Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
Год основания учреждения: | 2004 |
У нас учатся: | 73 обучающихся \ Бездә укыйлар: 73 укучы |
У нас учат: | 18 учителей \ Бездә укыталар 18 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Прием 1 класс 01.07.2024
Уважаемые родители!
01.04.2024 г. начинается прием заявлений родителей (законных представителей) в 1 класс детей, зарегистрированных на территории микрорайона школы.
С 06.07.2024 прием заявлений родителей (законных представителей) в 1 класс детей, не зарегистрированных на территории микрорайона школы.
-
Сюрпризлар көне 21.06.2024
Бүген лагерьның 21 нче көне. Көн кояшлы, матур. Көнебез иртәнге линейка һәм зарядкадан башланды. Көнебез сюрпризларга бай булды. Бүген балалар өчен Сабантуй уздырылды. Балалар милли бәйрәмебез булган Сабантуй уеннарында бик теләп катнаштылар, бер генә бала да бүләксез калмады. Мәдәният хезмәткәрләре дә сюрприз оештырды. Алар балаларны татлы күчтәнәч белән сыйлады. Бүгенге көнебез дә файдалы һәм кызыклы үтте. Лагерь Россия һәм Татарстан флагларын төшерү белән төгәлләнде.
-
“Беркем дә, берни дә онытылмый” 20.06.2024
22 июнь Бөек Ватан сугышы башланган көн. Бүген лагерьда “ Хәтерлибез һәм кайгырабыз” дигән тема астында чаралар уздырылды. Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларыбызны искә алдык. Авыл уртасына куелган һәйкәлгә чәчәкләр салдык. “ Бөек Җиңү җиңел бирелмәде” дигән темага әңгәмә үткәрдек һәм музейда булган “ Сугыш чоры” альбомнарына күзәтү ясадык
-
Ватан көне 19.06.2024
Кызыклы һәм мавыктыргыч уеннар, походлар, җыр – биюләр, спорт ярышлары, төрле бәйгеләр белән лагерьның 19 нчы көне узып китте.
Бүген көн Туган якның үткәне һәм бүгенгесе белән танышудан башланды. Балалар мәктәптә һәм клубта оештырылган музей почмагына күзәтү ясадылар , аның төрле бүлекләре, экспонатлар, белән таныштылар. “ Ватан нәрсәдән башлана?” дигән темада викторина уздырылды.
Көннең икенче яртысында спорт мәйданчыгында “Көчлеләр, кыюлар, җитезләр” күңелле стартлар уены үткәрелде.
-
Су көне. 18.06.2024
18 нче июнь лагерьда “ Нептун бәйрәме” уздырылды. Балалар төрле ярышларда катнаштылар. Бәйрәмнән соң “ Су - безнең байлыгыбыз” дигән темада әңгәмә үткәрелде, рәсемнәр ясадылар. Төшке аштан соң “ Әфлисун дискәтүге” тематик дискотека уздырылды . Дискотекадан соң балалар шашка, шахмат уеннары уйнадылар.
-
Җир көне 17.06.2024
Бүген лагерьда Җир көне булып узды. Иртәнге аштан соң флеш-моб өйрәндек, “ Җиребез – туган йортыбыз” дигән темада әңгәмә үткәрдек, кроссвордлар чиштек. Болынга экскурсиягә бардык. Болында үскән төрле үләннәр белән таныштык, табигатьне саклау турында сөйләшек,хәрәкәтле уеннар уйнадык. Төшке аштан соң “Җәйнең матур чәчәкләре” темасына асфальтта рәсем бәйгесе уздырдык . Көнебез файдалы һәм күңелле узды.
-
Лагерьның 16 нчы көне 16.06.2024
Бүген лагерьда уен көне уздырылды. Иртәнге аштан соң "Мультвикторина" интеллектуаль уены үткәрелде. Саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнадылар. Төшке аштан соң балалар өстәл уеннары уйнадылар. Музыкаль тәфестә "Саумы, кояш!" җырын кабатладылар. Көн барыбыз өчен дә кызыклы һәм файдалы узды.
Сегодня 16 день лагеря. Как всегда день начался с утренней зарядки и линейки. Сегодня у нас день игр. После завтрака провели интеллектуальную игру "Мультвикторина". На свежем воздухе играли в подвижные игры.
После обеда играли в настольные игры. Повторяли песню "Саумы, кояш!" День для всех прошел весело и полезно. -
Международная олимпиада по русскому языку 16.06.2024
С 12 по 15 июня в Казани прошла Международная олимпиада по русскому языку для учащихся школ с нерусским (родным ) языком обучения. На олимпиаде принимали участие ребята с разных регионов России и других стран. Ученик 8 класса нашей школы Солтанов Ильшат стал призером этой олимпиады. Поздравляем с победой и желаем дальнейших успехов.
-
“Сәламәтлек – зур байлык” 15.06.2024
Бүген лагерьда сәламәтлек көне уздырылды. Иртәнге аштан соң
“ Чисталык сөючедә кунакта” викторина һәм “Көндәлек режим” әңгәмә үткәрелде. Төшке аштан соң балалар спорт мәйданчыгында спорт уеннары уйнадылар. Музыкаль сәгатьтә “ Саумы кояш” җырын өйрәнделәр, «Салаватик » җыр-бию төркеменнә кушылып караоке җырладылар. Көн барыбыз өчен дә кызыклы һәм файдалы узды.
-
Милли уеннар көне 14.06.2024
14 нче июнь иртәбез линейкадан һәм зарядкадан башланды. Иртәнге аштан соң "Без бер команда" уенын уйнадык. Уенда командалар белән төрле милли уеннар, ярышлар оештырылды. Командалар композицияләр ясадылар. Ике отряд арасында дуслык жиңде.
Төшке аштан соң " Юл билгелэрен беләсеңме?" дигән темага әңгәмә үткәрелде. Саф һавада уеннар уйналды. Көнебез дискотека белән тәмамланды.