючәнлегегез аша күпләрнең күңелләрен яулап аласыз. Һәрбер яңа ризык, һәрбер яңа рецепт – бу сезнең талант һәм тырышлык нәтиҗәсе.
-
Әтилэр көне! 17.10.2025

Әтиләрне зурлыйк без,
Хөрмәт итик, яратыйк.
Олыгайган көннәрендә
Аларга терәк булыйк
Бүген без Әтиләребезгә истәлекле бүләк ясадык, аларга булган хөрмәтебезне, сөюебезне үзебезнең кул эшләрендә тасвирларга тырыштык! -
"Чисталык- сәламәтлекнең төп нигезе" 15.10.2025

Безнең балалар бакчасында чисталыкка зур игътибар бирелә.Чөнки чисталык- сәламәтлекнең нигезе.ГРИПП ,йогышлы чирләр таралмаска да төп шарт булып тора.Балаларны да кечкенә яшьтән үз сәламәтлегебезгә сакчыл караш ,сәламәт яшәү рәвеше нигезләренә төшендерергә тырышабыз.Барыбыз да сәламәт булыйк!
-
Путешествие начинается 15.10.2025

Наши дети начали активно работать в рабочих тетрадях "Путешествие начинается"...Надеемся ,что наше путешествие будет увлекательным и познавательным
-
Сәламәтлегем - байлыгым. 15.10.2025

Бүген балалар бакчасында физкультура шөгыле!
Бүген безнең балалар бакчасында төркемнәр физик культура инструкторы белән бергә урамда физкультура шөгыле үткәрделәр. Кояшлы һәм матур көндә, балалар актив рәвештә уеннар уйнап, физик күнегүләр белән шөгыльләнделәр. Бу шөгыльләр балаларның физик үсешенә ярдәм итә һәм сәламәтлекне ныгыта. Кояшлы көн һәм саф һава безгә көч һәм энергия бирде.











