Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423751, РТ, Актанышский район, с. Такталачук, ул. Школьная, д. 26 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | Taktalachukskaya.Shk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Такталачукская ООШ" |
| Руководитель: | Хазиев Алмаз Саяпович |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 50 учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 181 182 183 184 185 186 187 ( 188 ) 189 190 >>
-
"Үлемсез полк" 11.05.2017

Бөек Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан тантаналы митингта катнашып, укучылар һәм укытучылар авыл халкына концерт программасы тәкъдим итте. "Үлемсез полк" акциясенә барлык балалар да кушылды. Шулай ук сугыштан кайта алмый калганнар хөрмәтенә куелган һәйкәлгә венок салынды.
-
"Гаилә дәресе" 26.04.2017

" Язгы мәрхәмәт" атналыгы кысаларында сигезенче класс укучылары, район загс бүлеге җитәкчесе Г. Б. Мөхәммәдиева чакыруы буенча, загс бүлегендә экскурсиядә булып кайттылар. Укучылар өчен "Гаилә дәресе" дә үткәрелде. Дәрестә психолог Фәһимә Зиннуровна, "Мөслимәләр җәмгыяте" рәисе Зөһрә Закирова, Руслан хәзрәт гаилә төзүнең әһәмияте һәм җаваплылыгы турында чыгыш ясадылар. Бу чарага кадет мәктәбе укучылары да чакырылган иде
-
Техник иҗат фестивале 26.04.2017

25 нче апрельдә Балалар иҗат үзәгендә техник иҗат күргәзмәсе оештырылды. Безнең мәктәптән технология укытучысы Нуриев Ф.Ш., сәнгать мәктәбе укытучысы Вәлиева И.М., башлангыч класс укытучылары Шәмсиева М.Р, Исламова А.Ф., Сәрвәрова З.Н., 5нче класс җитәкчесе Гыйлфанова А.М. җитәкчелегендә башкарган кул эшләре тәкъдим ителде. 8 эш Казан күргәзмәсенә алып бару өчен сайлап алынды.
-
Геология фәне буенча “Рәсемнәр”конкурсы 25.04.2017

Геология фәне буенча районда үткәрелгән “Рәсемнәр”конкурсының “Геология түгәрәге” номинациясендә VIII класс укучысы Фархиев М. – III урын, “Геология фантазиясе” номинациясендә VI класс укучысы Хаҗиева А. – I урын, “Минералогик агрегат” номинациясендә VIII класс укучысы Шакирова Э. – III урын; “Палеонтология” номинациясендә – Хаҗиева А. – I урын, Фархиев М.- II урын, Шакирова Э. – III урын; “Фотографияләр” конкурсының “Минералогик агрегат” номинациясендә VII класс укучысы Марданов Р. – III урын алды. Җиңүче укучыларны һәм аларның укытучысы Н.Х. Хаҗиеваны котлыйбыз. Алдагы конкурста уңышлар телибез.
-
Габдулла Тукай 24.04.2017

26 нчы апрель татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай туган көн. Башлангыч сыйныф укучылары аның әсәрләрен өйрәнәләр, әкиятләренә рәсемнәр, кул эшләре ясыйлар.
-
" Язның бер көне ел туйдыра" 21.04.2017

" Язның бер көне ел туйдыра", ди халык. Шул уңайдан укучыларыбыз теплицада кәбестә орлыклары чәчте. Кыяк өчен башлы суган, помидор үсентеләре утыртты.
-
Язгы эшләр 21.04.2017

Яз, ашыкмыйча гына тирә- якка төрле мәшәкатьләр тудырып, үз көченә керә бара. Берничә көн элек укучыларыбыз ышык урыннарда эремичә калган карларны таратсалар, бүген инде алар җилләгән урыннарны тырмарга чыктылар.
-
"Язгы мәрхәмәт атнасы" 19.04.2017

Бүген республика күләм "Язгы мәрхәмәт атнасы" акцисе старт алды. Бу акциягә кушылып, укучыларыбыз балалар бакчасы территориясен кардан арындыру эшендә катнаштылар.
-
Фәнни – практик семинар
19.04.2017
17 нче апрель көнне 1 нче санлы Актаныш урта мәктәбе базасында 9 нчы класс укучылары өчен физика фәненнән фәнни – практик семинар булып узды. Анда физика фәненнән имтихан сайлаган укучылар лаборатор эшләр эшләп күрсәттеләр, физика укытучыларының киңәшләрен тыңладылар.
-
Ата-аналар комитеты эшчәнлеге 19.04.2017

Ата-аналар комитеты эшчәнлегенә багышланган республика бәйгесенең район этабында безнең мәктәптән өчәр бала тәрбияләп үстерүче әниләр катнашты. "Светофор" командасына берләшеп, алар мәктәп һәм ата- аналар арасындагы элемтәне уңышлы күрсәтә алдылар.










