Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
Год основания учреждения: | 2004 |
У нас учатся: | 62 обучающихся \ Бездә укыйлар: 62 укучы |
У нас учат: | 18 учителей \ Бездә укыталар 18 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 ( 7 ) 8 9 10 >>
-
Отрядның туган көне! 03.06.2025
Бүген лагерда отрядларның туган көне уздырылды. Отряд почмакларын булдырдылар,отряд урыннарын ясадылар, отрядларда эш вазыйфаларын бүлделәр, җырларын ,девизларын , речевкасын өйрәнделәр.
“Табигать - тиңсез хәзинә” дигән темада әңгәмә уздырылды.Көннең икенче яртысында балалар саф һавада “Күңелле старт” һәм спорт уеннары уйнадылар.Көн файдалы һәм кызыклы узды.
-
2 июнь - Китап көне 02.06.2025
Бүген лагерьда Китап көне үткәрелде. Балалар мәктәп китапханәсендә экскурсиядә булдылар, китапларның килеп чыгышы,тарихы белән таныштылар. Китапханәдәге балалар өчен язылган китапларны укыдылар, язучыларының биографияләренә күзәтү ясадылар. Татар халык әкиятләре белән таныштылар. Спорт залда хәрәкәтле уеннар уйнадылар.
Көннең икенче яртысында укыган әкиятләр буенча “Әкияттә кунакта” темасы буенча уздырылган викторинада катнаштылар.Викторинада җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды.
-
Исәнме , лагерь! 01.06.2025
Бүген, 1 нче июнь көнне, мәктәп яны сәламәтләндерү "Салават күпере" лагере эшли башлады. Лагерьда 30 бала ял итә. Лагерь эшчәнлеге тәрбия программасына нигезләнеп алып барыла. Программаның төп юнәлешләре : физик – сәламәтләндерү, танып-белү, хезмәт, патриотик, иҗат. Лагерь Гимн җырлау һәм флаг күтәрү белән ачылып китте. Куркынычсызлык кагыйдәләре аңлатылды, физзарядка ясалды.
Балалар Казансу паркында оештырылган "Мин Арча баласы" проекты кысаларында уздырылган бәйрәм чарасында катнаштылар.
Бүгенге чаралар Балаларны яклау көненә багышланды. “Балачак бәйрәме” исеме астында чара үткәрелде. Бәйрәмдә балалар җырладылар, биеделәр, төрле күңелле уеннарда катнаштылар. Көннең икенче яртысында “Бәхетле балачак” темасына рәсем конкурсы уздырылды. Көн файдалы һәм кызыклы үтте. -
Башлангыч сыйныф укучылары класс җитәкчеләре белән берлектә Арча шәһәре буйлап сәяхәт иттеләр. "Казан арты" Арча тарихи-этнографик музейда булдылар, Арча районы тарихы белән таныштылар. Соңыннан "Казан Су" паркында төрле кызыклы уеннар уйнадылар. Экскурсия балаларга бик ошады, күңелле ял иттеләр. 29.05.2025
-
Арча шәһәре буйлап сәяхәт 27.05.2025
Ни арада үзенең күңелле мәшәкатьләре белән сизелми дә тагын бер уку елы үтеп китте. Чыгарылыш сыйныфлар өчен имтиханнар , башка укучылар өчен җәйге яллар башланды. 26 нчы май көнне 5,6 нчы сыйныф укучылары класс җитәкчеләре белән берлектә Арча шәһәре буйлап сәяхәт иттеләр. "Казан арты" Арча тарихи-этнографик музейда булдылар, шулай ук дөньяда бердәнбер булган "Әлифба" музеенда булып, бик күп кызыклы мәгълүмат тупладылар. Аннары инде шәһәрнең күңел ачу урыны, паркта ял иттеләр. Сәяхәт һәркайсының да күңеленә хуш килде.
-
Прием в 1 класс 25.05.2025
С 01.04.2025 начинается прием заявлений родителей(законных представителей) в 1 класс детей, зарегистрированных на территории микрорайона школы.
С 06.07. 2025 –прием заявлений родителей (законных представителей) в 1 класс детей, не зарегистрированных на территории микрорайона школы.
-
«Последний звонок: от школьного порога к новым мечтам» 24.05.2025
Бүген мәктәпләрдә соңгы кыңгырау чыңлады. Безнең мәктәпнең ун 11 нче сыйныф укучысы өчен соңгы тапкыр яңгырады бүген җиз кыңгырау. Әлеге тантанада Арча муниципаль районы яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Мостафин Дилүс Фәрит улы, Ташкичү җирле үзидарә башлыгы Хабибуллин Рәдис Харис улы, “Ашытбаш” ширкәте җитәкчесе Мөбәрәкшин Рөстәм Мидхәт улы, хөрмәтле әти-әниләр, ветеран укытучылар, укучылар катнашты. Һәрвакыттагыча үзенчәлекле сценарий, зәвыклы бизәлеш, берсеннән берсе матур иҗат номерлары, эчкерсез теләкләр белән үрелеп барды бүгенге тантана. Укучыларга ак юллар, бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшыруларын, барлык уй-хыялларының тормышка ашуын телибез.
24 мая прозвенел Последний звонок для наших талантливых, неповторимых, креативных выпускников 9 и 11 классов.
Последний звонок - это подведение итогов большого школьного пути. Позади интересные уроки, встречи с интересными людьми - выпускниками школы, зажигательные школьные мероприятия, конкурсы, соревнования. Впереди - время возможностей и прорывов. Мы надеемся, что каждый из ребят выберет достойный путь, каждый найдет свое предназначение.
Слова благодарности учителям, напутственные слова от директора и учителей и родителей , душевные песни и вальс и, конечно, пожелания успеха и удачи, ведь впереди одно из самых серьезных испытаний - экзамены. Успешной вам сдачи экзаменов и осуществления мечты, дорогие выпускники!
-
Мәгариф оешмалары профсоюз членнары арасында җиңел атлетика буенча ярыш уздырылды 22.05.2025
22 май көнне Арча шәһәре стадионында Мәгариф оешмалары профсоюз членнары арасында җиңел атлетика буенча ярыш уздырылды. Ярышның төп максаты – һәр профсоюз членын спортка җәлеп итү һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау. Әлеге ярышларда мәктәбебез укытучылары: Гарифуллина Ф.Р., Абдуллаҗанова Г.Г., Сабирҗанова Х.Ф. да актив катнашты. Катнашучыларның барысына да олы рәхмәтебезне белдерәбез, эшләрендә зурдан-зур уңышларга ирешүләрен теләп калабыз.
-
20 май конне 2007-2008 елгы егетлэр арасында Арча спорт комплексында Искандаров призына республика куләмендэ татарча корэш бэйгесе узды. 11 класс укучысы Фәйзрахманов Рүзэл (тренер Салахов М.Р.) үз категориясендэ беренче урынны яулады. Рүзэлне зур җиңүе белән котлыйбыз, алдагы бәйгеләрдә, имтиханнарда уңышлар телибез!!! 21.05.2025
-
"О работе горячих линий" 21.05.2025
В целях повышения эффективности тематического консультирования и
обеспечения граждан и организаций своевременной качественной и достоверной
информацией в территориальном отделе Управления Роспотребнадзора по Республике Татарстан (Татарстан) в Высокогорском, Арском, Атнинском, Балтасинском районах (далее – Высокогорский ТО) в период с 12 мая по 23 мая 2025 г. работает «горячая линия» по вопросам качества и безопасности предоставления услуг детского отдыха, особенностях составления договора, а
также о безопасности и качестве детских товаров.
Звонки от населения будут приниматься на «горячую линию» потелефонам 8(84368) 2-41-47, 8(84366) 3-00-83 ежедневно с 8 ч. до 17 ч.,кроме выходных дней, перерыв с 12 до 13 ч.