Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
Год основания учреждения: | 2004 |
У нас учатся: | 62 обучающихся \ Бездә укыйлар: 62 укучы |
У нас учат: | 18 учителей \ Бездә укыталар 18 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 ( 6 ) 7 8 9 10 >>
-
12 июнь - Россия көне 12.06.2025
Бөтен халык бәйрәм итә
Рәсәйнең туган көнен,
Күп милләтле илебез
Тыныч ял итсен бүген!
Бүген лагерьда 12 июнь - Россия көне буларак билгеләп үтелде. Шул уңайдан күп кенә чаралар уздырылды. Иртәбезне Россия гимны белән башлап җибәрдек. Мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә “ Россиям-туган төбәгем ата-бабам нигезе.” дигән темада әңгәмә уздырдык, “Туган илем – Россия» интеллектуаль уен уйнадык, спорт мәйданчыгында флешмоб биедек . Төшке аштан соң туган җиребезгә багышлап рәсемнәр ясадык.
-
Әкиятләр көне 11.06.2025
11 июнь көнне лагерьда әкиятләр иленә сәяхәт иттек. Балалар белән авыл китапханәсенә мендек.Ике команда арасында үткәрелгән викторина бик җанлы үтте.
Саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнадык, рәхәтләнеп ял иттек.
Көннең икенче яртысында “Яраткан әкият герое” темасына рәсем конкурсы оештырылды. Ахырдан конкурска нәтиҗә ясалды.
Бүгенге көн бик күңелле һәм файдалы узды. -
“Без талантлар эзлибез” 10.06.2025
Бүген лагерьда “Без талантлар эзлибез” музыкаль кичәсе уздырылды. Кичәгә балалар берничә көн алдан әзерләнделәр. Иртәдән музыка тавышы тынып тормады, балалар җырладылар-биеделәр, һәрберсе үзенең музыкаль осталыкларын күрсәтте. “Без артистлар” – отрядлар татар халык әкиятләрен сәхнәләштерделәр. Татар халкының
“Челтәр элдем читәнгә”, “Алия-Гөлия” җырлы -биюле уеннарын өйрәнделәр.
Көннең икенче яртысында балалар өстәл уеннары уйнадылар.
-
Хезмәт көне 09.06.2025
9 нчы көн лагерьда Хезмәт көне. Мәктәп яны “Салават күпере” лагерена йөрүче укучыларга ял белән бергә хезмәт тәрбиясе дә бирелә. Балалар лагерьда уздырылган “Хезмәт десанты” операциясендә бик теләп катнашалар. Гөлләр , чәчәкләр тәрбиялиләр. Бүген “Хезмәт төбе – хәзинә” дигән темага балалар белән түгәрәк өстәл артында сөйләшү булды. Ахырдан хезмәт турында мәкальләр һәм табышмаклар бәйгесе уздырылды. Шулай ук көн саен лагерьда “Чүп-чар корол”енә каршы көрәш алып барыла.
“Гаиләмә бүләк” иҗади остаханәсендә шәҗәрә төзеделәр. “Ватаным, сиңа!” темасына патриотик җырлар башкардылар. -
Экология көне 08.06.2025
Лагерьның 8 нче көне экологиягә багышланды. Без барыбыз да җир дигән планетада яшибез. Җиребезнең язмышы безнең кулларда. Җир-ана тарафыннан яратылган иң бөек затлар – кешеләр – табигать балалары. Әгәр дә якын тиз арада табигатькә сакчыл караш буенча эш алып бармасак, кешелек дөньясы юкка чыгачак. Шуна курә дә бөтен җир шарына җиткерәсебез килә. Табигатьне саклагыз! Урманнарны , суларны пычратмагыз! Кошларны, җәнлекләрне үтермәгез! Әлеге темалар буенча сөйләшү үткәрелде, экологик билгеләр ясалды.
Көннең икенче яртысында музыкаль сәгать булды. Яңа җырлар, биюләр өйрәндек. “Безнең тормышта яхшылык” темасына әңгәмә үтте, яхшылык турында мәкальлләр өйрәнелде, кабатланды. Көн кызыклы, файдалы узды. -
Дуслар көне 07.06.2025
7 нче көн гадәттәгечә иртәнге линейка һәм зарядка белән башланып китте. “Дуслык белән көчле без“ дигән темада әңгәмә үткәрелде. Дуслык турында шигырьләр, җырлар, мәкальләр өйрәнделәр. “Яңа һөнәрләр илендә” темасына әңгәмә үткәрелде. Онлайн-терапевт, экопроповедник, “яшел” шәһәр архитекторы кебек һөнәрләр белән таныштылар.
Табигатькә экскурсия ясадык. Тирә-юньне күзәттек, кызыклы уеннар уйнадык. Көннең икенче яртысында балалар “Балачакның онытылмас мизгелләре” дигән темага рәсем ясадылар, “Без хәзинә эзлибез” уенын уйнадылар. Ике командага бүленеп маршрут буенча хәзинә эзләделәр. Көн кызыклы, файдалы узды. -
Спорт көне 06.06.2025
6 нчы июнь лагерьда “Спорт көне” итеп уздырылды. Иртәнге аштан соң “Сәламәт тәндә – сәламәт акыл” дигән тема астында әңгәмә үткәрдек. Укучыларны спорт тарихы белән таныштырдык. Спорттагы яналыклар турында сөйләштек. Уеннар вакытында үтәлергә тиешле куркынычсызлык кагыйдәләре искә төшерелде. Әңгәмәддән соң спорт уеннары уйнадык. Балалар җитезлектә, бердәмлектә көч сынаштылар.
Көннең икенче яртысында "Рус теле көне" уңаеннан чаралар узды. Көндәлек эшкә йомгак ясап , “Көн ничек узды?” почмагын билгеләделәр.
Сегодня в лагере провели мероприятие “Весёлый русский язык” ко Дню русского языка. День русского языка — российский и международный государственный праздник, посвящённый русскому языку
-
Уже известны первые результаты ЕГЭ! 05.06.2025
Загидуллина Диля, ученица 11 класса нашей школы, набрала максимальные 100 баллов на ЕГЭ по русской литературе! Диля показала отличные результаты благодаря своему трудолюбию и старательность. За годы обучения она неоднократно становилась призером и победителем районных предметных олимпиад. Благодарность учителю русского языка и литературе Хисамиевой Расиле Рауфовне, которая помогла добиться выдающихся результатов.
Искренне поздравляем Дилю и его семью с таким успешным результатом! Пусть все заветные мечты сбываются и сопутствует успех и удача! -
Без табигать дуслары дигэн темага рэсем конкурсы уздырылды". 05.06.2025
5 нче кон иртэнге линейка һэм зарядка белэн башланып китте. Иртэнге аштан сон балалар спортзалда татар халкынын жырлы биюле уеннарын уйнадылар. „Табигать һэм без "дигэн темага эңгэмэ булды. „Без табигать дуслары дигэн темага рэсем конкурсы уздырылды".
Көннең икенче яртысында „Без килэчэктэн" уены, спорт уеннары уйнадык, мультфильм, „Фэн һэм технологияләр " темасына фильмнар карадык. -
Исәнме, җәй! 04.06.2025
Лагерьның 4 нче көне бик матур , кояшлы булды. Көндәгечә иртәнге линейка, зарядка уздырылды. “Кояштан сак бул !” темасына куркынычсызлык кагыйдәләре искә төшерелде. Иртәнге аштан соң болын буйлап сәяхәткә кузгалдылар. Болында дару үләннәре белән таныштылар, чәчәкләрне күзәттеләр.
Көннең икенче яртысында “Җәй бәйрәме” дигән темага чара үткәрелде. Чара күбәләкләргә багышланган иде. Күбәләкләрне күзәтү тагын да кызыклы һәм мавыктыргыч булды. Тәрбиячеләр күбәләкләрнең төрләре, аларның ерак бабалары турында сөйләделәр, кроссвордлар чиштерделәр, табышмаклар әйттеләр. Балалар күтәренке күңел белән өйләргә таралдылар.