Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
| Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
| E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 50 обучающихся \ Бездә укыйлар: 50 укучы |
| У нас учат: | 16 учителей \ Бездә укыталар 16 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
С 1 апреля 2026 года начинается зачисление в первый класс. 30.06.2026

С 1 апреля 2026 года начинается зачисление в первый класс.
Первая волна с 1апреля по 30 июня для детей, проживающих на закрепленной территории.
Вторая волна с 6 июля по 5 сентября для детей, не проживающих на закрепленной территории.
Способы подачи заявления:
- лично;
- через операторов почтовой связи;
- на электронную почту образовательной организации;
- через портал государственных и муниципальных услуг.
Перечень предоставляемых документов:
- документ, удостоверяющий личность родителя (законного представителя);
-свидетельство о рождении ребенка;
-документы, подтверждающие регистрацию ребенка на закрепленной территории;
-документы, подтверждающие первоочередное или преимущественное право (при наличии);
-для детей с ОВЗ: решение ПМПК.
-
“Минем туган ягым” 19.06.2026

Кызыклы һәм мавыктыргыч уеннар, походлар, җыр-биюләр, төрле бәйгеләр белән лагерьның 19 нчы көне узып китте.
Бүген көн Туган якның үткәне һәм бүгенгесе белән танышудан башланды. Терлекчелек фермасына кечкенә бозаулар карарга экскурсиягә бардык.
Һәйкәл янында үзебезнең батырларны искә алдык.
“Минем туган ягым” дигән темасына викторина уздырылды.
Көннең икенче яртысында “Орлята России” бию флеш-мобына әзерлек булды. “Мульти-Пульти илендә” “сәяхәттә булдык”. -
“ Нептун бәйрәме”
18.06.2026
Балалар су буена экскурсиягә бардылар, төрле уеннар уйнадылар. Бәйрәмнән соң“ Су – безнең байлыгыбыз” дигән темада әңгәмә үткәрелде, рәсемнәр ясадылар. “Ватык телефон” коммуникатив-шаян уены балаларга бик ошады. Балалар шашка, шахмат уеннары, саф һавада төрле хәрәкәтле уеннар уйнадылар. Бүгенге көн дә файдалы һәм кызыклы үтте.
-
Бүген лагерьда Җир көне булып узды
17.06.2026
Иртәнге аштан соң флеш-моб өйрәндек, “Җиребез – туган йортыбыз” дигән темада әңгәмә үткәрдек, кроссвордлар чиштек. Саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнадык. “Чисталык – дөньяны коткарыр экологик акциясендә катнаштык, табигатьне саклау турында сөйләшек. Төшке аштан соң “Җәйнең матур чәчәкләре” темасына рәсем бәйгесе уздырдык. Көнебез файдалы һәм күңелле узды.
-
Бүген лагерьда уеннар көне 16.06.2026

Көнебез иртәнге зарядкадан башланды, "Ачык авыз", "Ак калач" музыкаль уеннарын уйнадык. Иртәнге аштан соң "Мульт викторина" интеллектуаль уены үткәрелде. Балалар белән саф һавада хәрәкәтле уеннар, төрле ярышлар үткәрдек. Ибраһимов Равил абыйлары исеменнән балаларны тәмле туңдырма белән сыйладык. Балалар аңа зур рәхмәтләрен белдерделәр. Көннең икенче яртысында өстәл уеннары уйнадык. Уен көне балаларга бик ошады.
-
15 нче көн лагерьда сәламәтлек көне буларак билгеләп үтелде. 15.06.2026

Иртәнге аштан соң “ Чисталык сөючедә кунакта” викторина һәм “Спорт - яшәү чыганагы” дигән темага әңгәмә үткәрелде. Төшке аштан соң балалар белән музыкаль сәгатьтә яңа җырлар өйрәндек, спорт уеннары уйнадык. Саф һавада булу, йөрү, уйнау сәламәтлек өчен бик әһәмиятле. Көн барыбыз өчен дә кызыклы һәм файдалы узды.
-
Лагерьның 14нче көне сизелмичә дә үтеп китте 14.06.2026

Бүген көнебез милли уеннарга багышланды. Иртәнге зарядка һәм иртәнге аштан соң татар халкының милли уеннарын, саф һавада төрле хәрәкәтле уеннар уйнадык.
Көнебезнең икенче яртысында күзләрне саклау темасына сөйләшү булды.
Көнебез файдалы һәм күңелле узды. -
12 июнь - Россия көне 12.06.2026

12 июнь - Россия көне
Бөтен халык бәйрәм итә
Рәсәйнең туган көнен,
Күп милләтле илебез
Тыныч ял итсен бүген!Бүген лагерьда 12 июнь - Россия көне буларак билгеләп үтелде. Шул уңайдан лагерьда күп кенә чаралар уздырылды. Иртәбезне Россия гимны белән башлап җибәрдек.
“ Россиям-туган төбәгем ата-бабам нигезе " дигән темада әңгәмә уздырдык, мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә " Туган илем – Россия» интеллектуаль һәм спорт уеннары уйнадык. Төшке аштан соң туган җиребезгә багышлап рәсемнәр ясадык. -
Год воинской и трудовой доблести 12.06.2026

2026 ел Татарстан Республикасында Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы (Год воинской и трудовой доблести).
Лагерьның 13 нче көне дә бик күңелле һәм файдалы итеп үтте. Иртәнге зарядка һәм иртәнге аштан соң балалар белән "Солдатик" фильмын карадык. Бөек Җиңүгә багышланган күргәзмәгә һәм Хәтер альбомына күзәтү ясадык. Бөек Ватан сугышында , кайнар нокталарда хезмәт иткән һәм махсус хәрби операциядә катнашкан авылдашларыбыз белән таныштык. Көннең икенче яртысында өстәл уеннары уйнадык. -
“Яраткан әкият герое” 11.06.2026

11 июнь көнне лагерьда әкиятләр иленә сәяхәт иттек. Мәктәп китапханәсендә булган әкият китаплары белән таныштык.
Ике команда арасында үткәрелгән викторина да бик җанлы үтте.
Саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнадык, рәхәтләнеп ял иттек.
Көннең икенче яртысында “Яраткан әкият герое” темасына рәсем конкурсы оештырылды. Ахырдан конкурска нәтиҗә ясалды. Россиядә халыклар бердәмлеге елы уңаеннан төрле халыкларның әкиятләре укылды.
Бүгенге көн бик күңелле һәм файдалы узды.













