Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Арский детский сад №5" Арского муниципального района Республики Татарстан-Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Арча 5 нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, г. Арск, ул. Вагизовых, д. 16 |
| Телефон: | +7(843)-663-10-31 |
| E-Mail: | ds5.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Арский детский сад №5 " Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Ситдикова Зульфия Ильсуровна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 106 |
| У нас учат: | 14 |
-
26 нчы апрель-Татарстанда Туган тел көне 26.04.2026

26 нчы апрель — татар дөньясы өчен истәлекле дата, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне.
Ул татар шигъриятенең иң якты йолдызы, милләтебезнең йөзек кашы. Шагыйрь калдырган иҗат мирасы — безнең мактанычыбыз һәм горурлыгыбыз. Әлеге көн шулай ук – Туган тел көне буларак билгеләнә.
Туган тел — милләтнең мәдәни коды, ул безгә яшәргә, эшләргә, иҗат итәргә, киләчәк буыннарга бай рухи хәзинәләребезне бөртекләп тапшырырга мөмкинлек бирә. Аны саклау һәм үстерү безнең уртак бурычыбыз.
Бәйрәм белән! -
"Милли кием" көне 25.04.2026

Татар халкы, башка халыклар кебек үк, элек-электән үзенә генә хас булган милли киемнәре белән аерылып торган. Киемнәрдә халыкның рухи дөньясы, милли үзенчәлекләре чагылган. Районыбызда 25 нче апрель "Милли кием" көне буларак игълан ителде. Безнең балалар бакчасы да элеге матур традициядән читтә калмады.
-
"Татарча диктант-2026" 24.04.2026

24 апрель көнне, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан бакчабызда дөньякүләм “Татарча диктант” акциясе уздырылды. Акция Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан 2026 елны татар дөньясы өчен Габдулла Тукай елы дип игълан итү уңаеннан оештырылды. Диктант Габдулла Тукайның “Туган тел” шигырен яздыру белән башланды һәм “Бәхет” тексты белән дәвам итте. Андый акцияләр татар телен саклауга, аны яшь буынга җиткерүгә ярдәм итә.
Барлык катнашучыларга рәхмәтләребезне белдерәбез!











