Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №1 им.Р. Фахретдина» г.Альметьевска Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423455, г. Альметьевск, ул. Ленина, д.124 |
Телефон: | +7(855)-333-22-32 |
E-Mail: | Gimnaziya-1.Alm@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Гимназия №1 им.Р. Фахретдина" |
Руководитель: | Валиуллина Фируза Завитовна |
Год основания учреждения: | 1991 |
У нас учатся: | 1063 учащихся |
У нас учат: | 69 педагогов язык обучения: русский и татарский очная форма обучения |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №1 им.Р. Фахретдина» г.Альметьевска Республики Татарстан - новости
Страницы: << 61 62 63 64 ( 65 ) 66 67 68 69 70 >>
-
Күңелле һәм файдалы очрашу 30.11.201919 нчы ноябрь көнне гимназиябездә якташ шагыйрәбез Гүзәлия Галләмова һәм “Көмеш кыңгырау” редакциясе журналистлары Резеда Гасыймова, шагыйрә һәм журналист Лилия Фәттахова, Ләйлә Мирзаһитова белән очрашу булды. Без “5” нче сыйныфлар һәм гимназиягә караган балалар бакчасы нәниләре белән бәйрәм үткәрдек. Кичә бию, җыр, шигырьләр белән үрелеп барды. Безгә килгән кунаклар чибәр һәм сөйкемле, юмарт иделәр. “Көмеш кыңгырау” газетасына үзләренең шигырьләрен, әкиятләрен, мәкаләләрен даими җибәреп торучы һәм төрле конкурсларда катнашучы укучыларга истәлекле бүләкләр дә тапшырдылар. Без апаларга үзебезне кызыксындырган сорауларны бирдек, рәхәтләнеп аралаштык. Һәммәбезне якын итте алар. Бәйрәм бик шәп, күңелле үтте!Ә өйгә кайткач мин әнигә “Көмеш кыңгырау” газетасы турында сөйләдем һәм әлеге газетага бик тә язылырга теләгәнемне әйттем. Хәзер язылсак, ул безгә атна саен килеп торачак. Мин бит апаем белән татарча газеталар да, китаплар да укырга яратам! “Көмеш кыңгырау” газетасы балалар өчен чыга, аларның иҗади сәләтен үстерергә ярдәм итә. Республикабызда барган, балалар өчен кызыклы яңалыклар белән дә танышып барып була аннан. Газета туган телебез - татар теле сагында тора. Мин татар телен үстерүдә “Көмеш кыңгырау" газетасы зур эш башкара дип уйлыйм.Туган телебезне онытма, дустым! Рәхәтләнеп татарча сөйләш, аралаш һәм укы, яз!Риза Фәхреддин исемендәге
1нче номерлы гимназиянең
7 нче Б сыйныфы укучысы -
30.11.2019
Яраткан газетамның журналистлары белән таныштым
Бу елның 19 нчы ноябре минем күңелемдә матур истәлек булып сакланыр, чөнки ул көнне гимназиябездәякташ шагыйрәбез Гүзәлия апа Галләмова һәм Чаллы шәһәрендә балалар өчен чыгучы “Көмеш кыңгырау” газетасы хезмәткәрләре белән очрашу булды. Чара, чыннан да, бик күңелле узды. Анда “Ялкын” бию ансамбле, балалар бакчасыннан нәни дусларыбыз, бишенче сыйныф укучылары чыгыш ясады. Балалар Гүзәлия апа Галләмова һәм Лилия апа Фәттахованың шигырьләрен бик матур итеп сөйләделәр. Гүзәлия апаның үзе белән дә аралаштык:шагыйрәгә сорауларыбыз күп иде. Аннан соң, “Көмеш кыңгырау” газетасы редакторы Резеда апа Гасыймова, шагыйрә һәм журналист Лилия апаФәттахова, веб-редактор Ләйлә апа Мирзаһитова чыгыш ясады. Алар газета турында бик мавыктыргыч итеп сөйләделәр, балаларны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр.Безне якын итеп килгән кунакларыбызга күңелдә чиксез рәхмәт хисләре уянды.
Миңа чара бик ошады, чөнки мин үзем алдыра һәм яратып укый тоган газета журналистлары белән таныштым һәм сөйләшә дә алдым. Гүзәлия апа белән аралашу да рәхәт булды.Күңелле һәм кызыклы очрашуны оештырган өчен, татар теле һәм әдәбияты укытучыбыз Айсылу апага бик зур рәхмәт. Алда мондый чараларны тагын да көтеп калабыз!
Риза Фәхреддин исемендәге 1нче номерлы гимназиянең, 7 нче Б сыйныфы укучысы
-
Әлмәт татар дәүләт драма театрында 27.11.2019
2019 елның 27 ноябрендә бөтен педагогик коллективта Әлмәт татар дәүләт драма театрында булды. "Кыю кызлары" спектакленең авторы Таҗи Гыйззәт комедия халык чанлык, күңел ачу, шаянлык атмосферасы белән сугарылган. Искиткеч актерлар ансамбле. Гимназия коллективы бик теләп позитив спектакль карап хозурланды.
-
Татарча яз 19.10.201919 нчы октябрдә бөтен дөнья татарлары, күмәклшнчы буенча "Татарча диктант"дип аталган белем бирү акциясе узды. Акция грамоталы хокук язу, әдәби татар телен белү, орфографик һәм грамматик хаталарны үзлегеннән тикшерү белән кызыксынуны арттыруга юнәлтелгән. Һәр теләгән кеше үз көчен татар телендә диктант язуда сынап карады. "Татарча диктант"дип аталган белем бирү акциясе 19 нчы октябрь көнне сәгать 11:00 дә башланды.
-
Өлкәннәр көне 01.10.2019
8б сыйныф укучылары шагыйрә Клара Гариф кызы Булатованы истәлекле "Өлкәннәр" көне белән котладылар
-
28.09.2019Яшь армиячеләр Бөек Ватан сугышы ветераны Шарипов Газизҗан Абраровичны Өлкәннәр көне белән котларга бардылар.
-
Юнармия 23.09.2019Моңа кадәр яшьләргә билгеле булмаган яңалык белән танышу кызык. Ә хәрби тематикага бәйле бар нәрсә дә малайларны үзенә җәлеп итә. Безнең мәктәптә “Юнармия” беренчел отрядын оештыру нәкъ менә шундый адым. “Юнармия” -бөтенроссия хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәт (ввод), ул гыйнвар аенда оештырылган һәм 2016 елның 29 июлендә теркәлгән.Хәрәкәтнең төп максаты - 8 яшьтән башлап россиялеләрне төрле яктан үстерү һәм патриотик тәрбияләү.Төп бурычлар: патриотизм һәм социаль-гражданлык активлыгы тәрбияләү, экстремизм идеологиясенә каршы тору; тарих һәм хәрби-тарихи мирасны өйрәнү, туган якны өйрәнүне үстерү; яшьләр арасында «Россия җәмгыятенә хас булган кыйммәтләр системасы» нигезендә җаваплылык һәм коллективлык принципларын үстерү; армиядә хезмәт итүгә агитация һәм әзерлек; физик форманы яхшырту; яшьләрне хәрби-техник белемгә һәм техник иҗатка актив тарту.Хәрәкәт әгъзалары укудан буш вакытта очрашыр дип көтелә:- волонтерлык эшчәнлеге белән шөгыльләнү,- мәдәни һәм спорт чараларында катнашу,- өстәмә белем, беренче ярдәм күрсәтү күнекмәләрен алу.Бүген 1нче гимназиядә оештырылган «Юнармия» Бөтенроссия хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәте сафларына 14 укучы керде. Тантана гимназия фойесында узды. Яшь армиячеләр ант сүзләрен әйттеләр, шуннан соң яшьләргә котлау сүзләрендиректор Ф. З. Вәлиуллина һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Мөхәммәтҗанова Г. М. җиткерде.
-
1а сыйныфында сыйныф сәгате 20.09.2019
Бүген Фәссахова С.Х. "Дуслык" темасына бик эчтәлекле сыйныф сшгате үткәрде.
-
Татарстан варислары 20.09.2019
Пионер дружиналары күптән юк инде, әмма аларның эшен Татарстан варислары дәвам итә. Алар җәмгыять тормышында актив катнашалар, игелекле эшләр башкаралар. Бүген дә педагог - оештыручы Вилданова Ф.А. җитәкчелегендә 5нче сыйныф укучыларын Татарстан варислары берлегенә кабул иттеләр. Балалар өчен берничә сынау әзерләгәннәр, алар барысын да уңышлы үттеләр, шуннан соң аларны эзтабарга алдылар, Татарстан Республикасы флагы төсләрендәге галстуклар бәйләделәр.
-
Куркынычсызлык айлыгы 18.09.2019Агымдагы елның 18нче августыннан 18нче сентябренә кадәр уза торган балалар куркынычсызлыгы айлыгы кысаларында барлык белем бирү учреждениеләрендә укыту-тренировка эвакуацияләре үткәрелә. Бүген мондый эвакуация 1 нче гимназиядә дә үткәрелде.Әлеге чараның төп максаты-янгын вакытында, террорчылык акты янаган чакта үз-үзеңне тоту күңекмәләрен кабатлау һәм булдыру. «Безнең төп бурыч-бөтен персоналның гадәттән тыш хәл вакытында ничек эш итәргә кирәклеген, кая барырга һәм нинди чаралар күрергә кирәклеген белуен тәэмин итү. Шулай ук без янгын сигнализациясе һәм хәбәр итү системасының һәм төзеклеген дә тикшерәбез», – дип сөйләде укыту эшләре буенча директор урынбасары Г .М. Мөхәммәтҗанова.Эвакуация үткәргәндә, янгын вакытында хәбәр итү системасы кушылды. Бу вакытта гимназия бинасында 1100 укучы бар иде. Алар барысы да тулысынча эвакуацияләнде, вакытка сыештылар. Гимназия бинасының 3 катлы булуын һәм укучылар санын исәпкә алсак, гимназия укучылары яхшы нәтиҗә күрсәттеләр. Барлык хезмәтләр буенча эвакуация уңышлы узды һәм бернинди кисәтүләр дә юк, дигән нәтиҗә ясалды.Мондый чаралар һәр уку йортында елга ике тапкыр – яз һәм көз айларында үткәрелә. Алар куркыныч ситуациядә үз – үзеңне тоту күнекмәләрен эшләргә, травматизмны киметергә, эвакуация вакытында балаларның һәм персоналның гамәлләрен тәртипкә салырга ярдәм итәләр.