Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №1 им.Р. Фахретдина» г.Альметьевска Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423455, г. Альметьевск, ул. Ленина, д.124 |
Телефон: | +7(855)-333-22-32 |
E-Mail: | Gimnaziya-1.Alm@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Гимназия №1 им.Р. Фахретдина" |
Руководитель: | Валиуллина Фируза Завитовна |
Год основания учреждения: | 1991 |
У нас учатся: | 1063 учащихся |
У нас учат: | 69 педагогов язык обучения: русский и татарский очная форма обучения |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №1 им.Р. Фахретдина» г.Альметьевска Республики Татарстан - новости
Страницы: << 61 62 63 ( 64 ) 65 66 67 68 69 70 >>
-
Риза Фәхретдиннең туган көне
17.01.2020
17 нче гыйнвар - мәгърифәтче галим, педагог, язучы Риза Фәхретдиннең туган көне. Ул көнне гимназиябезнең һәр сыйныфында якташ галимебезгә багышланган сыйныф сәгатьләре узды. Алты дәрестән соң мәҗлесләр залында "Риза Фәхретдин нәсыйхәтләре" дип исемләнгән әдәби кичә оештырылды. Кичәгә кунак булып Риза Фәхретдиннең туган авылы Кичүчаттагы мемориаль музее директоры Гыймранова Диләрә Кави кызы килү дә зур мәртәбә булды.
-
1нче сыйныфка баручы балаларның әти-әниләре өчен 17.01.2020
Игътибар!
28нче гыйнвар көнне Риза Фәхреддин исемендәге гимназиянең актлар залында
2020нче елда 1нче сыйныфка баручы балаларның әти-әниләре өчен җыелыш үткәрелә.
Башлана 18.00.
Рәхим итегез.
-
Тәрбияле бала 17.01.2020
Р. Фәхретдиннең туган көне уңаеннан "Тәрбияле бала" әсәре буенча 5б сыйныфында викторина үткәргән 10а сыйныфына, аларның сыйныф җитәкчесе Нурания Билсуровнага бик зур рәхмәт!!!
-
17.01.2020
10 б сыйфныфы укучысы 6 а сыйныф укучылары очен эчтәлекле "Р.Фәхреддин һәм медицина "исемле сыйныф сәгате өчен рәхмәтен белдерә!
-
13.01.2020
Узган атнаның пәнҗешәмбе-җомга көннәрендә 9в һәм 10 сыйныф укучылары Халыкара белемлеләр кубогында катнаштылар. Бу бәйге реаль ситуацияләрдә инглиз телен куллана белүне үстерүгә юнәлдерелгән. Бүләкләр күп булды, ләкин иң мөһиме - аралашу, фикерләүне киңәйтү, командада эшләү. Һәм, әлбәттә инде, кызлар талантлар тамашасында инглиз һәм татар телләрендә туган телебез турында сөйләделәр, халкыбыз гимны булган "И туган тел"не (Г.Тукай) җырладылар. Укыткан укытучылары Әхмадиева Айгөл Мизхат кызы. Әфәрин сезгә!!!!!!
-
Форпост 2019 24.12.2019
Гимназиянең яшь армиячеләре "Форпост 2019" җәмәгать тәртибен саклау буенча укучылар спартакиадасында катнаштылар, гер күтәрү һәм төз ату буенча 3 урын яуладылар. Котлыйбыз, афәрин!!!!
-
III Бөтенрәсәйфәнни-гамәликонференциясе 11.12.2019
11 нче декабрь көнне Әлмәт шәһәренең Ризаэддин Фәхреддинисемендәге 1нче гимназия»сендә «Р. Фәхреддин: рухият, мәдәният, мәгърифәт» исемендәге III Бөтенрәсәйфәнни-гамәликонференциясе узды. Конференцияне оештыручылар, Әлмәт муниципаль районы «Ризаэддин Фәхреддиннеңмемориаль музее» директоры Гимранова Д.Г., «Татнефть» акционерлыкҗәмгыятегенеральдиректоры урынбасары Мөхәммәдиев Р.Н., Әлмәт муниципаль районы имам-мөхтәсибе Әхмәтҗанов Ф.С., Мәгариф идарәсе җитәкчесенең милли мәсьәләләр буенча урынбасары Җиһаншина С.М., Әлмәт шәһәре “Ризаэддин Фәхреддин исемендәге 1 нче гимназия” директоры Вәлиуллина Ф.З., галимнең мирасын барлауга зур өлеш керттеләр.
Гимназия үз кунакларын киң колач белән кабул итте. Укучылар ялкынлы биюләре белән күңелләрне җилкетте. Залда тере музыка яңгырады. Фойеда гимназистлар катнашында кул эшләре күргәзмәсе, мастер-класслар оештырылды. Балалар, педагоглар эшне5 юнәлештә алып бардылар: “Милләт мәшһүр адәмнәре белән мәртәбәле”,“Хәтер әле исән...Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан”, “Зәвык тәрбияләү”,“Тәмле ризык серләре”, “Югары технологияләр мәктәптә”. 41 төрле технология белән хезмәтләрен күрсәттеләр. Курчак лампа, лайт-бокс, этнодизайн, брошкалар, чигүле калфаклар, топиарий һәм башка бик күп хезмәтләр күрсәтелде. Гимназиянең «Офык» газетасы үз тарихы белән таныштырды. Гимназия музее да кунаклар күңеленә хуш килде. Бөек Җиңүне якынайткан бабалары турында горурланып сөйләделәр.Күркәм гаиләләр тату тормыш серләрен ачтылар. Кунакларны сәламләп Ризаэддин бине Фәхреддиннең «Сәлимә һәм гыйффәт» әсәреннән Ана нәсыйхәтен сәхнәләштерделәр.
Конференция эшендә, галимнәр, остазлар, дин әһелләре, мәгариф бүлеге белгечләре, татар теле һәм әдәбияты укытучылары белән беррәттән, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең казыйлары, имам-мөхтәсибләре, дини вәкилләре катнашты. Конференциянең рәсми өлешеннән соң секция эшенэ йомгак ясалды.
-
Юл йөрү кагыйдәлә 09.12.2019
Бишенче декабрь көнне башлангыч сыйныф укучылары арасында юл йөрү кагыйдәләре буенча КВН үткәрелде. Уен юл йөрү кагыйдәләрен белүне системалаштыру, аны үтәүгә карата аңлы мөнәсәбәт, үз-үзеңне тоту культурасын һәм юл этикасын тәрбияләү максатыннан уздырылды. Укучылар юл йөрү кагыйдәләрен яхшы белүләрен дәлилләделәр. Бу өлкәдә нәтиҗәле хезмәте өчен Флүзә Әнис кызына һәм икенче сыйныф укытучыларына чараны әзерләгәннәре һәм уздырганнары өчен бик зур рәхмәт!!! Балаларны юл хәрәкәте куркынычсызлыгы кагыйдәләренә өйрәтү һәрвакытта да иң мөһим бурычларның берсе булып кала. Исән-сау булыйк, юлларда имин йөрик!
-
Россия Ел укытучысы 09.12.20192019нчы елның 18нчк ноябрендә кабул ителгән «Россия Ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабын әзерләү һәм үткәрү турында» гы 894 номерлы боерык нигезендә 5нче декабрьдән конкурсның муниципаль этабы башланды. Муниципаль этапта башлангыч сыйныфлар, биология, физика, Инглиз теле, рус теле һәм әдәбияты, химия, Туган тел һәм әдәбият, тарих һәм җәмгыять белеме, технология, информатика, музыка, физик культура фәннәре буенча 44 укытучы катнаша.Гимназия укытучылары конкурс биремнәрен лаеклы үтәделәр, үзләренең инновацион эш алымнары турында җентекләп сөйләделәр. Компетентлы жюри аларның эшен методик осталык, мәгълүмати-тел ягыннан грамоталылык, иҗат, нәтиҗәле коммуникацияләр кебек критерийлар буенча бәяләде. Без укытучыларыбызның шундый ук ныклы адымнар белән финалга барып җитүләрен телибез!
-
ІХ Спартакиадасының волейбол буенча ярымфинал һәм финал 05.12.2019
2019 елның 3 һәм 5 декабрендә Әлмәт шәһәре мәгариф идарәсенең педагогик хезмәт ветераннары (пенсионерлары) җыелма командасы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган ветераннар (пенсионерлар) арасында Әлмәт муниципаль районы ІХ Спартакиадасының волейбол буенча ярымфинал һәм финал ярышларында катнашты. Шәһәрнең иң көчле командалары арасында киеренке көрәш нәтиҗәсендә мәгариф идарәсе командасы I урынны яулады һәм истәлекле кубок, истәлекле туп һәм диплом белән бүләкләнде. Команда әгъзалары арасында 1 нче гимназиядән физкультура укытучысы Хәйдәров Галимҗан Муллаян улы бар иде. Аларга район ветераннар Советының истәлекле медальләре һәм бүләкләре тапшырылды.