Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарско-Суксинская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Татар Суыксу төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423736, РТ, Актанышский район, с. Татарские Суксы, ул. Гагарина, д. 1Б |
| Телефон: | +7(855)-525-25-87 |
| E-Mail: | Tatarsko.Suksinskaya@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Татарско - Суксинская ООШ» |
| Руководитель: | Газизов Фидан Фирдависович |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 38учащихся |
| У нас учат: | 12 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарско-Суксинская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Татар Суыксу төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 181 182 183 184 185 186 ( 187 ) 188 189 190 >>
-
Тирә-ягыбыз балкып торсын! 19.04.2014

Бүген безнең мәктәп коллективы тирә-юньне чистарту, җыештыру максатыннан өмәгә чыкты. Мәктәбебездә ремонт эшләре кайный. Әле мондый өмәләр алга таба да бик күп булыр!
-
Казанда "Йолдызлык" та
17.04.2014
Бу атнада Казан шәһәрендә "Йолдызлык-2014" бәйгесенең йомгаклау турлары. Зона этабында йомгаклау турына махсус чакыру алган Рәмзилә белән Зәетебез 15 апрельдә беренче турда катнашып, дипломант булып кайттылар. Без аларның башкалабыз сәхнәсендә чыгыш ясаулары белән чын күңелдән горурланабыз. Әфәрин!
-
Зарница 17.04.2014

Кичә кадет-интернат базасында "Зарница" бәйгесе булып узды. 8 егет һәм 3 кыкздан торган безнең мәктәп командасы 4 урынга лаек булды. Алга таба егет-кызларыбызга тагын да зуррак уңышларга ирешүләрен теләп калабыз!
-
Мини-Мисс Актаныш - 2014 17.04.2014

"Мини-Мисс Актаныш - 2014" Бу дәрәҗәле титулга безнең 5 класс укучысы Абышева Алия лек булды. Кичә "Яшьлек" милли-мәдәни үзәгендә нәни гүзәлләребез арасында конкурс булып узды. Һәр елдагыча катнашучылар бик күп иде. Берсеннән-берсе чибәр, уңган, талантлы кызлар арасыннан иң-иңнәрне сайлап алу жюрига да бик җайлы булмагандыр. Без Алиябезнең "иң-иң" булуына бик сөендек. Уңышларың алга таба да күп булсын, Алия!
-
Кошлар көне
15.04.2014
Кошлар көне кысаларында игълан ителгән рәсем ясаучылар, табышмак әйтүчеләр, викторинада җиңүчеләрне котладык. Барлык укучылар да бик актив катнаштылар. Биология укытучысы Халикова Илиза Нәсих кызы җиңүчеләргә грамоталар һәм тәмле бүләкләр тапшырды.
-
Техник модельләштерү күргәзмәсе 08.04.2014

7 апрель көнне балар иҗат үзәгендә мәктәп укучыларының кул эшләре һәм техник модельләштерү күргәзмәсе узды. Безнең мәктәптән "Оста куллар" түгәрәгенә йөрүче егетләрнең агачтан төрле ысуллар белән эшләнгән иҗади эшләре, судомоделирование һәм авиамоделирование буенча эшләгән модельләре, авыл хуҗалыгы техникалары тәкъдим ителде. (җитәкчеләр - Латыйпов Ирек Рифкать улы, Мансуров Рузил Касыйм улы). 10 сыйныф укучылары Гыйльманов Булат һәм Шәесламов Рамазан уңышлы чыгыш ясадылар.
-
Татар теленнән имтиханга әзерлек 08.04.2014

Кичә, 7нче апрель көнне, безнең мәктәп зонасында 9класс укучыларының татар теленнән имтихан биреп карау үткәрелде. Яңа Кормаш, Күҗәкә, Мари Суксу мәктәпләреннән килеп укучылар тест биремнәре эшләделәр, үзләренең белемнәрен сынадылар. Бу әзерлек эшләрен оештыру аларга имтихан вакытында каушап калмаска, психологик яктан да чыныга торыр өчен бик файдалы булгандыр дип ышанасы килә.
-
Баскетбол 05.04.2014

Кичә безнең егетләребез Байсар мәктәбенә баскетбол ярышына барып 2 урын яулап кайттылар. Команда составы: Басыйров Рушат, Шәесламов Рамазан, Ганиев Рамазан, Хуҗин Илназ, Мөлеков Разил, Фазлыев Рузил, Шәйхразив Айзат. Егетләргә киләчәктә зур уңышлар телибез!
-
Бөек Җиңүне каршылап 05.04.2014

Кичә Актанышның икенче мәктәбендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап ясалган баннерларны яклау булды. Безнең якташыбыз, Советлар Союзы Герое Баян Дәүләтовка багышланган баннерыбыз уңай яктан бәяләнде.
-
"Агачны сәнгатьчә эшкәртү" республика күргәзмәсе 03.04.2014

Яр Чаллы шәһәрендә үткәрелгән "Агачны сәнгатьчә эшкәртү" республика күргәзмә-конкурсында катнашып, Тат.Суксу урта мәктәбенең 7 класс укучысы Әюпов Шамил 1 урын, 10 класс укучысы Гыйльманов Булат “Скульптура” номинациясендә 3 урынга лаек булдылар (җитәкчесе Латыйпов Ирек Рифкать улы) һәм диплом белән бүләкләнделәр.













