МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17 |
| Телефон: | +7(855)-523-44-70 |
| E-Mail: | Roo.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе" |
| Руководитель: | Шакирова Раниза Митьяновна |
| У нас учатся: | 3120 учеников |
| У нас учат: | 444 педагогов |
МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе" - новости
Страницы: << 131 132 ( 133 ) 134 135 136 137 138 139 140 >>
-
«Лыжня России - 2023» чаңгы ярышлары / Лыжные гонки «Лыжня России - 2023» 11.02.2023

Актанышта Бөтенроссия «Лыжня России - 2021» чаңгы ярышлары булып узды. Призлы урыннар яулаучыларга Мактау грамоталары һәм медальләр тапшырылды. Бәйге җиңүчеләре "БлагоДарение" хәйрия фонды президенты Фәрит Салиховның призлары белән бүләкләнделәр.
В Актаныше прошли Всероссийские соревнования по лыжным гонкам «Лыжня России - 2023». В Призерам были вручены Почетные грамоты и медали. Победители конкурса были награждены призами президента благотворительного фонда" БлагоДарение " Фарида Салихова.
-
Махсус хәрби операциядәге сугышчыларга психологик ярдәм күрсәтү максатыннан гуманитар акция 11.02.2023

Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары барысы да бу акциягә кушылды, открыткалар һәм варенье белән посылка җибәрделәр. Махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен якыннарыбызның җылысын һәм кайгыртучанлыгын тою мөһим, шуңа күрә без бу үтенечкә варенье һәм хәрбиләр өчен балалар открыткаларын җибәрү белән җавап бирдек.
Ученики Старокурмашевской основной общеобразовательной школы все присоединились к акции. Для участников специальной военной операции важно ощущать тепло и заботу близких, поэтому мы ответили на этот запрос отправкой на линию соприкосновения домашнего варенья и добрых детских открыток для военнослужащих.
-
"Каенкай" балалар бакчасында "Патриотик айлык" уңаеннан эчтәлекле очрашу 10.02.2023

Бүген 6 санлы "Каенкай" балалар бакчасында "Патриотик айлык" уңаеннан Советлар Союзы Герое Хәсән Заманов исемендәге кадет интернат-мәктәбе укучылары белән бик күңелле hәм эчтәлекле очрашу булды. Укучылар куркыныч янаганда үз-үзенеңне саклау ысулларын күрсәттеләр. Егетләр һәм хәтта кызлар да автоматны вакытка сүтеп жыю осталыгын курсәттеләр. Балаларга җанлы очрашу бик ошады. Аларның хәрберсенең йозендә шатлыклы елмаю, куану балкыды. Әлеге очрашуны тәрбияче Башарова Айзилә Айнур кызы оештырды.
10 февраля в детском саду № 6 "Каенкай" в рамках "Патриотического месячника" состоялась веселая и содержательная встреча с учащимися кадетской школы-интерната имени Героя Советского Союза Хасана Заманова. Они предоставили информацию о своей школе. После посмотрели очень интересные видео - ролики. Учащиеся продемонстрировали методы самообороны в случае опасности. Парни и даже девушки продемонстрировали умение вовремя разбирать и собирать автомат. На лице каждого из них сияла радостная улыбка, радость. Эту встречу организовала воспитатель Башарова Айзиля Айнуровна.
-
«Кайтырга вәгъдә итәм!» акциясе 10.02.2023

2023 елның 10 февралендә Ватанны саклаучылар көне алдыннан, Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары махсус хәрби операциядә катнашучыларга «Кайтырга вәгъдә итәм!» дип аталган ярдәм итү проектына кушылдылар. Проект кысаларында махсус хәрби операция территориясендә (250 гр сыйдырышлы пыяла банкаларда) өй вареньесын җибәрү планлаштырыла. Гуманитар ярдәм мөһим мәгънәгә ия. Ул һәр гаиләнең күркәм традицияләре – әнигә/әбисенә буш банкларны кире кайтаруны гына түгел, ә бөтен илдән киткән катнашучыларга «Һичшиксез, кире кайтыгыз! Сезне җиңү белән көтеп калабыз!» дип мөрәҗәгать җиткерү булып тора.
10 февраля 2023 года в преддверии Дня защитника Отечества ученики МБОУ «Аккузовская ООШ» присоединились к проекту в поддержку участников специальной военной операции, «Обещаю вернутьСя!» (“Кире кайтам!”). В рамках Проекта на территории специальной военной операции планируется отправить домашнее варенье (в стеклянных банках вместимостью 250 гр.) и добрые детские открытки. Гуманитарная помощь содержит важный смысл, напоминая не только о доброй традиции каждой семьи – возвращать маме/бабушке пустые банки обратно, но и передавая обращение всей страны к участникам СВО: «Обязательно вернись! Мы тебя очень ждем с победой!».
-
English Art Festival зональ конкурс-фестивале 10.02.2023

Минзәлә муниципаль районы мәгариф бүлеге тарафыннан оештырылган, English Art Festival зональ конкурс-фестиваленең сайлап алу турын үтеп, Гала-концертына Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбеннән 9 нчы класс укучысы Шагалиева Зилия чакыру алды. Гала-концертта уңышлы чыгыш ясап, 2 нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Укытучы - Гайсина Лилия Фаниловна.
-
Бөтенроссия олимпиадасының төбәкара этабының инглиз теле фәне буенча нәтиҗәләр 10.02.2023

Бөтенроссия олимпиадасының төбәкара этабында инглиз теле фәненнән Актаныш 1 санлы мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Имамов Хәйдәр (укытучысы Фахразиева Илина Хавил кызы) призер булды. Имамов Хәйдәрне, укытучысын, коллективларын, 1 нче мәктәп җитәкчесе Резеда Тимергази кызын котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар теләп калабыз.
-
Башлангыч сыйныф укытучыларының төбәкара фәнни-гамәли семинары / Межрегиональный научно-практический семинар учителей начальных классов 10.02.2023

10 февраль көнне Актанышның 1 нче мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучыларының "Укучыларның укыту-танып белү компетентлыгын үстерү нигезе буларак функциональ грамоталылыкны формалаштыру"дигән темага төбәкара фәнни-гамәли семинары узды. Семинарда Башкортстан Республикасының Чекмагуш һәм Илешт районыннан, Сарман, Минзәлә, Мөслим, Актаныш районнарыннан кунаклар катнаштылар. Биредә Яр Чаллы дәүләт педагогика университетының физмат факультеты деканы Краснова Елена Леонид кызы, Актаныш районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Шакирова Раниза Митьян кызы һәм аның урынбасары Имамразыева Гульнозахон Давран кызы да катнашты. Семинар программасы бай эчтәлекле һәм нәтиҗәле булды, ачык дәресләр, проектлар һәм кул эшләреннән күргәзмәләр күрсәтелде. Укучылар театрда, җырда осталыкларын күрсәттеләр. Шулай ук безнең мәктәп укучыларының әти - әниләре үзләренең иҗади эшләренә мастер-класслар күрсәттеләр.
10 февраля в АСОШ №1 прошел межрегиональный научно-практический семинар учителей начальных классов по теме "Формирование функциональной грамотности, как основа развития учебно-познавательной компетентности учащихся". На семинаре присутствовали 60 гостей из Чекмагуш и Илешевского районов Республики Башкортостан, Сармановского, Мензелинского, Муслюмовского и Актанышского районов. В нем также приняли участие декан факультета физиологии Набережночелнинского государственного педагогического университета Краснова Елена Леонидовна, начальник Актанышского районного отдела образования Шакирова Раниза Митяновна и ее заместитель Имамразиева Гулнозахон Даврановна. Программа семинара была насыщенной и плодотворной, были показаны открытые уроки, выставки проектов и поделок. Учащиеся продемонстрировали свое мастерство в театре, пении. Также родители учащихся нашей школы представили мастер - классы своих творческих работ.
-
Югары Яхшый мәктәбендә "Батырлык дәресләре" 10.02.2023

Мәктәптә хәрби-патриотик тәрбия айлыгы кысаларында Югары Яхшый мәктәбендә "Батырлык дәресләре" үтте. Мондый дәресләр күптәннән мәктәптә традициягә әйләнде. Сыйныф җитәкчесе Әлфир Фанзурович дәрес барышында укучыларның игътибарын сугыш вакытында яшьләрнең патриотизмына һәм Ватанына чиксез мәхәббәт хисләренә юнәлтергә тырышты. Дәрес әдәби журнал формасында узды, аның һәр бите рус тарихындагы герой вакыйгаларның берсенә багышланган иде.
В рамках месячника военно-патриотического воспитания в школе прошли "Уроки мужества". Такие уроки уже давно в школе стали традиционными. Классный руководитель Альфир Фанзурович в ходе урока старался акцентировать внимание учащихся на патриотизме молодых людей во время войны и бесконечную любовь к своей Родине. Урок проходил в форме литературного журнала, каждая страница которого была посвящена одному из героических событий русской истории.
-
"Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел" ll республикакүләм фәнни-гамәли конференция нәтиҗәләре 09.02.2023

Кукмара районы Олыяз урта мәктәбендә "Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел" ll республикакүләм фәнни-гамәли конференциясендә "Сөйлим туган телдә" юнәлешендә уңышлы чыгыш ясап, Байсар мәктәбенең 2 класс укучысы Хуҗакаева Мәликә лауреат, Шәкуров Тимерхан 3 нче урынга, Мурзина Зәмирә- 2, Садриева Язгөл 1 нче урынны яуладылар.Укытучылары Рамил Җәмигънур улы. Шул ук конференциянең "Мирас" юнәлешендә үз шәҗәрә проекты белән чыгыш ясаган Чуракай мәктәбенең 6 кл укучысы Салахова Таңсылу 2 урынга (укытучысы Рамил Җәмигънур улы), Байсар мәктәбенең 5 класс укучысы Хайбриянова Рузалина (укытучысы Гөлнара Илгиз кызы) Байсар авылы тарихы буенча эшләнгән фәнни эше белән 2 урынга лаек дип табылдылар."Мирас" юнәлешендә Актанышның 1 нче санлы урта мәктәбенең 7 Т классы укучысы Шамеева Зиләнең шигърият буенча башкарган хезмәте лауреат исемен алды, ә 7 Б классы укучысы Фахразиева Гөлзидә, үз шәҗәрәсен яклап, 1 урын яулады( укытучысы Ленара Рафаэловна).Әлеге конференциядә "Эҗеләрен барлыйм телемнең" юнәлешендә Пучы урта мәктәбенең башлангыч класс укытучысы Зөлфия Фоат кызы проза әсәрен сәнгатьле башкарып, 2 урынга лаек булды. Олпат шәхесләр Фоат Галимуллин, Газинур Морат кебек язучылар берлегеннән кайткан жюри әгъзалары Актаныш районы; саф татарча үз халкы, милләте, аның тарихы турында эзләнгән, сөйләгән балалары хакында үзләренең җылы сүзләрен җиткерделәр.
-
Тарих укытучыларының методик семинары 09.02.2023

Бүген Актаныш районы Башкарма комитетының архив бүлеге бинасында районыбыз тарих укытучыларының методик семинары узды. Биредә архив җитәкчесе Айгөл Рәдис кызы Галимҗанова да чыгыш ясады, алдагы эшчәнлеккә планнар кабул ителде. Үзара тәҗрибә уртаклашу гамәлләштерелде.
Сегодня в здании архивного отдела исполнительного комитета Актанышского муниципального района прошел методический семинар учителей истории района. Здесь выступила руководитель архивного отдела Айгуль Радисовна Галимзянова, руководитель РМО учителей истории и обществознания - Руслан Наилевич Сафиуллин.











