Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бурнашевская средняя общеобразовательная школа» Апастовского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы «Борнаш урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422359, РТ, Апастовский район,c. Бурнашево ул.Советская д.33. |
| Телефон: | +7(843)-763-94-22 |
| E-Mail: | Burnashevskaya.Sosh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Бурнашевская СОШ" |
| Руководитель: | Шайхутдинова Алсу Рифхатовна |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 62 и 6 воспитанников |
| У нас учат: | 19 учителей и 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бурнашевская средняя общеобразовательная школа» Апастовского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы «Борнаш урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 151 ( 152 ) 153 154 155 156 157 158 159 160 >>
-
Бөек Ватан сугышы җиңүенә 70 ел 20.03.2014

Мәктәп күләмендә Бөек Ватан сугышы җиңүенә 70 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль кичәләр конурсы башланып китте. 11 класслар "Терраризмга каршы" темасын яктырткан булсалар, 9 класслар Сталинград сугышына багышланган музыкаль кичә тәкъдим иттеләр.
-
Йөрәк ярабыз-Әфганстан 21.02.2014

Бүген безнең мәктәптә Ватанны саклаучылар көне һәм Әфган җиреннән совет гаскәрләре чыгуга 25 ел тулу уңаеннан “Йөрәк ярабыз-Әфганстан”дип исемләнгән кичә уздырылды . Бай эчтәлекле әлеге чара зур тәрбияви әһәмияткә ия булды.
-
Очрашу 04.02.2014

Мәктәп яшендәге укучылар арасында хокук бозуларны профилактикалау максатыннан Апас районы эчке эшләр бүлегендә балигъ булмаган балалар белән эшләүче Михайлова Р.Р. югары класс (8-11) укучылары белән очрашты. Тагын бер кат укучыларны бурычлары, Закон алдындагы җаваплылык белән таныштырды, киңәшләр бирде.
-
Татар теле атналыгы дәвам итә 04.02.2014

Атналык шигырь сөйләүчеләр бәйгесе белән башланып китте. Атна дәвамында классларда төрле-төрле чаралар үтте.
10 класста Г.Тукай иҗаты буенча "Тамчы - шоу" күңел ачу бәйгесе узды. Монда "Дуслык" һәм "Кызыклы шәкерт" командалары көч сынашты.
-
Татар теле атналыгы узды 31.01.2014

Татар Теле һәм әдәбияты атналыгы кысаларында Татар Теле һәм әдәбияты укытучысы Хөснуллина Алсу Рәшит кызы үзенең 5 нче сыйныф укучылары белән А. Алишның "Сертотмас үрдәк" әкиятен сәхнәләштерделәр.
-
Батырлык сәгате 27.01.2014

Ленинград блокадасы өзелүгә 70 ел тулу уңаеннан Батырлык сәгате үткәрелде. Дәресне тарих укытучысы Хайруллина В.М. алып барды. Әлеге дәрестә Бөек Ватан сугыш ветераны, ветеран-укытучы Утяшев Әсаф бабай катнашты.
-
Студентлар белән очрашу 25.01.2014

Студентлар белән истәлекле очрашу булып узды. Элеккеге укучыларыбызга укытучылар , дуслары белән аралашу мөмкинлеге тудырылды. Югары класс укучылары үзләрен кызыксындырган сорауларга тулы җаваплар алдылар.
-
Ата-аналар җыелышы узды 16.01.2014

"Минем балам һәм аның дуслары " дигән темага үткәрелгән ата-аналар җыелышында участок инспекторы Хайрутдинов Р.В. һәм Җирле үзидарә башлыгы Камалиева Н.М. да катнашты
-
Борнаш мәктәбендә зона ярышлары.
08.01.2014
Бүген мәктәптә район башлыгы призына милли көрәш буенча зона ярышы булып узды. Монда Буа , Апас, Кайбыч, Яшел Үзән районнарыннан килгән егетләр бил алыштылар. Бу көрәштә Апас егетләре беренчелекне бирмәде. Район башлыгы җиңүчеләргә тәкә һәм телевизор тапшырды.
-
Борнашта хоккей ярышлары
08.01.2014
Бүген район башлыгы призына хоккей ярышы узды. Дүрт команда арасында безнең мәктәп командасы беренчелекне алды. Җиңү кубогы Борнаш мәктәбендә калды.






