Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сафаровская средняя общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423748, с. Старое Сафарово, ул. М.Вахитова, д. 17 |
| Телефон: | +7(855)525-60-52 |
| E-Mail: | Safarovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сафаровская СОШ" |
| Руководитель: | Закирова Ландыш Яудатовна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 40 учащихся |
| У нас учат: | 17 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сафаровская средняя общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 ( 107 ) 108 109 110 >>
-
“Без – Тукай оныклары” 07.04.2016

Бүген башлангыч класслар атналыгы кысаларында “Без – Тукай оныклары” дигән темада кичә булып үтте. Укучылар Тукайның иҗатына һәм тормыш юлына багышланган фильм карадылар. Тукайның шигырьләрен, әкиятләрен яттан сөйләделәр. Кичә “Туган тел” җыры белән тәмамланды.
-
Китапханәдә кунакта 06.04.2016

6 нчы апрель көнне башлангыч сыйныф укучылары китапханәдә кунакта булдылар. Китапханәче Ләйлә апалары аларны яңа китаплар белән таныштырды. Соңыннан “Ирҗан” фильмын карап, аның буенча фикер алыштылар.
-
Районный семинар учителей технологии 05.04.2016

Сегодня в нашей школе состоялся районный семинар учителей технологии по теме “Развитие художественного вкуса, трудовой и творческой активности детей на уроках технологии, сохранение национальных традиций в резьбе по дереву”.
-
“Без көчле, без җитез, без кыю“ 05.04.2016

5 нче апрель көнне 1-4 класслар арасында ГТО нормаларын тапшыруга әзерлек уңаеннан “Без көчле, без җитез, без кыю“ дигән спорт ярышлары булып үтте. Укучылар үзләренең өлгерлекләрен сынадылар.
-
Ачык ишекләр көне 05.04.2016

5 нче апрель көнне башлагыч классларда “Ачык ишекләр көне”үткәрелде. Ата-аналар дәресләр тыңлады. Соңыннан класс җыелышлары булып үтте.
-
“Әдәби герой музее” исемендәге Республика балалар иҗат бәйгесе. 05.04.2016

Бөек шагыйребез Г.Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан, Актаныш үзәк балалар китапханәсе китап укучы балалар арасында “Әдәби герой музее” исемендәге Республика балалар иҗат бәйгесенең район этабында “Г.Тукай әсәрләре – илһам чыганагы” номинациясенә безнең мәктәпнең 5 нче класс укучысы Исмагилова Адилә 2 нче урынны алды.Грамота һәм истәлекле бүләк белән бүләкләнде. (җитәкчесе – Нурлыгаянова Л.Ш.)
-
Башлангыч класслар атналыгы башланды 04.04.2016

Бүген "Кошлар көне" кичәсе белән башлангычлар атналыгы башланып китте. Укучылар кошларга багышланган шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, табышмакларга җавап эзләделәр. Балаларга кичә бик ошады.
-
Каникулы 18.03.2016

Каникулы! Могу хоть до обеда спать!
Каникулы! Могу весь вечер танцевать!
Каникулы! Гуляй хоть с самого утра!
Каникулы! Ребенку отдыхать пора!
Вот и заканчивается продолжительная третья четверть 2015-2016 учебного года. С 21 по 29 марта – весенние каникулы. Продлятся они 9 дней. 30 марта ученики начинают последнюю в этом учебном году четверть. Желаем детям хорошего отдыха.
-
“Г.Тукай исемендәге шигырь укучылар” 17.03.2016

Габдулла Тукай иҗаты телебезнең матурлыгын, байлыгын аңларга, аны сиземләргә, тел хәзинәсен тирәнтен аңларга, кеше өчен газиз булган туган җиргә, туган телебезгә мәхәббәт, өлкәннәргә карата хөрмәт-итагать тәрбияләргә, үзләрендә шәфкатьлелек кебек күркәм сыйфатлар булдырырга ярдәм итә. “Г.Тукай исемендәге шигырь укучылар” республикакүләм бәйгесе шуның ачык мисалы.
-
“Әдәби герой музее” исемендәге Республика балалар иҗат бәйгесе 16.03.2016

Бөек шагыйребез Г.Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан, Актаныш үзәк балалар китапханәсе китап укучы балалар арасында “Әдәби герой музее” исемендәге Республика балалар иҗат бәйгесенең район этабын игълан иткән иде. Бәйгенең “Г.Тукай әсәрләре – илһам чыганагы” номинациясенә безнең мәктәпнең 5 нче класс укучысы Исмагилова Адиләнең (җитәкчесе – Нурлыгаянова Л.Ш.) эше җибәрелде.















