Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бурнашевская средняя общеобразовательная школа» Апастовского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы «Борнаш урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422359, РТ, Апастовский район,c. Бурнашево ул.Советская д.33. |
| Телефон: | +7(843)-763-94-22 |
| E-Mail: | Burnashevskaya.Sosh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Бурнашевская СОШ" |
| Руководитель: | Шайхутдинова Алсу Рифхатовна |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 64 |
| У нас учат: | 20 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бурнашевская средняя общеобразовательная школа» Апастовского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы «Борнаш урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 156 157 158 159 ( 160 ) >>
-
"Бөркеткәй" уеннары гөрли
03.03.2011
Бүген мәктәп күләмендә "Аҗаган" һәм "Бөркеткәй" уеннары уздырыла. Укучылар бу бәйгедә үзләрен стройда басу, катнаш эстафетада, автомат сүтеп-җыюда, хәрби газета чыгаруда, учак ягып аш пешерүдә осталыкларын күрсәттеләр.
-
Туган як серләре
03.03.2011
Герой шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 105 ел һәм татар халкының күренекле шагыйре Габдулла Тукайның тууына 125 тулу уңаеннан Татарстан Республикасы Мәгарифһәм фән министрлыгы "Туган як серләре" дип аталган бәйге үткәргән иде. Бу бәйгедә безнең мәктәпнең 9 нчы сыйныф укучысы Халикова Сиринә катнашты.
-
Бөек Җиңүнең 66 еллыгын каршылап
02.03.2011
Спорт айлыгы кысаларында һәм Бөек Җиңүнең 66 еллыгын каршылап мәктәп күләмендә "Авылыбызда Бөек Ватан сугышының чагылышы" ,"Ватанны саклаучы" , "Мин солдат булсам", "Бөек сугышлар","Герой шәһәрләр" , "Аларның исемнәре белән шәһәрләр атала" дигән темалар астында проект эшләрен якладылар. Нәтиҗәләргә килгәндә ул түбәндәгечә: 5нчеләр 1урынны,6 һәм 7ләр 2 урынны алды. Ә менә 10нчылар 1урынга лаек булсалар, 2нче урынны 11ләр,3 урынга 8 һәм 9лар лаек булды. Гомумән алганда һәр проект эшенә укучылар бик күп хезмәт куйган иделәр.
-
"Ел укытучысы-2011" 01.03.2011

Апас районында "Ел укытучысы-2011" бәйгесе узды. Беренче сайлап алу турыннан безнең мәктәпнең информатика һәм математика укытучысы Җамалиева А.Г. кызы финалга чыкты. Алинә Габдулловна финал ярышларында үзен белемле, эрудицияле, тапкыр укытучы булуы белән аерылып торды һәм " Традиции в образовании" номинациясендә җиңү яулады. Чын йөрәктән коллегабызны тәбрик итәбез.Киләчәктә зур уңышлар телибез.
-
"Форпост"чылар ярыша
01.03.2011
Мәктәптә балигъ булмаган балалар арасында хокук бозуларны кисәтү буенча "Форпост" һәм "Ритм" отрядлары эшләп килә. Биредә тәртип ягыннан үрнәк һәм инициативалы булган 5 һәм 11 укучыдан торган командалар эшли. Бүген районда беренче турда җиңеп чыккан "Форпост" командасы ярыша. Аларга уңышлар телик.
-
Шашка, шахмат ярышлары 07.02.2011

Спорт һәм ТИН айлыгын дәвам итеп, мәктәп күләмендә шашка,шахмат ярышлары булып узды. Ярышта һәр сыйныфтан бер кыз һәм ике егет катнашырга тиеш.
-
Чаңгы ярышы нәтиҗәләре 05.02.2011

3нче февраль көнне мәктәп күләмендә уздырылган чаңгы ярышларының нәтиҗәләре билгеле булды.
Тугызъеллык командалар арасында: Унберъеллыклар арасында
I урын - 5нче сыйныф I урын-10нчы сыйныф
II урын-6нчы сыйныф II урын-8нче сыйныф
III урын-7нче сыйныф III урын-9нчы сыйныф
Шәхси беренчелектә егетләр арасында Сәлимуллин И.Р (6нчы сыйныф), Сәлимуллин А.А.(9нчы сыйныф),кызлар арасында Залялиева И.И.(10 сыйныф), Шигапова А.А.(10сыйныф),Гиниятуллина А.А. (5сыйныф) лаек булдылар.
-
Тукайны зурлап 04.02.2011

Район күләмендә уздырылган һәртөрле бәйгеләрдә балалар бакчалары да читтә калмый. Әҗем балалар бакчасында тәрбияләнүче Шәфигуллин Айнур Г.Тукайның тууына 125 ел уңаеннан уздырылган рәсем бәйгесендә (бәләкәйләр группасы) 1 урынны алды. Җитәкчесе- Хафизова Т.Ф.
-
"Сәләт"тә сәләтле балалар 03.02.2011

"Сәләт" балалар иҗат үзәге 2010нчы елда "Молодежь за безопасность дорожного движения" республика күләм акциясенең район турын уздырган иде. Бу бәйгедә 6 нчы сыйныф укучысы (җитәкчесе Җамалиева А.Г.) Сәлимуллин Илшатның эше "Эмблемы ,проекты баннеров" номинациясендә 2 урынны алды.
-
Яшь сайлаучы көне 28.01.2011

Алда Россия Федерациясенең Дәүләт Думасына һәм Россия Президентына сайлаулар тора. Шул уңайдан мәктәп күләмендә "Яшь сайлаучы көне" уздырылды. Биредә югары сыйныф укучылар өчен озак еллар сайлар комиссиясендә эшләгән Сәлимуллина Г.К. , авыл җирлеге депутаты Ахметшин Р.Р һәм авыл җирлеге башлагы Камалиева Н.М. укучылар каршында сайлауларның мөһимлеге турында сөйләделәр. Шулай ук яшерен тавыш биргәндә үз-үзеңне ничек тотарга, бюллетень тутыру,Татарстан Республикасының Законнары белән таныштылар. Укучылар түгәрәк өстәл артында сөйләшеп кенә калмыйча төрле викторина сорауларына җавап бирделәр. "Яшь сайлаучы" почмагындагы материаллар белән дә таныштылар.






