Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Базарно-Матакская гимназия имени Наби Даули Алькеевского муниципального района Республики Татарстан | Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районы Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясе муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422870, РТ, Алькеевский район, с. Базарные Матаки, ул. 40 лет Победы, д. 1 |
Телефон: | +7(84346)21-1-21 |
E-Mail: | sch125016@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ Базарно-Матакская гимназия имени Наби Даули |
Руководитель: | Яруллина Фарида Гусмановна |
Год основания учреждения: | 2001 |
У нас учатся: | 379 учащихся |
У нас учат: | 40 педагог |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Базарно-Матакская гимназия имени Наби Даули Алькеевского муниципального района Республики Татарстан | Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районы Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясе муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 127 128 129 ( 130 ) >>
-
Космонавтика көне 12.04.2017Туган якны өйрәнү музеена киләсең дә, аның галәм киңлекләрен өйрәнүгә багышланган залларына үтәсең. Һәм серле космос, аны гизеп йөрүче кораблар, ул кораблар белән идарә итүче батыр космонавтлар дөньясы сине үз эченә бөтереп алып керә дә, хыялларда сихри йолдызлар, планеталар, күк ташлары – кометалар янына биеккә-биеккә күтәрә.Сергей Лисенков исемендәге музейның бу заллары үзебез дә бәяләп бетермәгән кыйммәткә ия байлыгыбыз ул. Миңа калса, районда яшәүче һәр кеше бу заллардагы экспонатларны күрергә тиеш. Кайда әле шундый могҗизага тиң мөмкинлек бар?! Биредә бит чып-чын космик корабларның детальләрен, космонавтларның киемнәрен, скафандрларын, космоста булып кайткан детальләрен тотып карарга була.Музейдагы космоска багышланган экспозиция 2005 елда оеша башлый. Шушы елны Американың “Аэроджет” компаниясенең Россиядәге вәкиллеге директоры Анатолий Михеев үзенең дуслары – Советлар Союзы геройлары очучы-космонавтлар Александр Баландин һәм Муса Манаровны Базарлы Матакка кунакка алып кайта. Үзенең бирегә кайтуы нәсел тамырлары шуннан булуы белән бәйле. Ә менә космонавтларны махсус чакыра Михеев безнең авылга – биредә оешып килүче туган якны өйрәнү музеен галәмне үзләштерүгә багышлаган экспонатлар белән тулыландыру була аның максаты. Соңрак районда тагын бер космонавт Салиҗан Шәрипов булып китә. Һәм кайткан саен кунаклар музейга искиткеч кызыклы әйберләр бүләк итеп калдыралар. Алар арасында күпсанлы уникаль фоторәсемнәр (алар орбиталь станциядә төшерелгән), очучыларның махсус киемнәре, “Буран” корабының идарә итү механизмы детале, космик корабның хәрәкәтен җайга салучы ярдәмче двигатель, хәтта тюбикларда сакланучы сөт, эремчек, ит паштеты һәм башка ризыклар да бар. Космос белән бәйле экспонатлар бик күп, төрле һәм кызыклы, аларны үз күзләрең белән күрергә кирәк.Ил космонавтларын Әлки җире ни өчен җәлеп итә соң? Бәлки, күпләр өчен ачыш булыр: өстә аталган Анатолий Михеевның әтисе Сергей Королев белән янәшә эшләгән, Юрий Гагаринны белгән, җирнең ясалма иярчене антеннасын уйлап табуда катнашкан. Базарлы Матакта сугыш елларында яшәгән һәм мәктәптә укыган Урал Закиров – космос-та кулланылучы техниканы төзүче һәм сынаучы, ул физика-математика фәннәре докторы. СССР космонавты Владислав Волковның әтисе чыгышы белән Иске Матактан. Һәм бу исемлекне тагын дәвам итеп була.Мондый музей Татарстанда башка юк. Ул Россия космонавтика федерациясе әгъзасы. Музей директоры Йосыф Зарипов әйтүенчә, аны туристлар өчен маршрутка кертү мөмкинлеге бар.Гимназиябез укучыларыбыз да бүген музейга экскурсиягә бардылар.
-
Живая классика - 2017! 12.04.2017
12 апреля на базе нашей гимназии состоялся районный этап Всероссийского конкурса юных чтецов «Живая классика». Мероприятие организовано для ребят 1- 11 классов. Обучающиеся готовили выразительное чтение прозаических произведений, не входящих в школьную программу. После прослушивания выступлений жюри подвело итоги конкурса. Нурлыхакоова И. - ученица 8А класса и Галяутдинов И. – ученик 9 класса заняли 3 место! Мы поздравляем победителей районного этапа Всероссийского конкурса «Живая классика» и желаем им и дальше открывать для себя новых авторов, литературных героев, совершать интересные читательские открытия!
-
Информатика һәм физика укытучыларының район семинары 12.04.2017
12нче апрель көнне гимназиябездә информатика һәм физика укытучыларының район семинары булып узды.Семинар "МӘГЪЛҮМАТИ КОММУНИКАТИВ ТЕХНОЛОГИЯЛӘР - УНИВЕРСАЛЬ УКУ ГАМӘЛЛӘРЕ ФОРМАЛАШТЫРУ ЧАРАСЫ" ТЕМАСЫ буенча үтте. Ике юнәлешне берләштереп үткәрелгән тантаналы өлештән соң укытучылар аерым төркемнәрдә эшләделәр. Семинар кысаларында физика һәм информатика укытучылары Гилметдинова Р.К. , Лазарева Т.А. ачык дәресләр күрсәттеләр. Семинарда катнашучылар өчен башлангыч сыйныф укытучылары Гарифуллина Р.Р., Сабирова Р.Т., Ахтямова А.Р., Софронова М.В. дәрестән тыш эшчәнлек буенча мастер класслар тәкъдим иттеләр. Семинарның соңгы өлешендә укытучылар Дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек, электрон белем бирем бирү системасында эшләү буенча фикер алыштылар.
-
Семейные фотохроники Великой Отечественной войны 11.04.2017
В целях увековечивания памяти о Великой Отечественной войне учащиеся гимназии присоединились к Республиканской акции "Семейные фотохроники Великой Отечественной войны" в рамках подготовки к 75-летию Победы в Великой Отечественной войне. Волонтерами гимназии начат сбор фотографий военных лет для создания электронного архива.Проект реализуется при поддержке Министерства образования Республики Татарстан, Министерства по делам молодежи и спорту Республики Татарстан, Министерства информатизации и связи Республики Татарстан, а также Общественной палаты Республики Татарстан
-
Каюм Насыйри исемендәге XV Халыкара фәнни-тикшеренү конференциясе 08.04.2017
7нче апрель көнне Казан шәһәренең Киров районындагы аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнә торган 81нче рус-татар урта гомуми белем бирү мәктәбендә яшьләрнең Каюм Насыйри исемендәге XV Халыкара фәнни-тикшеренү конференциясе булып узды. Әлеге чараны оештыручылар – Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан (Идел буе) федераль унивеситеты һәм Казан шәһәренең 81нче мәктәбе. Конференциянең читтән торып уздырылган турында 500 укучы катнашкан. Иң яхшы дип табылган 120 эш икенче турга узган. Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясенең 10нчы сыйныф укучысы Артюшкина Арина “Туган якны географик яктан өйрәнү” секциясендә “ Базарлы Матак авылы буйлап сәяхәт” темасына язылган фәнни-тикшеренү эше белән чыгыш ясап икенче урын яулады һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрыгы тарафыннан 2нче дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнде. Аринаның тикшеренү эше белән гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Алия Илмир кызы Шәйхетдинова җитәкчелек иткән иде.
-
Химия һәм биология укытучыларының район семинары 07.04.2017
5нче апрель көнне гимназиябездә химия һәм биология укытучыларының район семинары булып узды. Семинарныж темасы - "Яңа дәүләт стандартларын тормышка ашыру шартларында дәресләрдә һәм дәрестән тыш эшчәнлектә биология укытучысы куллана торган инновацион технологияләр". Чара кысаларында гимназиянең биология укытучылары Сафиуллина З.В., Фаракшина Л.В. "Үсемлекләрнең вегетатив үрчүе", "Ишетү анализаторы. Ишетү органнары" темаларына ачык дәресләр күрсәттеләр. Дәресләр югары дәрәҗәдә үтте. Соңыннан район биология укытучылары белем бирү системасындагы бүгенге көн проблемалары турында фикер алыштылар.
-
225-ие Н.И.Лобачевского. 07.04.2017
Сегодня в гимназии прошло мероприятие, посвященное 225-летию со дня рождения великого математика Лобачевского Н.И. Подготовили и провели это мероприятие сотрудники Алькеевского РУЭС - ФЛ ОАО "Таттелеком" Зарипов Р.М. и Зайцева М.А. . Текущий год объявлен в «ТатТелеКоме» годом Лобачевского Н.И.. Зайцева М.А напомнила об основных моментах жизни великого геометра, о его заслугах и достижениях, об увековечивании имени учёного. В конце мероприятия гости провели викторину и наградили памятными подарками отличившихся знатоков.
-
Гала-концерт "Созвездие -Йолдызлык 2017" 07.04.2017
6 апреля в районном доме культуры состоялся гала-концерт "Созвездие-Йолдызлык 2017", на котором выступили самые яркие звездочки. Достижения детей показывают их целеустремленность и упорство. За каждым ребенком стоят, прежде всего, их родители и наставники. Настоящим праздником можно назвать это радостное событие, поскольку всех юных участников, прошедших районный тур фестиваля, наградили памятными подарками. В номинации «Конферанс» (младшая группа) Гаджиева Мадина – 1место, Зиятдинов Ильназ - Гараева Разиля - 2 место, в номинации «Вокал-соло» (средняя группа мальчики, девочки) Салахов Алмаз – 1 место, Мухаметкаримова Алия – 1 место, Ахмерова Ильвина – 3 место, в номинации «Вокальные ансамбли» (средняя группа) ансамбль «Улыбка» - 3 место, в номинации «Хореография» (средняя группа) группа «Жемчужина» - 3 место. Поздравляем!!!
-
День птиц 06.04.2017
В рамках недели естественно-географического цикла для учащихся 5-6 классов члены Совета старшеклассников провели классный час "День птиц".
-
Профориентационная работа 06.04.2017
Сегодня в гимназии прошла встреча с представителями Рязановского сельскохозяйственного техникума. Представители техникума ознакомили учащихся 8-9 классов с условиями обучения, проживания.