Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сафаровская средняя общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423748, с. Старое Сафарово, ул. М.Вахитова, д. 17 |
| Телефон: | +7(855)525-60-52 |
| E-Mail: | Safarovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сафаровская СОШ" |
| Руководитель: | Закирова Ландыш Яудатовна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 40 учащихся |
| У нас учат: | 17 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сафаровская средняя общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 103 ( 104 ) 105 106 107 108 109 110 >>
-
“ Яшь Россия” оешмаcына кабул итү 22.04.2016

22 нче апрель көнне 7 нче класс укучылары “ Яшь Россия” дип аталган оешмага кабул ителделәр. Алар муеннарына Россия символикасы булган галстуклар тактылар.
-
"Тамчы-шоу" 22.04.2016

22 апрель көнне педагог-китапханәче Илдарова Ләйлә Фәнис кызы Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган “Тукай безнең күңелләрдә” дигән “Тамчы-шоу” интеллектуаль-күңел ачу бәйгесе үткәрде. Бәйгедә 5 нче классның “Дуслык” командасы һәм 6 нчы классның “Ялкын” командасы көч сынашты. Ике команда да бөек шагыйребезнең тормышын, иҗатын бик яхшы белүләрен күрсәттеләр.
-
“Спортивный Татарстан” акциясе 21.04.2016

“Спортивный Татарстан” акциясе кысаларында 21 нче апрель көнне мәктәп күләмендә оешкан төстә иртәнге зарядка үткәрелде.
-
Пробные ЕГЭ 21.04.2016

21-22 апреля в АСОШ №1 проходят пробные ЕГЭ по русскому языку и математике для учеников 11 класса. Желаем всем успехов и чтобы все получили только положительные результаты!
-
Рәсем күргәзмәсе 21.04.2016

Мәктәптә “Тукай иҗаты рәсемнәрдә” дип исемләнгән яшь рәссамчылар күргәзмәсе оештырылды.
-
“Сәламәт яшәү рәвеше “ 21.04.2016

Сәламәт яшәү рәвешен пропогандалау, сәламәтлек атналыгында катнашу максатыннан 20 нче апрель көнне 7 нче класс укучылары белән “Сәламәт яшәү рәвеше“ дип исемләнгән класс сәгате үткәрелде.
-
Стенгазета 21.04.2016

Атналык кысаларында “Тукайга-130” баш астында мәктәпкүләм стена газетасы чыгарылды. Газетада Тукайның шигырьләренә рәсемнәр, викторина сораулары урнаштырылды.
-
“Спортивный Татарстан” акциясе кысаларында 21.04.2016

“Спортивный Татарстан” акциясе кысаларында 20 нче апрель көнне “Спорт- сәламәтлек нигезе” исеме астында класс сәгатьләре үтте.
-
“Тукайга 130 ел” 20.04.2016

“Туган тел” атналыгы кысаларында китапханәдә “Тукайга 130 ел” дип исемләнгән күргәзмә оештырылды. Барлык китап сөюче укучыларны күргәзмә белән якыннан танышырга китапханәгә чакырып калабыз.
-
“Тукай образын музыкада иң оста яктыртучы” 20.04.2016

“Габдулла Тукай образының әдәбият, музыка һәм сәнгатьтә чагылышы» I районкүләм иншалар бәйгесе нәтиҗәләре буенча мәктәбебезнең 10 сыйныф укучысы Ямалетдинова Айзәрә “Тукай образын музыкада иң оста яктыртучы” номинациясендә җиңүче дип табылды һәм “Мәгариф идарәсе” грамотасы белән бүләкләнде (җитәкчесе – Л.Ш.Нурлыгаянова)















