Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №1 им.Р. Фахретдина» г.Альметьевска Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423455, г. Альметьевск, ул. Ленина, д.124 |
Телефон: | +7(855)-333-22-32 |
E-Mail: | Gimnaziya-1.Alm@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Гимназия №1 им.Р. Фахретдина" |
Руководитель: | Валиуллина Фируза Завитовна |
Год основания учреждения: | 1991 |
У нас учатся: | 1063 учащихся |
У нас учат: | 69 педагогов язык обучения: русский и татарский очная форма обучения |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №1 им.Р. Фахретдина» г.Альметьевска Республики Татарстан - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 ( 66 ) 67 68 69 70 >>
-
Куркынычсыз зебра 13.09.2019ГИБДД, ЕМГЛи хезмәткәрләре, ата-аналар һәм "1нче гимназия» 4в, 7б, 11 сыйныф укучылары белән берлектә "Куркынычсыз зебра" шәһәр акциясе
-
5б сыйныфында кызыклы үтеп үткәрелгән ата-аналар җыелышы 13.09.2019
Беренче тапкыр булган вакыйгалар хәтердә озак саклана.
Шулай ук Риза Фәхретдин исемендәге 1 нче гимназиянең 5 нче Б сыйныфында беренче ата-аналар җыелышын да сыйныф җитәкчесе Мортазина Рафисә Рафис кызы иҗади һәм кызыклы итеп үткәрде. Ата-аналар сыйныф җитәкчесе җитәкчелегендә төрле фигуралар рәвешендәге фликерлар ясадылар. -
"Балалар чәчәкләр урынына!" акция 02.09.2019
2019 нчы елның 1нче сентябре көнне 2 нче Г сыйныфында "Балалар чәчәкләр урынына!" акциясе узды. Ата - аналар һәммәсе дә актив булды, җыелган акчалар инвалид бала тәрбияләүче гаиләгә тапшырылды. Акциядә катнашкан барлык ата-аналарга рәхмәт белдерәбез.
-
Олимпиада призерларын котлау 29.05.2019
Бүген Россия күләмендә технология фәненнән ике ел рәттән призер булган укучыбызны котларга В.Д. Шашин исемендәге «Татнефть» гаммәви акционерлык җәмгыяте генераль директоры Наил Маганов килде. Гимназия өчен бу зур дәрәҗә.
-
Соңгы кыңгырау 25.05.2019Бүген елмаюлар, шатлык, чәчәк исләре, шарлар, ата-аналар, укытучылар, кунаклар белән ак альяпкычлы кызлар, сөлектәй гүзәл егетләр башларны әйләндерде, күңелне кузгатты, кыскасы, күз яшьләрсез генә булмады. Хәерле юл, сезгә кадерле унберенчеләребез! Без сезне яратабыз, имтиханнарны да бүгенгедәй җырлап бирегез!
-
З. Кадырова белән очрашу 24.05.2019
23нче май көнне Әлмәт политехник техникумында танылган язучы Зифа Кадыйрова белән очрашу булып узды. Әлеге көтеп алынган очрашу татар язучылары иҗатын хөрмәтләүчеләрне кабат бергә җыйды. Чарада кунакларны Зифа Кадыйрованың тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырдылар. Язучының “Сагынырсың, мин булмам”, “Язмыш сынавы” әсәрләре буенча төзелгән викторина сорауларына җаваплар биреп техникум студентларыннан торган 8 команда үз белемнәрен күрсәттеләр. Студентлар элек әсәрләреннән өзекләр сәхнәләштереп күрсәттеләр. Чарада катнашучылар Зифа Кадыйрованың, үзе һәм төрле язмышлар турында сөйләвен, яратып тыңладылар. Шулай ук тормышта иң мөһиме гафу итә белү икәнен билгеләп үтте. Автор бик теләп җавап биргән сораулар күп булды, язучыга бик күп җылы теләкләр һәм аның китаплары өчен рәхмәт сүзләре әйтелде.
Кичә ахырында теләүчеләр З. Кадырова китапларын алып язучыдан автографлар куйдырдылар, аның белән истәлекле фотога төштеләр.
-
9 сыйныфларның линейкалары 24.05.2019
9 сыйныфлар гимназиянең төп белем баскычын тәмамладылар. Алдагы имтиханнарын җиңеллек белән биреп чыксыннар. Тормышта үз урыннарын тапсыннар. Без укучыларыбызга гимназия тормышында актив булганнары өчен бик рәхмәтле!
-
Шөгер битум заводы 23.05.2019
23 нче май көнне 8а сыйныфы Шөгер битум заводы базасында 1870 нче елларда нигез салынган яңа музей комплексында булды. Шөгер музей комплексы - техник, индустриаль һәм социаль кыйммәткә ия сәнәгать мирасы объекты. Экскурсия нефть музее, 20 нче гасыр башына штольнялар эоетү һәм кудыру, йөзү цехлары, шулай ук техник экспонатлар булган ачык мәйданчыклар буенча оештырылган иде. Казу эшләре вакытында табылган архив документлары һәм экспонатлар буенча шул чордагы битум продукциясен чыгару һәм әзерләү технологиясе торгызылган. Хәзер матур видеороликны карап, аның белән бөтен теләүчеләргә танышу мөмкин.
-
Саннар дәресе 15.05.2019
15 май көнне 4, 7 һәм 8 сыйныфларда информатика дәресләрендә «Саннар дәресе» үткәрелде. Әлеге дәреснең төп бурычы - видеорят ярдәмендә укучыларга цифрлы икътисад һәм иҗтимагый тормышның төрле өлкәләренә гамәли (санлы) интеллектуаль системаларны актив кертү чорына керүебезне күрсәтү. Үткәрелгән дәресләр барышында балалар видеороликлар карадылар, аннан соң ролик барышында экспресс-фикер алыштылар, укытучы биргән сорауларга җавап бирделәр. Һәр сыйныфта "Саннар дәресе"үткәрү өчен махсус эшләнгән тренажер белән практик эш үткәрелде. Дәрестә укучылар аккаунтларның куркынычсызлыгы турында белделәр: аккаунтлар өчен нинди парольләр булдырырга, күп аларны күпме ешлыкта үзгәртергә һәм нинди ярый мәгълүматларны үз турында ачык калдырырга мөмкин.
Моннан тыш, иң яшь интернет-кулланучылар өчен – 1-4 сыйныф укучылары өчен «Беркайчан да билгесез кешеләр белән сөйләшмәгез» дигән блок үттеләр: нигә Интернетта таныш булмаган кешеләр белән аралашырга ярамый һәм, куркыныч элемтәләрне булдырмас өчен нинди куркынычсызлык чаралары күрергә мөмкин. Мәктәп укучыларына фишинг кебек куркыныч янау белән танышырга һәм алдакчылар кармагына эләккән очракта нишләргә кирәклеген белергә кирәк. Өлкән сыйныф укучылары, кибербулингтан тыш, беркайчан да реаль тормышта күрмәгән интернет-дуслары белән шәхси очрашуларның ни дәрәҗәдә куркыныч булуын һәм ни өчен социаль чертәрләрдә үзләренең шәхси тормышы турында мәгълүмат белән бик актив уртаклашырга ярамавын белделәр.
-
Парус Надежды 15.05.2019
Менә бишенче ел рәттән, “СМП – Нефтегаз” акционерлык җәмгыяте ярдәме белән, мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен “Парсу надежды» фестивале оештырыла. Безнең гимназия укучылары әлеге чарада ел саен катнашалар. Быел фестиваль Әлмәт татар драма театрында узды. Чарада 5 гимназия укучысы катнашты.
1В сыйныф укучысы декоратив гомәли сәнгать номинациясендә 2нче урын алды. Барлык катнашучыларга да дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.