Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Базарно-Матакская гимназия имени Наби Даули Алькеевского муниципального района Республики Татарстан | Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районы Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясе муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422870, РТ, Алькеевский район, с. Базарные Матаки, ул. 40 лет Победы, д. 1 |
Телефон: | +7(84346)21-1-21 |
E-Mail: | sch125016@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ Базарно-Матакская гимназия имени Наби Даули |
Руководитель: | Яруллина Фарида Гусмановна |
Год основания учреждения: | 2001 |
У нас учатся: | 379 учащихся |
У нас учат: | 40 педагог |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Базарно-Матакская гимназия имени Наби Даули Алькеевского муниципального района Республики Татарстан | Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районы Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясе муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 ( 127 ) 128 129 130 >>
-
Помощь ветерану - тимуровское колесо. 03.05.2017
Учащиеся 5а класса вместе со своим классным руководителем Заляловой Р.Н. посетили своего подшефного ветерана,труженицу тыла Ганину Валентину Гавриловну. Ребята помогли ей в очистке территории, вскопали огород. Валентина Гавриловна , ощутив тепло добрых сердец, выразила искреннюю благодарность тимуровцам 5а класса.
-
Агачлар утырту көне 29.04.2017
29 апрель республикада “Агач утырту көне” дип игълан ителде. Шул акция кысаларында гимназиябез укучылыры һәм укытучылары 40 төп миләш, 20 каен, 20 тупыл агачы утырттылар. Үсентеләр геройлар хөрмәтенә ачылган парк һәм чаңгы базасы территориясендә утыртылды.
-
Өмә үткәрелде 29.04.2017
Шимбә көнне 29нчы апрельдә гимназиябездә өмә үткәрелде. Анда бөтен укытучылар коллективы бердәм катнашты. Гимназия территориясе чүп-чардан чистартылды, агачлар агартылды, яңа агач үсентеләре утыртылды.
-
Бөек Тукаебыз туган көн 28.04.2017
Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан гимназиябездә төрле чаралар үткәрелде.5-7нче сыйныф укучылары арасында "Син Тукайны беләсеңме?" дип аталган викторина, "Тукай безнең күңелләрдә" темасына сыйныф сәгатьләре уздырылды. Тукай әсәрләренә рәсем һәм кул эшләнмәләре күргәзмәләре оештырылды. 4нче А сыйныфы укучылары Туфан Миңнуллинның "Әйт әле, күбәләк" исемле драма әсәрен сәхнәләштерделәр.
-
Укучыларның Нәби Дәүли исемендәге IV фәнни-тикшеренү конференциясе 27.04.2017
Татарның бөек улы Габдулла Тукай дөньяга килгән көндә Нәби Дәүли исемендәге гимназиядә инде матур гадәткә әйләнгән фәнни-тикшеренү конференциясе үтте. Конференция мәртәбәле итеп уздырылды.
Быел конференция 4нче тапкыр үткәрелде, төрле фәннәр буенча чыгышлар әзерләп 130 укучы катнашты. Алар арасында күрше Нурлат районы вәкилләре дә бар иде. Кунаклар шулкадәр күп булганлыктан, конференциянең тантаналы өлешен балалар иҗаты йортында уздырырга булган идек. Шунысы күңелле һәм кадерле тоелды: укучылар конференциясенә Нәби Дәүлинең кызы Гөлфия Дәүләтшина да кайткан иде. Ул күптән инде гимназия коллективының якын дустына әйләнде. Якташыбыз истәлегенә булдырылган музейны әтисенең шәхси әйберләре, китаплары белән баетуга Гөлфия ханым даими рәвештә өлеш кертеп тора. Бу юлы да кунак буш кул белән кайтмаган, язучы өстәлендә һәрвакыт урын алып торган киштәне музейга бүләк итте.
Конференциянең тантаналы өлешен искиткеч тәэсирле итеп башладылар – сәхнәгә укытучылардан һәм укучылардан торган зур хор чыгып гимназиянең гимнын башкарды. Аннары укучылар туган ягыбыз Әлки турында һәркем аңласын өчен татар һәм рус телләрендә кызыклы гына итеп сөйләп бирделәр. Алар Әлкидә туган яисә нәсел тамырлары шуннан булган сугыш геройлары, язучылар, артистлар, галимнәр, спортчылар исемнәрен атап үткәндә күңелдә горурлык хисе туды.
Кунакларны район мәгариф идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Сүрия Вәлиева, гимназия директоры Фәридә Яруллина сәламләделәр. Гөлфия ханым Дәүләтшина әтисенең Әлки ягы, Мәүләшә авылы турындагы китабыннан өзек укып үтте. Конференциягә район музее директоры Йосыф Зариповны да чакырдык.
–Безнең район – бик күп геройларның туган ягы. Алар арасында сугыш башланып берничә көн үтүгә Берлинны бомбага тоткан, Мәскәүне фашистлардан саклап һәлак булган, Рейхстаг стенасына “җиңдек!” дип язып куйган батыр егетләребез бар. Әлки уллары космосны өйрәнүгә зур өлеш керткәннәр. Күпме язучы, шагыйрь чыккан безнең халык арасыннан,–дип горурланып сөйләде ул һәм Гөлфия Дәүләтшинага, Фәридә Яруллинага, үзешчән шагыйрь Марат ага Хәмитовка Әлки якташлыгы җәмгыятенең мактаулы билгеләрен тапшырды.
Гимназия өчен гимн сүзләре язып биргән Марат Хәмитов – Нәби Дәүлинең авылдашы, ул Мәүләшәгә кунакка кайткан вакытларында язучыны күргән, аңа хәтта үзенең беренче шигырен дә укып күрсәткән.
–Әти белән бергә үскәнгәдер, Нәби ага авылга кайткач иң беренче безгә керә иде. Бер кайтуында авыл картлары белән әнисенең кабере урынын эзләгәннәре хәтеремдә. Ул бит ятим калып күрше районның Горка авылындагы приютта үскән. Минем әтинең абыйсының улы да ятим килеш шунда эләккән. Әти сөйли иде, малайларны атка утыртып авылга мунча керергә алып кайта идем, дип. Шуңадыр да, Нәби ага безнең гаиләне үз итте. Тагын бер кайтуында ул туган өе нигезенә колхозчылар өчен ике фатирлы өй төзергә фатиха бирде,–дип истәлекләре белән уртаклашты Марат ага.
Конференциянең тантаналы өлешен бик матур итеп тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Әлфия Шагалиева алып барды, ул Нәби Дәүлинең шигырьләрен дә укыды, гимназия укучылары безне җыр-шигырь һәм биюләр белән сөендерделәр. Габдулла Тукайны да бергәләп искә төшердек: сәхнәдә укучылар ансамбле, залда конференциядә катнашучылар торып басып “Туган тел”не җырладык. Ә икенче класс укучысы Камил Сәлахов Тукайның шигырен укып шаккатырды.
Аннары укучылар төрле секцияләргә бүленделәр. Барлыгы 12 секция эшләде бу көнне. Укучылар тарих, рус, татар һәм инглиз телләре, математика, технология һәм сынлы сәнгать секцияләрендә чыгыш ясадылар. Жюри составында районыбызның алдынгы укытучылары эшләде.
Конференция тикшеренү һәм проект эшләре белән чыгыш ясаган укучыларны бүләкләү тантанасы белән тәмамланды.
-
Профилактика детской заболеваемости 26.04.2017
В рамках месячника охраны труда медсестра гимназии Стратонова Н.Г. провела беседу с учащимися 5-7 классов о профилактических прививках.
-
Победа! 25.04.2017
Поздравляем учащихся 9-10 классов с Победой в муниципальном этапе Всероссийских спортивных соревнований школьников "Президентские спортивные игры". Молодцы!
-
Азбука безопасности 24.04.2017
Среди учащихся 1-7 классов объявлен конкурс рисунков "Азбука безопасности". Отряд ЮИД проводит беседы с учащимися начальных классов о безопасном поведении на дороге, об использовании светоотражающих элементов.
-
7 день - "Семейное чтение" 24.04.2017
Одним из важных и наиболее необходимых видов совместной деятельности родителей и детей является семейное чтение. Чтение занимает одно из важных мест в развитии ребёнка наряду с развивающими играми, общением с природой, музыкальным и художественным образованием. Книги расширяют кругозор детей, учат их мыслить, развивают воображение, речь, память, то есть выполняют познавательную и развивающую функции.
-
Патриотическое воспитание 22.04.2017
Заместитель директора по воспитательной работе А.Р.Шагалиева награждена благодарственным письмом Исполнительного комитета Алькеевского муниципальногго района за весомый вклад в развитие военно-патриотического воспитания подрастающего поколения.