• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Апастовский
  • Школы
  • Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бурнашевская средняя общеобразовательная школа» Апастовского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы «Борнаш урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бурнашевская средняя общеобразовательная школа» Апастовского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы «Борнаш урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422359, РТ, Апастовский район,c. Бурнашево ул.Советская д.33.
Телефон: +7(843)-763-94-22
E-Mail: Burnashevskaya.Sosh@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Бурнашевская СОШ"
Руководитель: Шайхутдинова Алсу Рифхатовна
Год основания учреждения: 1937
У нас учатся: 64
У нас учат: 20

Новости Бурнашевской средней общеобразовательной школы

Мәктәп шугалагы буш тормый

Опубликовано: 13.02.2013

Борнаштагы хоккей тартмачыгында көн дәвамында тулы тормыш кайный. Анда олысын да, кечесен дә очратырга була. Авыл халкы белән беррәттән тирә-күрше авыллардан да тимераякта шуарга, хоккей уйнарга киләләр. Кичләрен гаиләләре белән, дуслары белән биредә – саф һавада уздыручылар да бар. Шугалак авыл белән авылны дуслаштыра, гаиләләрне, яшьләрне очраштыра, таныштыра. Төрле авылларның хоккей командалары да еш кына Борнаш бозында очраша. Яшь хоккейчыларны карарга әти-әниләре, өлкәннәр дә чыга. Әлегә кадәр тимераякка басып карамаган урта буын кешеләре дә, нинди һөнәр иясе булуга карамастан, инде шома гына бозда йөри белә. Авылның нәкъ уртасында урын алган, барлык авыл халкы күңелендә спортның бу төренә мәхәббәт уяткан, ялларын күңелле үткәрүгә ярдәм иткән хоккей тартмачыгы район башлыгы Рәшид Заһидуллин инициативасы белән булдырылган. “Хоккей, тимераякта шуу белән мавыгып быел кыш узганын сизмәдек тә. Шугалактагы бозны кардан арындыруда, бозны яңартып торуда, тирә-юнен тәртиптә тотуда хоккей белән мавыгучы егетләрнең әтиләренең ярдәме зур. Балаларның вакытлары бушка узмады. Күңелле дә, файдалы да ялыбыз өчен без район башлыгына рәхмәтле”, – диләр авылдашлар бер авыздан.



К списку новостей