Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Арский детский сад №5" Арского муниципального района Республики Татарстан-Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Арча 5 нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, г. Арск, ул. Вагизовых, д. 16 |
| Телефон: | +7(843)-663-10-31 |
| E-Mail: | ds5.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Арский детский сад №5 " Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Ситдикова Зульфия Ильсуровна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 106 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Арский детский сад №5" Арского муниципального района Республики Татарстан-Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Арча 5 нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 3 ( 4 ) 5 6 7 8 9 10 >>
-
"Татарча диктант-2026" 24.04.2026

24 апрель көнне, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан бакчабызда дөньякүләм “Татарча диктант” акциясе уздырылды. Акция Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан 2026 елны татар дөньясы өчен Габдулла Тукай елы дип игълан итү уңаеннан оештырылды. Диктант Габдулла Тукайның “Туган тел” шигырен яздыру белән башланды һәм “Бәхет” тексты белән дәвам итте. Андый акцияләр татар телен саклауга, аны яшь буынга җиткерүгә ярдәм итә.
Барлык катнашучыларга рәхмәтләребезне белдерәбез! -
"Без-Тукай оныклары"-әдәби-музыкаль кичә 23.04.2026

Бүген бездә – Тукай көне,
Кил бәйрәмгә, дустым, кил!
Безнеӊ ил бит – Тукайлы ил,
Бәхетле ил – безнеӊ ил!..
Бүген бакчабызның мәктәпкә әзерлек төркемендә "Без-Тукай оныклары" исемле әдәби-музыкаль кичә булып узды. Чарага әти-әниләр дә чакырулы иде. Бәйрәм якташ шагыйребезнең "Шүрәле" әкияте белән башланып китте, матур җырлар, шигырьләр, дәртле биюләр белән үрелеп барды. Ахырдан барлык килгән кунаклар, балалар басып, Габдулла Тукай сүзләренә язылган "Туган тел" җырын җырладылар.
Җаны барның җирдә җыры булыр,
Бәйрәмнәре булыр мәңгегә.
Без бәхетле, без шагыйрьле халык,
Без Тукайлы халык мәңгегә.
-
22 апреля- Всемирный день Земли 22.04.2026

???? 22 апреля — Всемирный день Земли! ????
Сегодня дети средней группы с большим вдохновением и заботой рисовали нашу планету и создавали её в формате необычной аппликации — из разноцветных крышек!
Каждый маленький художник вложил в свою работу частичку тепла и любви к природе. Такие творческие занятия помогают детям не только развивать воображение и мелкую моторику, но и учат беречь окружающий мир, видеть красоту в простых вещах и заботиться о будущем Земли.
-
Добрая забота... 13.04.2026

В нашем детском саду полным ходом идёт участие в республиканском конкурсе «Эковесна», и вторая неделя выдалась особенно тёплой,потому что ,мы говорили о любви к животным.
Дети поняли: любить — это не только гладить пушистого кота, но и отвечать за тех, кто рядом.
#Эковесна2026 -
"Космические просторы" 10.04.2026
С 6 по 12 апреля 2026 года в России впервые проходит официальная Всероссийская Неделя космоса . Для детских садов это отличный повод провести тематические занятия, главная цель которых — познакомить детей с историей космонавтики и привить интерес к науке через игру и творчество.#НеделяКосмоса -
"Поехали!" 08.04.2026

В нашем детском саду прошло мероприятие со "звёздными" наставниками «Движения Первых»из гимназического класса Арского педагогического колледжа им.Г.Тукая, посвящённое Дню космонавтики. Воспитанники не только узнали историю освоения космоса, но и почувствовали себя частью большой страны, которая первой шагнула во Вселенную.
Невесомость, звёздная эстафета и разгаданные загадки Вселенной.
Такие встречи формируют главное — уважение к прошлому и веру в будущее. Спасибо «Первым» за важную миссию. -
"Тукай иҗаты-мәңгелек!" 04.04.2026

"Тукай иҗаты-мәңгелек"дип исемләнгән Габдулла Тукай тууына 140ел уңаеннан үткәрелгән районкүләм иҗат бәйгесендә катнашкан Мөхәммәтшина Мәдинәне тәбриклибез
Мәдинә Габдулла Тукайның "Су анасы"әкиятен яттан сөйләп ,барыбызны да шаккаттырдыАфәрин! -
2 нче апрель-Халыкара балалар китабы көне
02.04.2026
Шәхес формалашуда балалар китабының ролен бәяләп бетереп булмый. Китап-балачактан ук безнең тугры дустыбыз, ул һәрвакыт яңалыкка өйрәтә, мавыктыргыч сәяхәтләргә һәм кызыклы ачышлар дөньясына чумдыра. Китап ярдәмендә бала фикерләү, хыял, грамоталы сөйләм формалаштыра. Балалар китабы һәр сабыйны аерым тәрбияләп кенә калмый, бәлки тулы бер буынның әхлакый һәм интеллектуаль йөзен булдыруда катнаша. Китапларны балалар зур кызыксыну белән яратып карыйлар. Аларны бергәләшеп укыйбыз, фикер алышабыз. Безнең бурыч-балаларның китапка булган мәхәббәтен арттыру, аларга карата сакчыл караш тәрбияләү.
-
1 нче апрель- Халыкара кошлар көне 01.04.2026

️Халыкара кошлар көне дөнья күләмендә 1906 елдан башлап үкәрелә. 1906 елның 1 апрелендә кошларны саклау буенча Халыкара конвенциягә кул куела, ә Россия моңа 1927 елда кушыла. Шулай итеп, безнең илдә 1927 елның 1 апреленнән башлап кошлар көнен үткәрү традициягә кергән.
Бүген зурлар төркемендә "Кошлар-безнең канатлы дусларыбыз" исеме астында әңгәмә булып узды. Балалар белән кышлаучы һәм күчмә кошларны искә төшереп, алар турында кызыклы фактлар белән таныштык.
-
Хуш киләсең,гүзәл Нәүрүз!
27.03.2026
Елгада бозлар кузгалды,
Елмая, көлә кояш.
Урамнар буйлап атлый,
Ямьле һәм күңелле яз.
Нәүрүз килә, Нәүрүз килә
Күктән нурлар сибелә.
Туган илем, туган җирем
Язны күреп сөенә.
Нәүрүз-ул яз, матурлык һәм табигатьнең уяну бәйрәме. Шушы бәйрәм уңаеннан безнең балалар бакчасында да "Нәүрүз" милли бәйрәмен билгеләп үттеләр. Чарада балалар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, биеделәр, уеннарда катнаштылар. Кунакка Нәүрүзбикә белән Кыш бабай да килгән иделәр. Балалар аларның үзара тарткалашканын да күзәтте, ахырда Кыш бабай барыбер Нәүрүзбикәгә юл куйды, килешеп саубуллаштылар. Ахырда саф һавада тәмле карга боткасы белән сыйландылар.













