Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №1 им.Р. Фахретдина» г.Альметьевска Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423455, г. Альметьевск, ул. Ленина, д.124 |
Телефон: | +7(855)-333-22-32 |
E-Mail: | Gimnaziya-1.Alm@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Гимназия №1 им.Р. Фахретдина" |
Руководитель: | Валиуллина Фируза Завитовна |
Год основания учреждения: | 1991 |
У нас учатся: | 1063 учащихся |
У нас учат: | 69 педагогов язык обучения: русский и татарский очная форма обучения |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №1 им.Р. Фахретдина» г.Альметьевска Республики Татарстан - новости
Страницы: << ( 71 ) 72 73 74 75 76 77 78 79 80 >>
-
18.02.2019
2019 елның 15-17 февралендә Казан шәһәрендә туган теле (рус булмаган) мәктәп укучылары өчен рус теле буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Безнең шәһәрне лаеклы тәкъдим итте. Р. Фәхретдин исемендәге1нче гимназиясенең укучысы һәм олимпиада призеры булды (укытучысы: Гуро Лариса Әмирҗан кызы). Җиңүегез белән котлыйбыз!
-
Әфган җиреннән чыгарылу көне 15.02.2019Һәр елның 15нче февралендә совет гаскәрләренең Әфган җиреннән чыгарылу көне билгеләп үтелә. 10 ел буе барган сугыш Советлар Союзының 15 мең гражданын югалту белән нокта куелды. Һәм, билгеле, совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгарган көн ветеран әфганчыларарны хөрмәтләү һәм һәлак булган барлык сугышчы-интернационалистларны искә алу, хәтер көне дә.Совет власте заманында бу сугышны искә алмаска тырыштылар. Шуңа күрә бу көн истәлекле дата буларак рәсмиләштерелмәде. Бүгенге көндә исә Россиядә Әфганстан ветераннарына хөрмәт белән карыйлар. Илдә Әфган сугышында һәлак булганнар истәлегенә мемориаль комплекслар төзелде. Зур һәм кечкенә шәһәрләрдә дә 15нче февраль көнне инициативалы ветераннар тарафыннан митинглар оештырыла, әфганчыларның дуслары, якыннары, туганнары, яки патриотик рухтагы кешеләр әлеге сугышта һәлак булганнарны искә алалар.Безнең гимназиябездә дә 9-11 сыйныфларда сыйныф сәгатьләре уздырылды. Ә 9а сыйныфы укучысы презентация фоhмасында әтинен сугышкан җирләрен курсәтте.
-
Инглиз теле буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиада 13.02.2019
2019 елның 10-13 февралендә Казан шәһәрендә Инглиз теле буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының региональ этабы узды. Безнең шәһәр данын 10 укучы яклады. Олимпиада нәтиҗәләре буенча безнең укучыбызга 2 балл җитмәде. Әмма без яңа казанышларда уңышлар телибез.
-
09.02.2019
Гимназиябезнең укучылары һәм укытучылары Бөтенроссия күләмендә үткәрелгән «Лыжня России 2019» һәм «Лыжня Татарстана 2019» республика чаңгы ярышында катнашты.
-
АГНИ конференциясе 08.02.2019
Әлмәт шәһәренең АГНИда инглиз теленнән конференция уздырылды. Безнең гимназия балалары катнаштылар. Ике бала “Лучшая презентация” номинациясендә победительләр булдылар һәм бер бала 1 урынына лаек булды.
-
Онытылмас сәяхәт 06.02.2019
Шәһәребезнең Р.Фәхреддин исемендәге 1нче гимназиянең 5 А сыйныфы күптән түгел Кичүчатка Р.Фәхреддин мемориаль музеена сәяхәт кылды. Әлеге мәшһүр педагог, күпкырлы галим, мәгърифәтченең тууына 160 еллык уңаеннан үткәрелгән чаралар кысаларында оештырылган бу экскурсия һәр баланың күңелендә зур тәэсир калдырды. Музей хезмәткәрләре балаларга кызыклы, эчтәлекле итеп Риза Фәхреддин тормышы һәм киңкырлы эшчәнлеге, аның гаиләсе, шул чордагы яшәеш-көнкүреш турында бәян итте. Музей урнашкан йортны балалар зур кызыксыну, дикъкать белән күзәтте, кызыксынган сорауларын бирде. Бусагадан килеп керүгә игътибарны җәлеп иткән Р.Фәхреддин шәҗәрәсен күреп, күпләрнең үз гаилә шәҗәрәләрен төзү теләге барлыкка килде. Кызлар да, малайлар да, Р.Фәхреддин билгеләгәнчә, гаиләнең аерым бер дәүләт булуын һәм анда һәммә кешенең үз вазыйфалары булуын яхшы аңлады. Алай гына да түгел, музейның һәрбер бүлмәсендә балалар күңелдән җуелмас сабак алды. Экспонатлар, фотолар, аларга бәйле рәвештә сөйләнгәннәр укучылар өчен бай хәзинәгә тиң булды. Музей җитәкчелегенә, хезмәткәрләренә рәхмәтебез бик зур.
-
Ризаэтдин Фәхреддиннен 160 еллык юбилеена 06.02.2019
Чистай, Тубән Чыршылы, Илбәк, Уфа, Оренбург..... 8Б сыйныфында Ризаэтдин Фәхреддиннен 160 еллык юбилеена багышланган сыйныф сәгате элеге географик атамаларның олуг шәхес тормышы белән бәйләнешен ачыклаудан башланып китте. Риза шәкертнең Чыршылы мәдрәсәсендә укыган вакытта исендә калган кызыклы вакыйгаларны барладык. Яшь вакытында доньяны танып белудәге беренче тәҗрибәләре турында уртаклашынды.
Сыйныф сәгатенен икенче олеше “Без бетә торган кавем тугел” дип аталган иде. Мостафина И., Вильданова Д. , Мофлюхунова Н. шигырь юллары укыдылар. Әңгәмә барышында егетләр Риза Фәхреддиннең милләткә багышланган угет-нәсыйхәтләрен укыдылар. Татар милләтененә генә хас булган сыйфатларны саклау, аны киләчәк буынга тапшыру мөһимлеге турында әйтелде.
Сыйныф җитәкчесе: Зиганшина Венера Рузиловна
-
“Snow fest – 2019” 04.02.2019
Әлмәт шәһәре “Ризаэддин Фәхреддин исемендәге 1нче гимназия” “Snow fest – 2019” кышкы фестивалендә катнашты. Чара “Снежинка” базасында үтте. Чаңгы марафонында 7-8 сыйныфлар 2 км, 9 сыйныфлар һәм физик тәрбия укытучылары 7,5 км араны уздылар.
-
02.02.2019
5г сыйныфы Ризаэддин Фәхреддин музеена барып кайтылар
-
40нче садик балалары бездә кунакта 01.02.2019
"Алтыннан да кыйммәтле, оҗмах нигъмәтләреннән дә кадерле булган нәрсә - ул тәрбияле баладыр..."
Әлеге, үз эченә тирән мәгънәне алган сүзләр, мәшһүр укытучы - тәрбияче, мәгърифәтче галим Ризаэддин Фәхреддинның "Тәрбияле бала" хезмәтеннән алынган. Инде, гасырдан артык вакыт үтсә дә, аларның мәгънәсе югалмаган, ә киресенчә актуаль булып тора.Мәшһүр галим, якташыбыз Р.Фәхреддинның тууына 160 ел булуга багышланган чаралар 17гыйнвардан башланып китте. Безнең 40нчы номерлы "Казлар - аккошлар" бакчасы да читтә калмады.
1 февраль көнне, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән, 1нче номерлы Татар гимназиясендә урнашкан Р.Фәхреддин музеена юл тоттык. Музей җитәкчесе, Наилә ханым безне бик җылы каршы алды. Музейның байлыгына, тулылыгына, матурлыгына сокландык. Экскурсияне уздырырга ярдәм иткән югары сыйныф укучыларының сөйләм теленә, үз - үзләрен тотышларына шаккаттык.Чыннын да, алар Р.Фәхреддин исемендәге гимназия укучылары исеменә лаек! Балалар бик кызыксынып тыңладылар - карадылар, сораулар бирделәр. Сәяхәтебез бик эчтэлекле, кызыклы узды.