Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423751, РТ, Актанышский район, с. Такталачук, ул. Школьная, д. 26 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | Taktalachukskaya.Shk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Такталачукская ООШ" |
| Руководитель: | Хазиев Алмаз Саяпович |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 50 учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 181 182 ( 183 ) 184 185 186 187 188 189 190 >>
-
1 июнь - Балаларны яклау көне. 02.06.2017

-- Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбендә 25 балага исәпләнгән мәктәп яны лагеры эшли башлады. 1 июнь - Балаларны яклау көне. Шул уңайдан асфальтта балалар рәсем ясадылар. Спорт мәйданчыгында саф һавада төрле уеннар уйнадылар.
-
“Что в образе моем” 20.05.2017

Геология фәне буенча районда үткәрелгән кул эшләре конкурсының “Что в образе моем” номинациясендә 6 нчы класс укучысы Алисә Хаҗиева (укытучысы Н.Х. Хаҗиева) III урын алды. Котлыйбыз!
-
Гамил Афзал укулары 20.05.2017

Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе укытучылары Гамил Афзал педагогик катнаштыБыел укытучы
үзләренең эшләрен тәкъдим итте һәм педагогик укуларда катнашты. Башлангыч класс укытучысы Алсу Фәнүс кызы Исламова - 3нче урынга, математика укытучысы- Алсу Мәхиян кызы Гыйльфанова - 3 нче урынга лаек булды. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Әлфия Гавис кызы Нуриева педагогик укуларда жюри әгъзасы буларак катнашты.
-
Туризм 20.05.2017

Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары район күләмендә уздырылган җәйге туризм ярышларында теләп катнаштылар һәм уңышка ирештеләр. Район күләмендә төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында 3 нче урынга лаек булдылар. (Җитәкчеләре:Р.З. Исхаков) Аларны җиңүләре белән котлыйбыз!
-
"Үлемсез полк" 11.05.2017

Бөек Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан тантаналы митингта катнашып, укучылар һәм укытучылар авыл халкына концерт программасы тәкъдим итте. "Үлемсез полк" акциясенә барлык балалар да кушылды. Шулай ук сугыштан кайта алмый калганнар хөрмәтенә куелган һәйкәлгә венок салынды.
-
"Гаилә дәресе" 26.04.2017

" Язгы мәрхәмәт" атналыгы кысаларында сигезенче класс укучылары, район загс бүлеге җитәкчесе Г. Б. Мөхәммәдиева чакыруы буенча, загс бүлегендә экскурсиядә булып кайттылар. Укучылар өчен "Гаилә дәресе" дә үткәрелде. Дәрестә психолог Фәһимә Зиннуровна, "Мөслимәләр җәмгыяте" рәисе Зөһрә Закирова, Руслан хәзрәт гаилә төзүнең әһәмияте һәм җаваплылыгы турында чыгыш ясадылар. Бу чарага кадет мәктәбе укучылары да чакырылган иде
-
Техник иҗат фестивале 26.04.2017

25 нче апрельдә Балалар иҗат үзәгендә техник иҗат күргәзмәсе оештырылды. Безнең мәктәптән технология укытучысы Нуриев Ф.Ш., сәнгать мәктәбе укытучысы Вәлиева И.М., башлангыч класс укытучылары Шәмсиева М.Р, Исламова А.Ф., Сәрвәрова З.Н., 5нче класс җитәкчесе Гыйлфанова А.М. җитәкчелегендә башкарган кул эшләре тәкъдим ителде. 8 эш Казан күргәзмәсенә алып бару өчен сайлап алынды.
-
Геология фәне буенча “Рәсемнәр”конкурсы 25.04.2017

Геология фәне буенча районда үткәрелгән “Рәсемнәр”конкурсының “Геология түгәрәге” номинациясендә VIII класс укучысы Фархиев М. – III урын, “Геология фантазиясе” номинациясендә VI класс укучысы Хаҗиева А. – I урын, “Минералогик агрегат” номинациясендә VIII класс укучысы Шакирова Э. – III урын; “Палеонтология” номинациясендә – Хаҗиева А. – I урын, Фархиев М.- II урын, Шакирова Э. – III урын; “Фотографияләр” конкурсының “Минералогик агрегат” номинациясендә VII класс укучысы Марданов Р. – III урын алды. Җиңүче укучыларны һәм аларның укытучысы Н.Х. Хаҗиеваны котлыйбыз. Алдагы конкурста уңышлар телибез.
-
Габдулла Тукай 24.04.2017

26 нчы апрель татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай туган көн. Башлангыч сыйныф укучылары аның әсәрләрен өйрәнәләр, әкиятләренә рәсемнәр, кул эшләре ясыйлар.
-
" Язның бер көне ел туйдыра" 21.04.2017

" Язның бер көне ел туйдыра", ди халык. Шул уңайдан укучыларыбыз теплицада кәбестә орлыклары чәчте. Кыяк өчен башлы суган, помидор үсентеләре утыртты.










