Муниципальная бюджетная дошкольная образовательная организация «Детский сад общеразвивающего вида №1» села Актаныш Актанышского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | 423740, РТ, Актанышский район, с. Актаныш, ул. Х. Такташ, д. 53 |
Телефон: | +7(855)523-07-27 |
E-Mail: | Detsad1.Akt@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОО «Детский сад общеразвивающего вида №1» с.Актаныш |
Руководитель: | Бикмитова Эльвира Хамитовна |
Год основания учреждения: | 2014 |
У нас учатся: | 91 |
У нас учат: | 14 |
Муниципальная бюджетная дошкольная образовательная организация «Детский сад общеразвивающего вида №1» села Актаныш Актанышского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 71 72 ( 73 ) 74 75 76 77 78 79 80 >>
-
VI Республика Гамил Авзал укулары 18.05.2017
Татар телен саклау, өйрәнү һәм үстерү, милли гореф-гадәтләребезгә, рухи байлыгыбызга мәхәббәт тәрбияләү, иҗадилыкка омтылыш һәм кызыксыну үстерү максатыннан, Мәгариф һәм фән министрлыгы, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты, "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" гомумбелем бирү учреждениесе белән берлектә VI республика "Гамил Афзал укулары" үткәрде. Әлеге чарада бакчабыз тәрбиячеләре катнашып призлы урыннар яуладылар.
-
Россиякүләм "Китапнамә"ләр ("Буктрейлер") бәйгесе 17.05.2017
Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 131 ел тулуга багышланган "Хезмәтем, көчем - милләтем өчен" девизы астында Россиякүләм "Китапнамә"ләр бәйгесендә бакчабыз тәрбиячеләре теләп катнаштылар. Ниһаять жюри әгъзалары нәтиҗәләрне игълан итте. Өстәмә һәм мәктәпкәчә белем бирү юнәлешендә Сабирова Эльвира Рафис кызы 1 урын, Марданова Айгөл Дамир кызы 2 урын яулады. Аларны бу зур уңышлары белән чын күңелдән котлыйбыз, яңадан яңа үрләр яулауларын теләп калабыз.
-
Үлемсез полк-2017 09.05.2017
9 Май - Җиңү көнендә "Үлемсез полк" акциясен үткәрү матур гадәткә әйләнде. Райондашларыбыз белән беррәттән әлеге чарада бакчабыз хезмәткәрләре, ата-аналар, балалар да актив катнаштылар.
-
Район оешмаларының смотр концерты 05.05.2017
Бүген район мәдәният йортында оешма-предприятиеләр арасында үткән смотр концертының йомгаклау өлеше булып, нәтиҗәләр чыгарылды. Бакчабыз коллективы мактаулы 2урын яулады!!!
-
Эх, күңелле өмәсе... 29.04.2017
Май бәйрәмнәре алдыннан әйләнә-тирәне чистарту күптәннән килгән матур гадәт. Бу традицияне быел да дәвам итеп бакчабыз территориясен чистарту, яшелләндерү өмәсендә барыбыз да бик теләп катнаштык.
-
ФДББСын тормышка ашыру шартларында эстетик-сәнгать үсеше 28.04.2017
Бүген балалар бакчасында ФДББСын тормышка ашыру шартларында эстетик-сәнгать үсеше темасы астында семинар-практикум үтте. Тәрбиячеләр белем бирү эшчәнлекләрен күзәтү аша үзләренең тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Эстетик-сәнгать үсеше буенча балаларга белем бирү эшчәнлегендә куллану өчен үрнәк эшләр альбомнарын яңарттылар.
-
Система специальной помощи детям с ОВЗ и их семьям: проблемы, опыт, перспективы 27.04.2017
Бакчабыз психологы Аглямова Миләүшә Васил кызы Түбән Кама шәһәренең 63нче балалар бакчасы базасында "Система специальной помощи детям с ОВЗ и их семьям: проблемы, опыт, перспективы" темасы астында үткән коференциядә катнашып тәҗрибә уртаклашып кайтты.
-
Тукай эзләре буйлап... 25.04.2017
Апрель - татар әдәбиятына мәшһүр шагыйребез Габдулла Тукайны бүләк иткән ай. Атна дәвамында бөек әдибебезнең туган көне уңаеннан төрле тематик чаралар үтте, рәсем күргәзмәләре оештырылды, әсәрләре сәхнәләштерелде.
-
Косманавтика көне 12.04.2017
12 апрель - Косманавтика көне уңаеннан балалар бакчасында тематик чаралар үтте. Төркемнәрдә балалар космос, һава транспорты турында сөйләшеп кенә калмадылар, рәсемгә төшерделәр, әвәләп ясадылар.
-
Сказочная викторина 10.04.2017
С целью обучения детей русскому языку в детском саду прошла литературная викторина "Наши любимые сказки". Дети старшей и подготовительной группы разгадывали загадки, отвечали на вопросы по сюжетам сказок «Колобок», «Репка», «Теремок», «Волк и семеро козлят», «Три медведя», вспомнили главных героев, помогали распутывать сказочные головоломки. Выполняли задания Бабы Яги.