Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сафаровская средняя общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423748, с. Старое Сафарово, ул. М.Вахитова, д. 17 |
| Телефон: | +7(855)525-60-52 |
| E-Mail: | Safarovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сафаровская СОШ" |
| Руководитель: | Закирова Ландыш Яудатовна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 40 учащихся |
| У нас учат: | 17 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сафаровская средняя общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << ( 101 ) 102 103 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
Туган тел атналыгы башланды 18.04.2016

Мәктәбебездә 18 апрельдән 26 апрельгә кадәр "Туган тел" атналыгы игълан ителде. Атналык чаралар планы белән таныштырылды.
-
Язгы чисталык айлыгы 18.04.2016

Язгы чисталык айлыгы кысаларында безнең мәктәп укучылары белән берлектә 16 нчы апрель көнне өмә оештырылды. Укучылар мәктәп яны территориясен чүптән арындырдылар. Тирә-як чистарып, яшәреп калды.
-
Өмә 17.04.2016

16 нчы апрель көнне 2016 нчы елның “Язгы мәрхәмәтлелек атнасы” на старт бирелде. Шул уңайдан мәктәбебезнең 5-6 сыйныф укучылары һәйкәл янын чүп-чардан арындырдылар
-
“Күп белергә телим” 16.04.2016

15 нче апрель көнне 5-6 класс укучылары катнашында “ Күп белергә телим” дип исемләнгән географик викторина үткәрелде. “ Ялкын” һәм “ Дуслык” командаларына бүленгән укучылар үзара зирәклектә һәм тапкырлыкта көч сынаштылар. Киеренке көрәштә 23:19 очко исәбе белән “ Ялкын” командасы җиңү яулады.
-
Стенгазеталар конкурсы 15.04.2016

14 нче апрель көнне 5-8 класс укучылары чыгарган “ Яшь географ” стенгазеталар элеп куелды. Укучылар бик тырышып, матур һәм эчтәлекле итеп стенгазеталарын чыгарганнар. Алар каралды һәм нәтиҗәләр чыгарылды: 1 урын: 6 класс, 2 урын: 7 класс, 3 урын: 8 класс, 4 нче урын: 5 класс.
-
Видеороликлар 14.04.2016

География-биология атналыгы кысаларында 13 нче апрель көнне төрле темаларга багышланган кызыклы видеофильмнар карау оештырылды. Балаларда мондый чара зур кызыксыну һәм мавыгу китереп чыгарды.
-
"Иң яхшы су ресурслары макеты" 14.04.2016

2016 ел Татарстанда Су саклау зоналары елы дип игълан ителде. Бу турыда указга Рөстәм Миңнеханов кул куйды. Җәмәгатьчелек игътибарын су объектларын саклау һәм тергезүгә, су биологик ресурсларының яшәү мохитын саклауга, шулай ук халык өчен уңай шартлар тудыруга җәлеп итү буенча кайбер чаралар эшләү планлаштырыла. Шул уңайдан, 13 нче апрель көнне Балалар иҗат үзәгендә мәктәп укучылары арасында "Иң яхшы су ресурслары макеты" конкурсы узды. Безнең мәктәптән Шәрифҗанова Айзирә уңышлы чыгыш ясап, сертификатка лаек булды.
-
Рәсем конкурсы нәтиҗәләре 14.04.2016

Атналык барышында 1-4 һәм 5-7 класслар арасында Татарстан республикасында сулыкларны саклау елы уңаенннан рәсемнәр конкурсы булып узды.Нәтиҗәләр түбәндәгечә: Башлангычлар арасында 1 урын: Салихов Ф ( 3 кл), 2 урын: Мифтахова К ( 1 кл), Фатыйхова И ( 4кл) 3 урын: Шакурова А( 4 кл), Марданова Э ( 4 кл), Шарифуллина А ( 2 кл). Югары класслар арасында 1 урын: Зиннурова Л ( 6кл), 2 урын: Фатыйхов А ( 5 кл), Зарипов Р ( 5кл), 3 урын: Мифтахов А ( 5кл).Җиңүчеләрне чын күңелебездән котлыйбыз!.
-
Лекторийлар 13.04.2016

13 нче апрель көнне 11 класс укучылары 5-10 класс укучыларына төрле темалар буенча ( “ Чиста су - тормыш чыганагы”, “ Россиянең Кызыл китабы” һ.б) лекцияләр укыдылар. Укучылар зур кызыксыну белән тыңладылар.
-
"108 минут вместе с Юрием Гагариным!" 12.04.2016

12 апреля в МБОУ «Сафаровская СОШ» прошел урок, посвящённый 55 летию полёта в космос Юрия Гагарина. В преддверии Дня космонавтики в школе прошли классные часы состоялись беседы о космосе, Ю.Гагарине, презентационные программы, просмотр документальных фильмов, проведение игр и викторин. Школьники с первого по одиннадцатый классы с интересом участвовали в подготовке «космических» уроков и мероприятий, изучили биографию Юрия Гагарина, занимались исследовательской деятельностью. Все было увлекательно и познавательно.














