МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17 |
| Телефон: | +7(855)-523-44-70 |
| E-Mail: | Roo.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе" |
| Руководитель: | Шакирова Раниза Митьяновна |
| У нас учатся: | 3120 учеников |
| У нас учат: | 444 педагогов |
МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе" - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 137 138 ( 139 ) 140 >>
-
Полиция хезмәткәрләре белән очрашу 24.01.2023

2023 елның 24 гыйнварында Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең актлар залында укучылар Яр Чаллы территориаль идарәсенең Актаныш районындагы юл хәрәкәте куркынычсызлыгы бүлекчәсе җитәкчесе Л.Р. Мөхәммәтова һәм административ законнарны үтәү инспекторы полиция лейтенанты Ч. Р. Габидинова белән очраштылар. Әлеге чараның максаты-балалар юл-транспорт травматизмын профилактикалау. Чулпан Ринат кызы укучыларны юл-транспорт һәлакәтләре статистикасы белән таныштырды һәм юл-транспорт һәлакәтләренең төп сәбәпләрен билгеләде.
24 января 2023 года в актовом зале МБОУ "Аккузовская ООШ" была встреча учеников с начальником отдела профилактики ГИБДД по Актанышскому району Л.Р. Мухаметовой и инспектором по исполнению административного законодательства отделения ГИБДД лейтенант полиции Ч.Р. Габидиновой. Цель беседы – профилактика детского дорожно-транспортного травматизма. Чулпан Ринатовна ознакомила школьников со статистикой ДТП с участием детей и обозначила основные причины дорожно-транспортных происшествий.
-
«Укучыларның компетенцияләрен үстерү чарасы буларак интеграцияләнгән дәрес» дигән темага республика семинары 23.01.2023

Бүген, 2023 елның 23 гыйнварында, Лениногорск муниципаль районының "В.П.Чкалов исемендәге Шөгер урта гомуми белем бирү мәктәбе" ндә
«Укучыларның компетенцияләрен үстерү чарасы буларак интеграцияләнгән дәрес» дигән темага республика семинары булып узды. Семинар барышында ачык дәресләр, дәрестән тыш чаралар һәм «Үсеш ноктасы»үзәкләрен кулланып мастер-класслар каралды. Әлеге семинарда Сэфэр урта мэктэбе директоры Нургалиев Әхсән Әзһәр улы, Пучы урта мэктэбенен физика һәм математика укытучысы Зиннатова Зөһрә Рифкать кызы катнаштылар.Сегодня, 23 января 2023 года в МБОУ «Шугуровская средняя общеобразовательная школа им. В.П.Чкалова» муниципального образования «Лениногорский муниципальный район» Республики Татарстан состоялся республиканский семинар по теме «Интегрированный урок как средство развития компетенций учащихся» для руководителей центров образования естественно-научной и технологической направленностей «Точка роста». В семинаре приняли участие директор МБОУ "Сафаровская СОШ" Нургалиев Ахсан Азгарович и учитель физики и математики МБОУ "Поисевская СОШ" Зиннатова Зухра Рифкатовна. В ходе семинара рассматривались открытые уроки, внеурочные занятия и мастер классы с использованием центров «Точка роста».
-
Онлайн-дәрес/ Онлайн урок 23.01.2023

Гуманитар гимназия-интернатның 11 сыйныф укучылары инглиз теленнән бердәм дәүләт имтиханына әзерләнә. Чираттагы онлайн-дәресне гимназиябездә эшләгән инглиз теле укытучысы - хәзер Мисырда яшәүче Рамил Марат улы Гарипов үткәрде.
Учащиеся 11 класса гуманитарной гимназии-интерната готовятся к Единому государственному экзамену по английскому языку. Очередной онлайн - урок провел Рамиль Маратович Гарипов-учитель английского языка, работавший в нашей гимназии, ныне проживающий в Египте.
-
Гуманитар гимназия-интернатта "Могҗизалар кыры" 23.01.2023

Гуманитар гимназиянең интернатында яшәүче балалар белән моң алиһәсе Әлфия Авзалованың тормыш һәм иҗат юлына багышланган "Могҗизалар кыры" уены узды. Суперфиналда Гәрәев Айбулат жиңүче булды. Тәрбиячеләре - Шәрифуллина Алия Вил кызы.
С детьми, проживающими в интернате гуманитарной гимназии, прошла игра "Поле чудес", посвященная жизненному и творческому пути певицы, заслуженной артистки Татарской АССР, народной артистки Татарской АССР, заслуженной артистки РСФСР, лауреата Государственной премии имени Габдуллы Тукая Альфии Авзаловой. В суперфинале победителем стал Гараев Айбулат. Воспитатель - Шарифуллина Алия Вильевна.
-
Яңа Әлем мәктәбендә башлангыч сыйныфлар атналыгы 21.01.2023

16-21 нче гыйнвар көннәрендә Яңа Әлем мәктәбендә башлангыч сыйныфлар атналыгы булды. Атналык барышында 1 нче һәм 2 нче сыйныф укучылары арасында рәсем ясау бәйгесе уздырылды. 3 нче 4 нче сыйныф укучылары "Кыш" темасына инша яздылар. Барлык сыйныф укучылары да каллиграфик дөрес язуда катнаштылар. "Иң-иң зирәкләр" табышмаклар кичәсендә билгеле булды. Сәламәтлекләрен ныгыту максатыннан, чаңгы ярышы үткәрелде. Педагогик осталыкларын үстерү максатыннан,1-4 нче сыйныф укытучылары ачык дәресләр күрсәттеләр. Һәрбер дәрескә тирәнтен анализ ясадылар. Тәнәфесләрдә җырлы-биюле уеннар оештырылды, милли уен-җырларга өстенлек бирелде. Үткәрелгән чаралар дирекция тарафыннан югары бәяләнде.
С 16 по 21 января в Новоалимовской школе прошла неделя начальных классов. В ходе недели был проведен конкурс рисунков среди учащихся 1-х и 2-х классов. Учащиеся 3-4 классов написали сочинение на тему "Зима". Учащиеся всех классов участвовали в каллиграфическом правописании. "Самые-самые мудрые" стали известны на вечеринке загадок. С целью укрепления здоровья проводились лыжные гонки. В целях развития педагогического мастерства учителя 1-4 классов провели открытые уроки. Каждому уроку был проведен углубленный анализ. Во время перемен устраивались песенно-танцевальные игры, предпочтение отдавалось национальным играм-песням. Проведенные мероприятия получили высокую оценку дирекции.
-
Татар халкы һәм Татарстан тарихы буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы 20.01.2023

-
Татарстан тарихы фәне буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы 20.01.2023

Татарстан тарихы фәне буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабында гуманитар гимназия укучысы Файзуллина Миләүшә, 1 санлы урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары - Имамов Хәйдәр, Рахматуллин Фарил, 2 санлы Актаныш урта гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Әмирханов Илнур, Байсар мәктәбе укучысы Мурзина Зәлия, Пучы мәктәбе укучысы Харитонова Алина, Аккүз мәктәбе укучылары- Шәйдуллина Ильвина, Ахметова Айзилә призер булдылар. Укытучылары: Җәмилова Розалия Гарифҗан кызы, Шәрипова Гөлшат Әхмәтшәех кызы, Әмирханов Инсаф Әфтах улы, Сафиуллин Руслан Наил улы, Хәйриева Луиза Гыйлемҗан кызы, Гилметдинов Марат Илсур улы. Укучыларны, укытучыларны, Гуманитар гимназия җитәкчесе Венера Хаматнасыйх кызын, 2 санлы Актаныш урта белем бирү мәктәбе җитәкчесе Әмиров Айзат Салихҗан улын, 1 санлы Актаныш урта белем бирү мәктәбе җитәкчесе Резеда Тимергази кызын, Байсар мәктәбе җитәкчесе Рамил Җәмигънур улын, Пучы мәктәбе җитәкчесе Алсу Рәшит кызын, Аккүз мәктәбе җитәкчесе Ринат Флун улын, зур жинүлэре белән котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез!
-
Казан милли тикшеренү технология университетының югары математика кафедрасы доценты, техник фәннәр кандидаты Рөстәм Фахраддин улы Ахвердиев белән очрашу 19.01.2023

Гимназия базасында 11 сыйныф укучылары өчен профильле математика буенча бердәм дәүләт имтиханын тапшырырга әзерләү дәресләре үтте. Бүген аларны Казан милли тикшеренү технология университетының югары математика кафедрасы доценты, техник фәннәр кандидаты Рөстәм Фахраддин улы Ахвердиев укытты.
-
“Ел тәрбиячесе-2023” Бөтенроссия бәйгесенең муниципаль этабы 18.01.2023

Тәрбиячеләрнең һөнәри осталыгын күрсәтүче “Ел тәрбиячесе-2023” Бөтенроссия бәйгесенең муниципаль этабы 17 январь көнне “Алтынчәч“ балалар бакчасында башланып китте. Бәйгегә районның 5 балалар бакчасыннан тәрбиячеләр көч сынашты.
-
Гадәттән хәлләрне кисәтү максатыннан,Балалар иҗат үзәгендә өйрәнү күнекмәләре үткәрелде 18.01.2023

Төп максат булып,янгын куркынычы вакытында эвакуацияләүне тиешенчә оештыра алу дәрәҗәсен тикшерү торды.Бу очракта бинада булган барлык хезмәткәрләр,түгәрәкләргә килгән балалар үзләрен ничек тотарга, нинди эшләр оештырылырга тиешлеге кабат искә төшерелде. Автоматик янгын сигнализациясе тавышы ишетелүгә, класслардагы педагоглар балалар белән,хезмәткәрләр чыгу юлына юнәлделәр.Бинадан чыккач ,балаларны һәм хезмәткәрләрне барлау үтте.Янгын куркынычы килеп туганда эвакуацияләне тиешенчә оештыра алу дәрәҗәсен тикшерү, практик эшчәнлекне һәм күнекмәләрне ныгыту, төрле махсус укулар вакытында алган белемнәр- бүгенге көндә уяулыкны киметмәскә,сак булырга өйрәтә.











