Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарско-Суксинская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Татар Суыксу төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423736, РТ, Актанышский район, с. Татарские Суксы, ул. Гагарина, д. 1Б |
| Телефон: | +7(855)-525-25-87 |
| E-Mail: | Tatarsko.Suksinskaya@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Татарско - Суксинская ООШ» |
| Руководитель: | Газизов Фидан Фирдависович |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 38учащихся |
| У нас учат: | 12 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарско-Суксинская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Татар Суыксу төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 181 182 183 184 ( 185 ) 186 187 188 189 190 >>
-
Соңгы кыңгырау 24.05.2014

Бүген мәктәбебездә Соңгы кыңгырау бәйрәме гөрләп узды. Бәйрәмгә районнан да бик күп кунаклар, әти-әниләр, мәктәпне алдагы елларда тәмамлап китүче укучыларыбыз килгән иде. 11 сыйныф укучылары бик матур әйрәм оештырдылар. Котлаулар да, изге теләкләр дә бик күп яңгырады.
-
Котлыйбыз! 24.05.2014

Безнең "Светофор" командасы "Хәвефсез тәгәрмәч" республика бәйгесендә район данын яклап кайтты. Чаллы шәһәрендә ел саен уза торган бу бәйгедә безнең укучыларыбыз инде берничә ел рәттән катнашалар. Быелгы ярышның иҗади конкурсында алар призлы урынга лаек булдылар. Алар диплом һәм кыйммәтле бүләккә сертификат белән бүләкләнделәр. Ә район данын яклаган өчен алар велосипед белән бүләкләнделәр. Аларның бу бүләкләре Соңгы кыңгырау бәйрәмендә тапшырылды.
-
Турслет
22.05.2014
Мәктәбебезнең кечкенәләр, зурлар һәм укытучылар командалары турслетта катнашып матур нәтиҗәләр күрсәттеләр. Зурлар командасы район мәктәпләре арсында 3 урынга, укытучылар командасы 2 урынга лаек булдылар.
-
Тагын беренче!
14.05.2014
Кичә узган "Хәвефсез тәгәрмәч" бәйгесендә безнең мәктәп укучылары беренче урынны яулады.Һәр елдагыча бу ярышта безнекеләр беренчелекне бирмиләр. Берничә ел рәттән республика ярышларында катнашу хокукын яуладылар, анда да уңышлы чыгыш ясап, призлы урыннар яулап кайттылар. Команда составы: Гыйльманова Рәмзилә, Сөләйманова Таңсылу, Насипов Данияр, Шәйхәйдаров Заһид. Чын күңелдән аларны бу җиңүләре белән котлыйбыз! Алга таба да зур уңышлар телибез.
-
Язгы эшләр
13.05.2014
Мәктәп яны тәҗрибә участогында язгы эшләр дәвам итә. Бәрәңге утырту, кишер, чөгендер чәчү эшләрендә укучылар да теләп катнаша.
-
Исән-имин булыгыз!
10.05.2014
5нче сыйныф укучылары класс җитәкчеләре Халикова Илиза Нәсих кызы җитәкчелегендә авылыбызның аксакалы, Бөек Ватан сугышы ветераны Шакиров Вәзыйх бабайга һәрвакыт ярдәм итеп, хәлен белеп торалар. Җиңү бәйрәме көннәрендә дә алар аны ялгыз калдырмадылар, янына барып, бәйрәм белән котладылар, бүләкләр, күчтәнәчләр белән хөрмәтләделәр. Бу уңган коллектив җәйге яллар вакытында да Вәзыйх бабайны онытмаячаклар, аңа һәрчак ярдәм итеп, хәлен белеп торачаклар. Барлык балалар да шулай игътибарлы, игелекле булсыннар иде!
-
Һәйкәл ачылды
08.05.2014
Безнең укучылар Карт авылында яңа һәйкәл ачылу тантанасында катнашып, чыгыш ясап кайттылар.
-
Митинг 08.05.2014

Бүген зур бәйрәм! Бөек Җиңүнең 69 еллыгы уңаеннан авылыбызда тантаналы митинг булып узды. Бөек Ватан сугышында катнашып, ил азатлыгы өчен һәлак булган авылдашларыбыз хөрмәтенә куелган һәйкәл янына сугыш һәм тыл ветераннары, сугыш чоры балалары, укучылар, укытучылар, авылдашлар җыелды. Тантаналы митингта районнан килгән вәкил - Харисов Дәниф Әсрар улы да катнашты. Безнең укучыларның чыгышлары һәркем тарафыннан да бик җылы кабул ителде.
-
Тимурчылык 28.04.2014

Үтеп киткән ял көннәрендә 6 сыйныф коллективы үзләренә билгеләнгән урамнарда яшәүче әби-бабайларга ярдәм итәргә бардылар. Әби-бабайлар аларны көтеп ала. Укучыларыбыз да бик яраталар шефлыкка йөрергә. Өлкәннәрнең рәхмәтләрен ишетү күңелгә бик рәхәт шул!
-
Бүләкләнү күңелле!
28.04.2014
Бүген иртәнге линейкада укучыларыбызга "Олимпус"Бөтенроссия олимпиадасында катнашучы дипломнары тапшырылды. Ә берничә укучыбыз җиңүче дипломнары белән бүләкләнде. Араларында икешәр фәннән призлы урын алган укучыларыбыз бар. Шулай ук укытучылар да дипломнар белән бүләкләнде. Котлыйбыз!













