Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сафаровская средняя общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423748, с. Старое Сафарово, ул. М.Вахитова, д. 17 |
| Телефон: | +7(855)525-60-52 |
| E-Mail: | Safarovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сафаровская СОШ" |
| Руководитель: | Закирова Ландыш Яудатовна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 40 учащихся |
| У нас учат: | 17 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сафаровская средняя общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 103 104 ( 105 ) 106 107 108 109 110 >>
-
Дару үләннәрен җыю 19.04.2016

Район күләмендә мәктәпләр арасында дару үләннәрен җыю буенча конкурс игълан ителде. 5-11 класс укучылары әти-әниләр һәм класс җитәкчеләре белән берлектә әлеге чарада бик актив катнаша
-
”Син Тукайны беләсеңме?” 19.04.2016

6 нчы класс укучылары белән ”Син Тукайны беләсеңме?” дип исемләнгән ярыш-кичә үткәрелде. Тукай иҗатын иң күп белүче укучыларга (Марданова Гүзәл һәм Зиннурова Ләйсән) истәлекле бүләкләр тапшырылды.
-
"Күңелле стартлар" 19.04.2016

“Спортивный Татарстан” акциясе кысаларында 18 апрель көнне башлангыч сыйныф укучылары белән “ Күңелле стартлар”ярышы үткәрелде.
-
Туган тел атналыгы башланды 18.04.2016

Мәктәбебездә 18 апрельдән 26 апрельгә кадәр "Туган тел" атналыгы игълан ителде. Атналык чаралар планы белән таныштырылды.
-
Язгы чисталык айлыгы 18.04.2016

Язгы чисталык айлыгы кысаларында безнең мәктәп укучылары белән берлектә 16 нчы апрель көнне өмә оештырылды. Укучылар мәктәп яны территориясен чүптән арындырдылар. Тирә-як чистарып, яшәреп калды.
-
Өмә 17.04.2016

16 нчы апрель көнне 2016 нчы елның “Язгы мәрхәмәтлелек атнасы” на старт бирелде. Шул уңайдан мәктәбебезнең 5-6 сыйныф укучылары һәйкәл янын чүп-чардан арындырдылар
-
“Күп белергә телим” 16.04.2016

15 нче апрель көнне 5-6 класс укучылары катнашында “ Күп белергә телим” дип исемләнгән географик викторина үткәрелде. “ Ялкын” һәм “ Дуслык” командаларына бүленгән укучылар үзара зирәклектә һәм тапкырлыкта көч сынаштылар. Киеренке көрәштә 23:19 очко исәбе белән “ Ялкын” командасы җиңү яулады.
-
Стенгазеталар конкурсы 15.04.2016

14 нче апрель көнне 5-8 класс укучылары чыгарган “ Яшь географ” стенгазеталар элеп куелды. Укучылар бик тырышып, матур һәм эчтәлекле итеп стенгазеталарын чыгарганнар. Алар каралды һәм нәтиҗәләр чыгарылды: 1 урын: 6 класс, 2 урын: 7 класс, 3 урын: 8 класс, 4 нче урын: 5 класс.
-
Видеороликлар 14.04.2016

География-биология атналыгы кысаларында 13 нче апрель көнне төрле темаларга багышланган кызыклы видеофильмнар карау оештырылды. Балаларда мондый чара зур кызыксыну һәм мавыгу китереп чыгарды.
-
"Иң яхшы су ресурслары макеты" 14.04.2016

2016 ел Татарстанда Су саклау зоналары елы дип игълан ителде. Бу турыда указга Рөстәм Миңнеханов кул куйды. Җәмәгатьчелек игътибарын су объектларын саклау һәм тергезүгә, су биологик ресурсларының яшәү мохитын саклауга, шулай ук халык өчен уңай шартлар тудыруга җәлеп итү буенча кайбер чаралар эшләү планлаштырыла. Шул уңайдан, 13 нче апрель көнне Балалар иҗат үзәгендә мәктәп укучылары арасында "Иң яхшы су ресурслары макеты" конкурсы узды. Безнең мәктәптән Шәрифҗанова Айзирә уңышлы чыгыш ясап, сертификатка лаек булды.















