• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34
Телефон: +7(843)-669-02-28
E-Mail: Sab.Ars@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая"
Руководитель: Кавиева Рамиза Раисовна
Год основания учреждения: 2004
У нас учатся: 73 обучающихся \ Бездә укыйлар: 73 укучы
У нас учат: 18 учителей \ Бездә укыталар 18 укытучы

Наил Касыймов

КАСЫЙМОВ НАИЛ ВАСЫЙЛ УЛЫ

                                                                                                    Ай да башка, йолдызлар да башка,

                                   Һава башка,хәтта җил башка!

                                    Йөрәгемә шундый якын бар да –

                                Туган авылым Ашытбашта!

 

   Наил Васыйл улы Касыймов 1955 елның 18 августында Татарстан Республикасының Арча районы Ашытбаш авылында туа. 1970 елда Ашытбаш сигезьеллык мәктәбен һәм 1972 елда күршедәге Тукай-Кырлай урта мәктәбен тәмамлый. 1972–1977 елларда Казан төзүче-инженерлар институтында белем ала. 1992 елга кадәр төрле төзелеш һәм сәүдә оешмаларында өлкән инженер, директор булып эшли. 1992–1997 елларда ул Татарстан дәүләт телестудиясендә редактор, өлкән редактор хезмәтендә. 1997–1999 елларда Казан шәһәр хакимиятенең Мәдәният идарәсендә идарә башлыгының беренче урынбасары булып эшли. 1999 елдан хакимиятнең Юллар төзү идарәсендә идарә башлыгы урынбасары вазифаларын башкара.

 Н.Касыймов мәктәптә укыганда ук шигырь язу белән мавыга. Кайбер шигырьләре шул вакытта «Ялкын» журналында, «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасында басылып чыга. Кайда гына яшәсә дә, нинди генә эштә эшләсә дә, аның шигърияткә мәхәббәте сүрелми.
Татар поэзиясендә Н.Касыймов җырчы шагыйрь буларак танылу ала. Татарстан һәм Башкортстан композиторлары тарафыннан шагыйрьнең йөзгә якын шигыренә көй языла: “Ак яулыклы әнием», «Соңлама», «Кайтуыңны сагынырмын», «Авылым тавышлары», «Гүзәл җирем» (Л.Батыр-Болгари көе), «Туй күлмәге», «Кулъяулыгың», «Соңгы звонок» (Р.Ахиярова көе), «Тыңлар идем тавышыңны», «Хәтерлисең микән ул төнне» (Р.Кәлимуллин көе), «Су буенда учак яна», «Оныттыр» (З.Хәйретдиновкөе)һ.б.
Аның җырлары «Яраткан җырлар» жыентыгына һәм башка җыр китапларына даими рәвештә урнаштырылып килә. 1996 елда исә шагыйрьнең күп кенә җырларын эченә алган «Күңелем каршында тезләнде» исемле китабы басылып чыга.

Н.Касыймов – 1993 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.Ирешелгән уңышлары өчен Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе исеме бирелә. 2017 нче елда шигърият өлкәсендә Һ. Такташ исемендәге әдәби премиягә лаек була.