Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарско-Суксинская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Татар Суыксу төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423736, РТ, Актанышский район, с. Татарские Суксы, ул. Гагарина, д. 1Б |
| Телефон: | +7(855)-525-25-87 |
| E-Mail: | Tatarsko.Suksinskaya@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Татарско - Суксинская ООШ» |
| Руководитель: | Газизов Фидан Фирдависович |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 38учащихся |
| У нас учат: | 12 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарско-Суксинская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Татар Суыксу төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 181 182 ( 183 ) 184 185 186 187 188 189 190 >>
-
Яңа көч белән.
10.11.2014
Бүген яңа көч, яңа дәрт белән икенче чирекне башлап җибәрдек! Барлык укучылар да исән-имин мәктәпкә килделәр. Алда безне зур эшләр - олимпиадалар, төрле конкурслар көтә. Димәк, укырга да укырга! Барыгызга да уңышлар!
-
Профсоюз җыелышы 07.11.2014

<span times="" new="" roman',="" serif;="" font-size:="" 16px;="" line-height:="" 18.399999618530273px;="" background-color:="" rgb(246,="" 246,="" 246);"="">5 нче ноябрь көнне мәктәпнең профсоюз комитеты рәисе Хуҗина Илсөяр Дилфас кызы 1 нче санлы Актаныш урта мәктәбе базасында узган отчет-сайлау конференциясендә катнашты.
-
Шахмат ярышы
01.11.2014
Бүген район күләмендә үткәрелгән шахмат ярышында 9 сыйныф укучысы Газетдинова Айгөл 3 урын яулады. Айгөлне чын күңелдән котлыйбыз, киләчәктә дә зур уңышлар теләп калабыз!
-
Район семинары 27.10.2014

Уразай төп гомуми белем бирү мәктәбендә тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары һәм класс җитәкчеләре семинары булып узды. Анда безнең мәктәптән тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Фәйрушина Гөлназ Гыйльмегаян кызы һәм 8 класс җитәкчесе Камалетдинова Фирая Марс кызы катнашты.
-
Конкурс чтецов 17.10.2014

Был проведен районный конкурс чтецов посвященный 200 летию М.Ю.Лермонтова. Ученица 8 класса Мадъярова Чулпан заняла призовое 4 место. Поздравляем!
-
Котлыйбыз!!! 16.10.2014

15 октябрь көнне район күләмендә "Вперёд, юнармейцы!" конкурсы булды. Безнең 10 укучыдан торган егетләр-кызлар командасы 3 урынны яулады. Алар: Гыйльманов, Басыйров, Хуҗин, Камалетдинов, Ганиев, Ахметов, Бикмөхәммәтова, Мәхмүтҗанова, Сәләхетдинова, Шәрәфетдиновалар. Без укучыларыбызны зур җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз! Киләчәктә дә алдынгы урыннарны яуларга язсын!
-
Көзге кросс
16.10.2014
Бүген район күләмендә көзге кросс булып үтте. Безнең мәктәптән кросска катнашкан укучылар: Шайхразиева С., Шәесламов Ф., Әхмәтов Ш., Бикмөхәммәтова Н., Яңгырлы, салкын көндә мәктәп даны өчен тырышып йөргән укучыларыбызга рәхмәт белдерәбез.
-
Бадминтон
13.10.2014
11 октябрь көнне район күләмендә бадминтон ярышы булып узды. Безнең укучыларыбыз да уңышлы гына чыгыш ясадылар. Шәхси беренчелектә 6 сыйныф укучысы Гыйльманова Рәмзилә 2 урынны яулады. Әфәрин, Рәмзилә! Котлыйбыз!
-
Өлкәннәрне хөрмәтләү
10.10.2014
Мәктәп коллективында эшләп лаеклы ялга чыккан укытучыларыбызны, техник хезмәткәрләребезне кунакка чакырып хөрмәтләдек. Алар капиталь ремонттан соң өр-яңа мәктәпкә әверелгән бинабызны карап йөрделәр, безнең шатлыгыбызны уртаклаштылар. Үз чиратыбызда без дә аларны бәйрәм белән тәбрикләп матур теләкләребезне җиткердек, табын артында күңелле әңгәмә кордык. Өлкәннәребезгә чын күңелдән бәхетле картлык телибез!
-
Преобразование обучения для XXI века 10.10.2014














