Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бурнашевская средняя общеобразовательная школа» Апастовского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы «Борнаш урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422359, РТ, Апастовский район,c. Бурнашево ул.Советская д.33. |
| Телефон: | +7(843)-763-94-22 |
| E-Mail: | Burnashevskaya.Sosh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Бурнашевская СОШ" |
| Руководитель: | Шайхутдинова Алсу Рифхатовна |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 62 и 6 воспитанников |
| У нас учат: | 19 учителей и 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бурнашевская средняя общеобразовательная школа» Апастовского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы «Борнаш урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 156 157 ( 158 ) 159 160 >>
-
Их, күңелле бакчада!
15.05.2012
"Бакча яме - чәчәк белән" - дип юкка гына әйтмилар.
Мәктәп яны тәҗрибә участогында укучылар чәчәк
үсентеләре утырттылар. Бүген биредә ирис, тюльпаннар
чәчәк атып, тирә-юньне матурлап утыралар. Бик тиздән
бакчабыз шау чәчәккә күмелер.
-
9 Май - җиңү бәйрәме 09.05.2012

9 май кәнне сугышта һәлак булган батырлар истәлегенә
салынган һәйкәл янында зур бәйрәм булды. Бирегә
сугыш һәм тыл ветераннары, авыл халкы, кайткан кунаклар
сугышта һәлак булучыларны искә алу кичәсенә
җыелды. Мәктәп укучылары театральләштерелгән
зур концерт белән чыгыш ясады. Батырлар һәйкәленә
чәчәк бәйләме һәм венок куелды.
чыгыш ясады.
-
Барыбыз да өмәгә!
30.04.2012
Районда 1 апрельдән 1 июньгә кадәр санитар-экологик икеайлык игълан
ителде. Икеайлык кысаларында мәктәп укытучылары һәм укучылары территорине
чүп-чардан чистарту, тирә-юньне яшелләндерү эшләре алып бара.
Укучылар арасында хезмәтне саклау һәм техника куркынычсызлыгы
буенча инструктаж үткәрелде. Укытучылар да, укучылар да өмәдә актив катнашты.
-
"Озын толым" конкурсы 27.04.2012

27 апрель көнне район культура йортында "Озын толым"
конкурсының финал этабы узды. Районның тугыз мәктәбеннән
озын толымлы кызлар көч сынашты. Безнең мәктәп укучысы
Нәбиуллина Адилә район күләменә 2 урынны яулады.
-
Котлыйбыз!
25.04.2012
25 апрель көнне тәрбия завучы Бикмурзина Фирдәвес
Искәндәр кызы район күләмендә уздырылган "Гордимся
Вами, защитники Отечества" конкурсының җиңүчеләрне бүләкләү
тантанасына китте. Аны чын күңелдән котлыйбыз!
-
Укучыларның җәйге ял лагере 17.04.2012

Мәктәп яны хезмәт һәм ял лагерена балалар туплау эше башланып
китте. Лагерьга җитәкче билгеләнде. Балаларның ялын файдалы
итеп үткәрү өчен ял, сәламәтләндерү программасы төзелде. Мәктәп яны
хезмәт һәм ял лагере 1 июньнән 18 нче июньгә кадәр давам
итәчәк.
-
Гордимся Вами, защитники Отечества 14.04.2012

"Гордимся Вами, защитники Отечества" республика конкурсының
район этабында безнең мәктәп командасы 2 урынны яулады.
Укучылар арасында патриотик тәрбия бирүдә мондый конкурслар зур
әһәмияткә ия.
-
Ата-аналар җыелышы 12.04.2012

-
Аҗаган - хәрби-патриотик уен. 13.03.2012

Мәктәп күләмендә "Аҗаган" хәрби-патриотик уены узды. 5-11 нче сыйныф
укучылары төрле этапларда көч сынашты. Строй күнегүләре, патриотик җыр башкару,
турникта тартылу, автомат сүтеп-җыю, эстафета - уен этаплары күптөрле һәм кызыклы иде.
Учакта аш пешерү укучылар күңеленә аеруча хуш килде. Ярыш нәтиҗәләре буенча 11 сыйныф укучылапы -1, 9 сыйныф укучылары - 2, 10 сыйныф укучылары -3 урынга лаек булды.
-
8 март - Яз бәйрәме. 07.03.2012

Бүген Борнаш урта мәктәбендә тәүге яз бәйрәме - 8 март - Халыкара
хатын-кызлар көненә багышланган кичә булды. Бәйрәмнең төп оештыручылары -
татар теле һәм әдәбияты укытучысы Миннебаева Альбина Фәргать кызы . Бу бәйрәмдә
укучылар кызыклы чыгышлар әзерләгән иде. Гарифуллин Марат һәм
Гыйлметдинова Язилә үзләренең матур җырларын башкардылар. Бәйрәм
күңелле рухта үтте.






