Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сафаровская средняя общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423748, с. Старое Сафарово, ул. М.Вахитова, д. 17 |
| Телефон: | +7(855)525-60-52 |
| E-Mail: | Safarovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сафаровская СОШ" |
| Руководитель: | Закирова Ландыш Яудатовна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 40 учащихся |
| У нас учат: | 17 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сафаровская средняя общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << ( 111 ) 112 113 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
Чыршы бәйрәмендә катнашу 26.12.2015

21 нче декабрь көнне 3 нче класс укучысы Салихов Фирзәр, 4 класс укучысы Марданова Элиналар Яр Чаллы шәһәрендә РИТЭК чыршы бәйрәмендә, 11 класс укучысы Шәрифҗанова Чулпан Казанда президент ёлкасында катнашып кайттылар.
-
Яңа ел алды ярминкәсе 19.12.2015

Мәктәптә Яңа ел алды ярминкәсе булды. Күргәзмә-сатуда укучыларның технология, рәсем дәресләрендә ясалган кул эшләре урын алды. Ярминкәдән кергән акча укучыларга яңа ел бүләкләре алу өчен тотылачак.
-
Олимпиадада җиңү 19.12.2015

9 нчы сыйныф укучысы Гилмуллин Илназ татар теленнән үткәрелгән олимпиаданың муниципаль этабында призёр булды. Тагын бер җиңү алып килү белән котлыйбыз!(Укытучысы:Нурлыгаянова Ләйлә Шәйхенур кызы)
-
Шефлык 18.12.2015

7 нче класс укучылары үзләренә тапшырылган эшләрне җиренә җиткереп башкарырга тырышалар. Өлкәннәргә ярдәм итү-саваплы эш булып санала. 17 нче декабрь көнне , класс җитәкчесе Илнар абыйлары белән берлектә Әнүзә апага шефлыкка бардылар. Капка төбе, ишек алды кардан чистарылып, тәртипләп куелды.
-
Яңалыклар белән танышу 17.12.2015

7 нче класс укучылары дөнья, Россия һәм Татарстан Республикасы яңалыклары белән даими танышып баралар. Бу атнада Илдаров Айгиз яңалыклар белән таныштырды.
-
12 нче декабрь- Россия Конституциясе көне 17.12.2015

12 нче декабрь- Россия Конституциясе көне. Ул 1993 нче елның 12 декабреннән бирле билгеләп үтелә. Шул уңайдан 7 нче класс укучылары белән “Конституция- илнең төп законы” дип аталган класс сәгате үткәрелде.
-
Эзтабарлар сафына кабул итү 17.12.2015

Бүген Юрий Гагарин исемендәге балалар оешмасының “ Хыял” отряды укучыларын эзтабарлар сафына кабул итү тантанасы булып узды.
-
Яңа елга әзерлек 16.12.2015

Мәктәбебездә сәнгать мәктәбенең рәсем классына йөрүче кечкенәләр группасы пластилиннан яңа ел рәсемнәре ясадылар.
-
Баскетбол ярышы 16.12.2015

Кичә, ягъни 15 нче декабрь көнне, Гимназия һәм Сәфәр кызлары арасында баскетбол ярышы узды. Очрашу бик киренке төстә үтте. 35:29 исәбенә Сәфәр кызлары җиңү яулады. Афәрин, кызлар!
-
Контроль эшләр 16.12.2015

Бүген 5-11 класс укучылары Мәгариф министрлыгы тарафыннан җибәрелгән язма эшләр эшли башладылар.














