Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №1 им.Р. Фахретдина» г.Альметьевска Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423455, г. Альметьевск, ул. Ленина, д.124 |
Телефон: | +7(855)-333-22-32 |
E-Mail: | Gimnaziya-1.Alm@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Гимназия №1 им.Р. Фахретдина" |
Руководитель: | Валиуллина Фируза Завитовна |
Год основания учреждения: | 1991 |
У нас учатся: | 1063 учащихся |
У нас учат: | 69 педагогов язык обучения: русский и татарский очная форма обучения |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №1 им.Р. Фахретдина» г.Альметьевска Республики Татарстан - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 67 68 69 ( 70 ) >>
-
Ватанны саклаучылар көне 22.02.2019
23нче февраль-Ватанны саклаучылар көне. Гимназиядә укучы ир-егет укытучыларыбызны, укучы егетләребезне бәйрәм белән котладык. Бәйрәм концерты аларга бәйрәм дәрте өстәде. Бу бәйрәм уңаеннан сыйныфларда да төрле чаралар үткәрелде.
-
22.02.2019
Бүген 6 дәрес вакытында, 23 февраль Ватанны саклаучылар көне унаеннан 3 сыйныфлар арасында “Күңелле стартлар” булып узды.
-
Туган тел көне 21.02.201921нче февраль халыкара Туган тел көне унаеннан, гимназиянен беренче катында ачык микрофоннан туган телгә багышланган жырлар,шигырьләр янгырады.Укучылар туган телгә булган мәхәббәтләрен шигьри юлларга салдылар.
-
Кәләпүшле малайлар 21.02.2019"Кәләпүшле малайлар"бәйгесе-гимназиябезнең традициясенә әйләнеп бара.Быел да ул югары дәрәҗәдә узды.4нче сыйныфта укучы малайлар үзләренең осталыкларын күрсәттеләр.Алар үзләрен төрле өлкәләрдә сынап карадылар.Җиңүче "Кәләпүшле малай-2019" исеменә лаек булды.
Милләтебезнең киләчәге булган малайларыбыз-гимназиябезнең горурлыгы!
-
21 нче февраль - халыкара туган тел көне 21.02.2019
21 нче февраль - халыкара туган тел көне. Гимназиядә бу көн "Туган тел "җыры белән башланып китте. Көн дәвамында төрле чаралар үткәрелде. Укучылар туган телебезгә багышлап язылган шыгырьләрне,җырларны башкардылар. Ачык микрофон эшләп торды. 9нчы сыйныф укучылары үткәргән "И, ТУГАН ТЕЛ, И, МАТУР ТЕЛ" дип исемләнгән чара һәркемнең исендә калыр!
-
21.02.2019
1 нче гимназия укучылары төркеменә искиткеч бәйрәм бүләк иттеләр. Ат-спорт мәктәбенә бардылар. Балаларга игелекле һәм акыллы хайваннар дөньясына мавыктыргыч экскурсия ясадылар – мәктәпнең ат-питомниклары белән таныштылар. Укучылар ат абзарының төзелеше һәм эше, атларны карап тоту һәм ашату шартлары, аларның үзенчәлекләре белән таныштылар һәм нәзакәтле буяучыларны икмәк, кишер, алма белән сыйлау мөмкинлеге алдылар. Ә экскурсия ахырында һәр бала үзләрен тәҗрибәле инструктор күзәтүе астында седлда сынап карады. "Атлар-аңлаучы, акыллы хайваннар. Аларда матурлык, мөлаем, тугрылык, көч сокландыра", - диде ул. Ат белән аралашудан кеше күңел күтәренкелеге һәм яхшы кәеф бүләк итә торган бик күп позитив энергия ала. Шул ук вакытта, ул хайваннар янында булганда куркынычсызлык кагыйдәләре турында да онытырга ярамый, дип искәртте.Ә атлар белән фотолар бүгенге малай-кызларга һәм кызларга күп еллардан соң ат-спорт мәктәбенә экскурсия барышында алган хис-кичерешләрен искә алырга ярдәм итәчәк.
Укучылар һәм аларның әти-әниләре исеменнән безнең өчен гаҗәеп атлар дөньясы ачкан мәктәп персоналына ихлас рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә.
-
Профилактика детского травматизма" 21.02.201921 февраль конне 3 сыйныфлар арасында "Профилактика детского травматизма" дигән темага проект әшләрен яклау булды. Барлык сыйныфлар да бик актив катнашты. Балаларга бик әчтәлекле мәгълумат биргән шәфкать туташыбыз Рәмилә Габдрахмановна.
Рәмилә апабызга бик зур рәхмәт!
-
"Халыклар дуслыгы" фестивале 20.02.2019
Милли мәдәниятләрнең традицион фестивале елдан-ел яңа катнашучылар һәм милли диаспоралар вәкилләре белән тулыландырыла. Быел фестиваль Туган тел көненә багышланган һәм 11 мәктәп базасында узды, анда шәһәрнең 13 мәктәбе укучылары җыелды. Катнашучы командалар туган телне, үз халкының гореф-гадәтләрен белүдә ярыштылар, кунак өстәле һәм халык һөнәрләре буенча мастер-класслар күрсәттеләр. Милли мәдәният фестивале кунакларны һәм катнашучыларны төрле халыкларның мәдәнияте, аларның гореф-гадәтләре һәм милли үзенчәлекләре белән таныштыра. Үз программаларын Идел буе халыклары гына түгел, ә Әлмәт районы территориясендә яшәүче Кавказ аръягы һәм Урта Азия илләреннән килгән милли диаспоралар да тәкъдим итә.
Фестивальдә катнашучы һәркем күңел күтәренкелеге алды. Гимназия шәкертләре дә сынатмадылар.
-
23 февраль көненә багышланган Эстафета 20.02.2019
23 февраль көненә багышланган 2 нче сыйныф малайлары арасында Эстафета
-
19.02.20192001-2003 елгы үсмерләр арасында волейбол федерациясе беренчелеге буенча ярыш узды. Безнең гимназия укучылары командасы 3 урын алдылар, җитәкчесе Валеев Марсель Альбертович